Т?ртип саны буенча биремн?р


БИРЕМ. Сүзләр эченнән сан тап.
Алтын, тун, кунак, йөзек, көч, бишек, фикер, бертуган.
БИРЕМ.Табылган саннардан тәртип саны ясап языгыз. Ике җөмлә төзегез.
2) Бирем. Цифрлар белән бирелгән саннарны сүзләр белән языгыз һәм җәя эчендә бирелгән төркемчәләргә куегыз.
1. Менә 3 (тәртип саны) җәй инде, су буйларын 2 (тәртип саны) 1 (микъдар саны) музыка үз канаты астына алды. (Г.А.)
2.Әбугалисина 10 (микъдар саны) яшендә үк инде алгебраны, геометрияне, хәтта философияне белгән.
3.Язуны ул 1 (тәртип саны) класстан ук яратмады. (М.М.)
3) Укыгыз һәм тикшерегез!
Сөембикә манарасы 7 кат итеп кызыл кирпечтән төзелгән. Нигезенең тигез утырмавы сәбәпле, ул акрынлап көнчыгыш тарафына авышкан. Бу авышлык 1960 нчы еллларда 1 метр 69 сантиметр булса, хәзер инде 1 метр 84 сантиметрга җитте. Манараның биеклеге - 58 метр, нигез мәйданы 140 квадрат метр, архитектурасы сирәк очрый торган алымнар белән эшләнгән.
Нәтиҗә: җиде кат, мең тугыз йөз алтмышынчы елларда, бер метр алтмыш тугыз сантиметр, бер метр сиксән дүрт сантиметр, илле сигез метр,йөз кырык квадрат метр