Класстан тыш уку д?ресе Наил Х?ким и?аты


Класстан тыш уку дәресе
Ергизова Ирина Фларит кызы,
Башкортстан ,Бүздәк районы Әмир төп белем бирү мәктәбе
Тема : Якташ шагыйрь Наил Хәким иҗаты
Максат: укучыларны якташ шагыйрь Наил Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән киңрәк таныштыру; шигырьләренә анализ ясау, иҗатындагы төп темаларны билгеләү;
укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;
шагыйрь үрнәгендә укучыларда туган якка, туган як табигатенә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: шагыйрьнең фоторәсемнәре, презентация, “Гүзәллекне килә саклыйсы” исемле китабы, ноутбук, “Кара миләш” җырының фонограммасы
Дәрес барышы.
Оештыру. Укытучының кереш сүзе.
Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне Рәсүл Гамзатовның гыйбрәтле сүзләреннән башлыйсы килә:
“Син кем? - дип сорасалар, син документыңны, паспортыңны күрсәтәсең:
анда төп мәгълүмат язылган.Әгәр дә халыктан, син нинди халык, дип сорасалар,
халык документ урынына үзенең галимен, язучысын,рәссамын, композиторын, сәясәтчесен, хәрби җитәкчесен күрсәтә”.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буын шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белмәү – культурасызлык билгесе ул. Без авылыбызның шифалы туфрагында туып-үскән шагыйрь Наил Хәким белән хаклы рәвештә горурланабыз.Бүгенге дәрестә без якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышырбыз.
Шагыйрьнең “Гүзәллекне килә саклыйсы” дигән китабы басылып чыкты. “Минем шигырьләрем моңа кадәр киң танылуга ия булганы юк, шагыйрь исемен дә дусларым һәм туганнарым ягыннан гына ишетәм.Шуңа күрә, бу китабыма кертелгән шигырьләремне укырлар микән, дигән шикле уй җилләре дә кайчакта күңел ышыкларына кереп чыккалыйлар… Китабыма кертелгән шигырьләремнең кайберләре сыйфаты белән китап битенә керергә дә хаклы түгелләрдер, бәлки ”,- дип яза шагыйрь үзенең кереш сүзендә. Әгәр дә Наил Хәкимнең шигырьләре сыйфат һәм тема ягыннан уртача гына дәрәҗәдә икән, укучыларга барып җитә алырмы, аларның күңелен тибрәтерме? Дәрес азагында без бу сорауга җавап бирергә тырышырбыз.
Наил Хәким бүгенге көндә Уфада яши, шулай да аның шигырьләре үзе туган, үскән урыннан аерылгысыз, чөнки әдип иҗаты өчен азыкны үзенә яхшы таныш булган җирлектән ала. Аны сокландырган туган табигать, аның кешеләре, тормыш-көнкүреш йолалары әсәрләренә күчәләр, тылсымлы сүз остасының каләм көче белән гади тормыш картиналарына әвереләләр.

1 нче укучы.
Наил абый Хәким үзенең тормыш юлы турында болай дип яза: ”Мин Бүздәк районы Әмир авылында 1934 нче елның 7 мартында, гаиләдә өченче бала булып дөнья күргәнмен.Әнкәй - Миңкамал-колхозда, әткәй Хәйрулла-ашлык сортлары сынау участкасында агроном булып эшли иде.
Минем бала елларым сугыш чорына туры килде. Әткәй сугышта булу сәбәпле, безгә балачак белән иртә хушлашырга , җан-тән белән эшкә җигелергә туры килде.Сугыш тәмамлануы зур шатлык булса да, ул безнең гаиләгә җиңеллек өстәмәде.Әткәй Җиңү яулап кайтып, алты айдан соң поезд астына эләгеп, һәлак булды.Биш балалы гаиләгә, бигрәк тә әнкәйгә ачлыктан үлү куркынычы белән көрәшергә туры килде: яңадан көч туплап, сугыш вакытындагыдан да авыррак тормышны сөйрәргә, сугыш яраларын дәваларга кирәк иде.
1949 нчы елны Әмир җиде еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Черниковкадагы һөнәрчелек училищесында белем алып, аннан Уфа моторлар төзү оешмасында эшли башладым.Илле ел гомеремне моторлар төзү эшенә бирдем.Шул вакыт эчендә - армия, техникум, институт, өйләнешеп, балалар үстерү еллары гөрләп үтеп киттеләр.Хаклы ялга чыккач, мәктәп елларымда ук яраткан мавыгуыма - шигырьләр язырга ныклап керештем. Иҗат минем бөтен күңелемне яулап алды.”
2 нче укучы.
Шагыйрьгә үзенең туган җире бик якын: шигырьләрендә ул кырлардан үзенең сабый чагының эзләрен эзли. Авыл табигатендә аның хисләре ташый, сагышы җырга әйләнә. Туган якның алабута, әремнәре дә кадерле шагыйрьгә. Туган якның иркен кочагында гына шагыйрь үз бәхетен таба.
Ак каеннар илен ник яратам?
Ахры шунда туып үскәнгә,
Бәлки яралыдыр ак уйларым
Ак каеннар сутын эчкәнгә.(“Ак каеннар”)
Наил Хәким иҗатында туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган, патриотик хисләргә бай булган шигырьләр шактый:
Елгасы киң булмаса да,
Атлап чыгарлык түгел.
Шунда туып үскәнгәме,
Шунда тартыла күңел.(“Әмиргә сәлам”)
3 нче укучы
Шагыйрьнең “Гүзәллекне килә саклыйсы” исемле китабының беренче бүлеге-“Ак каеннар” дип атала.
Һәр кешенең күңеленә уелып кергән бер нәрсә бар: ул - туган як. Кайда гына йөрсәң дә, ни генә кылсаң да,саф чишмә суы да, туган яктан искән җил дә күңелгә якын.”Су юлы” дип аталган шигырьдә бу караш ачык чагыла.
Туган чишмә һәр чак күңел яшьлегеңдә
Чылтыр-чылтыр елый гомер бишегендә.
Бәндә дә бит чит илләрдә, ямансулап,
Туган якның туя алмый җилен сулап.
4 нче укучы
Язучының төп кыйбласы – халыкка хезмәт итү. Ул үз кыйбласына тугъры булып кала: халкының горурланырлык, сокланырлык үткәнен, фидакарьлеген чагылдыра.Әдипнең күпчелек шигырьләре авыл тормышына,әхлак темаларына багышланган. “Изгелек”,”Шатлык тарат”, “Туганнар бар, дуслар”, “Ак каенга карап”, “Чишмә суы” шигырьләре шундыйлардан.
Бүгенге көндәге актуаль темаларның берсе-табигатьне саклау темасына да еш мөрәҗәгать итә шагыйрь.
5нче укучы “Гүзәллекне килә саклыйсы” шигырен яттан сөйли.
6 нчы укучы
Наил абыйның шигырьләре гражданлык хисе, миһербанлылык, кешегә һәм табигатькә мәхәббәт кебек шигъриятнең элек-электән килгән сыйфат-ларын бүгенге көн күзлегеннән, яңа биеклектән килеп ачарга омтылалар. Ул әлеге буын поэзиясенең эчке гүзәллеген, самими яңгырашын саклау, халык язмышын, киләчәге өчен көрәшен, тормыш күренешләрен яңача яңгырату, җыйнак композицияне, төзек яңгырашны “сафка бастыру” рухы белән яши. Бу караш “Телгә, дингә, илгә - минем караш” шигырендә ачык чагыла.
7 нче укучы. “Телгә, дингә, илгә - минем караш” шигырен яттан сөйли.
8 нче укучы.
Наил Хәким туган халкының язмышы,үткәне турында уйлана. ”Хәтереңдәме, яшьтәш”,”Үткәннәр” кебек шигырьләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге югарылыктан торып бәяли.
9 нчы укучы.
Наил Хәким инде олы яшьтә булуга карамастан, аның лирик герое – ялкынлы йөрәкле, көчле ихтыярлы шәхес. Ул йомшак, җебеп, югалып калучыларны өнәми. Ә инде кешенең кешелеген билгеләүче сыйфатын – хезмәткә мөнәсәбәтен зурлый.
Көрәш, артта калмас өчен,
Көрәш,оятка калмас өчен.
Көрәш,картлар, яшьләр өчен,
Көрәш, җирдә яшәр өчен! –
дип укучысын зур эшләргә илһамландыра. “Шатлык тарат”,”Изгелек”, “Елмаегыз, көлегез” шигырьләре тормышта дөрес юлны табып, яшәргә өйрәтә.
10 нчы укучы
Шагыйрь һәм шигърият - Наил Хәким иҗатында төп темаларның берсе булып тора. Авторга “шигырь җене” кагылган һәм ул аннан котылырга җыенмый да.
“Иҗат” шигыре яттан сөйләнелә.
Әмма шигырь шагыйрьгә ясалма матур бизәк ясау өчен түгел, ә тормышта җан ихтыяҗын тулы канәгатьләндергән үз юлын табу өчен кирәк. Шуңа күрә ул :
Күңелем бакчасыннан сайлап алам
Җырларга тиң уйлар тасмасын.
Йә, Ходаем, шигырь түтәлемне
Чүпләр генә берүк басмасын!
-дип ялвара “Шигырь түтәлем” дигән шигырендә.
11 нче укучы
Шул ук вакытта шагыйрь күңелендә бәхәсле уйлар да туа: укучыга шигырьләрем ошармы, күңелләренә үтеп керә алырмы? Шагыйрь үзенә карата бик таләпчан. “Шигырем ничек туа?” шигырендә ул бу турыда:
Түгелдер дә инде шигырьләрем
Йөрәк тамырыңа җитәрлек,
Ә шулай да, аның кайберләре Уйланырга сәбәп итәрлек, - дип яза.
12 нче укучы
Мәхәббәт...Ә нәрсә ул мәхәббәт? Бөтен даһи нәрсәләр гади булган кебек, ярату хисен дә катлаулы формулалар ярдәмендә аңлату мөмкин түгел. Әгәр син үзеңне бәхетле итеп тоясың икән, димәк, син яратасың! Сөю хисендә янасың икән, димәк, сине дә яраталар!
Наил Хәким дә мәхәббәт турында аеруча илһамланып яза. “Апрель булып кал”, “Кырыс кыз”, “Чәчәк атар уртак киләчәк”, “Рәхмәт сиңа барсы өчен дә”, “Сөю газабы” шигырьләрендә шагыйрьнең яраткан тормыш иптәше, балалары, туганнары, дуслары барлыгына ышанасың. Димәк, шагыйрь яратылып, яратып яшәгән һәм яши.
13 нче укучы
Наил Хәкимнең шигъриятендә әнкәйгә багышлап язылган шигырьләр дә күп. Һәрберебезнең күңелләрендә тулып йөргән хисләрне ул шигъри юллар белән әйтеп бирә алган. ”Яшьлегемә кайттым”, “Әнкәемә” шигырьләрендәге һәрбер сүз, һәрбер юл безгә кадерле.
Укучы “Әнкәемә” шигырен яттан сөйли.
14 нче укучы
Наил Хәкимнең бүгенге көндә кызык та, мәзәк тә, шул ук вакытта кызганыч та булган вакыйларга багышлап язылган шигырьләре игътибарны җәлеп итә.Мәсәлән, “Теркәү палатасы” дигән шигырендә шагыйрь бүгенге көндә төрле кабинетларга булган чиратларны бик оста сурәтли.
Теркәү палатасы кызу эшли,
Һәр кумытта бишәр җыелып...
Чәй эчәләр. Халык коридорда
Чират тора чак-чак тыелып,
Ишек яңагына сыенып.
“Ызан”, “Вәт килде бер замана”, “Ялар” шигырьләрендә замана кешеләренең әхлакый сыйфатлары ачыла, “бар нәрсә дә акчага сатыла” дип яшәүчеләр кискен тәнкыйтьләнә.
15 нче укучы
Наил Хәкимнең “Гүзәллекне килә саклыйсы” китабының бер бүлеге- “Сәхнә җырлый” дип атала. Бүлектәге лирик шигырьләрнең күбесе- җырлар һәм такмаклар дип аталган. Шагыйрьнең “Кара миләш”шигыренә композитор Наил Шәймәрданов көй язган. Яшь җырчы Илшат Яппаров бу җырны бик яратып башкара һәм шагыйрьне үзенең концертына да чакырган.
Укучы “Кара миләш”(Н.Хәким сүзләре, Н.Шәймәрданов музыкасы) җырын башкара.
Укытучы. Укучылар! Без сезнең белән якташ шагыйребез Наил Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштык.
Сездә шагыйрь иҗаты нинди тәэсир калдырды? Аеруча кайсы шигырьләре ошады? Ни өчен?
Йомгаклау.
“Табигать матурлыгы белән кешенең күңел матурлыгы - бербөтен, әмма табигать матурлыгы - һәркемнең күз алдында, ә күңел хәзинәләре йөрәк төбендә ята һәм аларны һәрчак һәм һәркемгә дә күрү җиңел түгел” –дигән сүзләр бар Наил Хәкимнең “Гүзәллекне килә саклыйсы” китабында. Чыннан да, бик хак сүзләр. Шагыйрьнең шигъри әсәрләрен укып чыккач, моңа тагын бер кат ышанасың. Автор матурлыкны күрә белә, аны сакларга чакыра һәм үзенең күңелендә булган хисләре белән уртаклаша.
Шулай итеп, якташыбыз Наил Хәким иҗаты туган илне, аның кешеләрен сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтә.Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә, укыган саен үзеңчә ачыш ясыйсың, киңәш табасың, күбрәк беләсең, уйланасың.
Якташ шагыйрьнең иҗаты буыннарны буынга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз – үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.