Башлангыч м?кт?пт? проект эшч?нлеге


Нафигина Нурфия Гумәр кызы, Зур Әтрәч башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. 2015 ел. Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе.Проект эшчәнлегенең нигезе- тикшеренү эше.Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү. Проектлы белем бирүгә 1.Белемнәрне проект рәвешендә үзләштерү. 2.Элекеге проектларны файдалану. 3.Яңа проектлар рәвешендә яңа белемнәрне булдыру. Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә. Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы.Ләкин укучылар белән барлык фәннәр буенча да проект эшчәнлеге оештырырга мөмкин.Ә иң беренче проектның проблемасы яки идея барлыкка килергә тиеш. Проект эшчәнлеге түбәндәге этаплардан тора.1. Темасын уйлап табу.2. Планлаштыру.3. Максатын һәм бурычларын билгеләү.4. Тикшеренү, эзләнү.5. Проектны яклау.6. Проект эшенең күрсәткече.(презентация)7. Бәяләү. Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Проект эшчәнлеген ничек оештырырга соң? Киңәшче юнәлеш бирүчетөзәтмәләр кертүче рухландыручыилһам өстәүче Эзләнүче, идеяне тормышка ашыручымәгълүмат җыючы, фикерләүчекүзәтүләр нигезендә модель төзүчебарлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучытәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы проектны яклаучы. Укучыга кирәкле мәгълүматне табарга ярдәм итүчеидеяләрне тулыландыручыиҗади бала белән бергә кызыксынучыбала белән көндәлек аралашучы ролен үти. Проект эшенә ата-аналарны да җәлеп итү бик отышлы, ата-ана бала тормышында актив катнаша башлый. Балалар эшенең күрсәткече1-4 классларда рәсем, инша,табышмак, шигырь, сүзлек һәм башкалар булырга мөмкин. Проек эшенең нәтиҗәсе1-2 классларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом 3-4 классларда проект эше презентация, сценарий, фильм, каталог һ.б ярдәмендә башкарылырга мөмкин. Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда1.Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?2.Аеруча нәрсә ошады?3.Нинди яңалыклар белдең?4.Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?5.Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? -кебек сораулар бирергә була. Проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе.