Шаукат Галиев Дуслык балы шигыре 5 нче класста уку даресе


Тема: Шәүкәт Галиев Балалар өчен шигырьләреМаксат:1.Укучыларны Шәүкәт Галиев иҗаты белән якыннан таныштыру.
2.Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3.Укучыларда шигърият белән кызыксынуларын арттыру.
Җиһазлау:китапларыннан күргәзмә
Укытучы: АбдулбяроваЭ.Ф.

Дәрес барышы:
1.Оештыру.Исәнләшү
-Исәнмесез,укучылар.
-Утырабыз.
2.Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
-Узган дәрестә без кем турында сөйләштек?Ул кем?(үткән дәрес материалын искә төшерү)
-Ә хәзер без сезнең белән тагын бер тапкыр шагыйрьнең иҗатын,тормыш юлын аның турындагы презентациядән барлап үтик.
(презентация күрсәтү)
Бииләр итек-читекләр җырын тыңлау.Аның сүзләрен Ш.Галиев язган.
3.Яңа белемнәр хәбәр итү.
Без бүген сезнең белән аның “Дуслык балы”,”Сабантуйда җиңелгән малай “исемле шигырьләрен укып китәрбез.
-Нәрсә ул сезнеңчә дуслык?
-Кемнәр дус була алалар?
-Ә шигырьдә нинди дуслык турында сүз бара икән?
А)Сүзлек өстендә эш
Гарьлек-оят,хурлык
Гәрәбә-асылташ
Кәттә-шәп,бик яхшы
Касә-пыяла яки фарфор савыт,тоткасыз чынаяк
Б)Укытучының үрнәк укуы
“Дуслык балы”
Бер-ике укучының укуы
-Кемнәр турында сүз бара?
-Нәрсәдә күренде дуслыклары?
-Дуслар нинди булалар?Нинди булырга тиешләр?
-Ә шигырь ни өчен шулай атала?
В)Мәкальләр турында
-Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?
Кош -канаты белән ,кеше дуслыгы белән көчле.
Бердәмлектә- көч
Матурлык-бер көнлек,
Дуслык –гомерлек.
Икенче шигыре”Сабантуйда җиңелгән малай”
-Сабантуй кайчан үткәрелә?
-Ул нинди бәйрәм?
-Анда нинди ярышлар була?
-Сезнең катнашканыгыз бармы?
Укытучының үрнәк укып күрсәтүе
Бер- ике укучының укуы
4.Үткәннәрне ныгыту а)Шигырьләрне чылбыр тәртибендә уку
Б)Сорауларга җавап
5.Дәрескә йомгак ясау
6.Өй эше бирү: шигырьләрне сәнгатьле укырга
7.Дәрестә катнашучыларга билгеләр кую.