Рабочая программа по литературному чтению (?д?би уку)


Аңлатма язуы.
Программа Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы “Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең белем бирү программасына һәм Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы “Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 1-9 класслар өчен 2016-2017 нче уку елына укыту планы (приказ №154, 26 август 2016 ел).
2нче сыйныфта әдәби уку фәнен өйрәнү өчен атнага 2 сәгатьтән, елга 68 сәгать дәрес каралган.
Максат:Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгълүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.
Бурычлар:
гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне “Эчтәлек” битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык вакытлары белән сөйләп бирергә; “акыллы өлкәннәр” белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш;
әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдырырга;
эстетик бурычлар: матурлык – ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.
сөйләм телен үстерү бурычлары: текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдергән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка “синең карашың һәм бәяң – синең әсәрне аңлау идеяң” икәнлеген җайлап төшендерү. Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра.
Сыйныфтан тыш чаралардан 3 нче класста “Өлкәннәр көне”, “Укытучылар көне”, “Әниләр бәйрәме”, “Яңа ел” кичәсе, “23 февраль - Ватанны саклаучылар көне”, “8 март - Халыкара хатын - кызлар бәйрәме”, “Тукай бәйрәме”, “Иң грамоталы укучы” бәгесе , “Йолдызлы сәгать”,”Зирәк тиен” бәйгесе, “9 май- Җиңү бәйрәм”нәре үткәрелү каралган.
2 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр
1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү.
2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.
3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү.
4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.
5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.
7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.
9. Сүзлекләрдән файдалану.
Укучы белергә тиеш:
2-3 татар классигының исемен;
2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйрьнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген;
баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;
тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;
текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;
сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;
“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;
әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;
әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;
китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.
Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:
китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;
мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү;
Тематик план
№ п/п Тема Сәгать саны
1. Халык авыз иҗаты 2
Мәкальләр 7
Хайваннар турында әкиятәр 1
Тылсымлы әкиятләр. Тормыш-көнкүреш әкиятләре 1
2. Автор әкиятләре 8
3. Әдәби жанрлар 12
Хикәя. Шигырь 33
Библиографик культура 4
4. Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру. Һәр дәрестә
Барысы: 68

Эчтәлек
Халык авыз иҗаты. Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, мәкаль, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын гамәли үзләштерү. Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, автор бәяләмәсе).
Мәкальләр. Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Мәкальләрне төрле ситуацияләрдә урынлы куллана белергә күнектерү. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы. Әкият, мәсәл, хикәянең, иллюстрацияләрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләрне дөрес сайлау.
Хайваннар турында әкиятәр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. Россия халыклары әкиятләре. Хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар. Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл-фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау. Күчмә сюжетлар.
Тылсымлы әкиятләр. Тормыш-көнкүреш әкиятләре. Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясында сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.
Автор әкиятләре. Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Автор әкиятләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).
Әдәби жанрлар Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.
Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы күзәтелә. Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр); ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре.
Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу. Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү.
Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китапның элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре турында өйрәнүне дәвам итү. Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.
Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре. Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.
Календрь - тематик планлаштыру.
№ Дәрес темасы Үткәрү вакыты Искәртмә
План Факт 1.
Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр. 2/09 2. Белдекле керпедә кунакта. Габдулла Тукай. "Кәҗә белән Сарык" әкиятенең жанр үзенчәлекләре. 7/09 3. Габдулла Тукай язган "Кәҗә белән Сарык" әкиятенең 2 нче бүлеге 9/09 4. Габдулла Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы.
“Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Сабыйга”. 16/09 5. Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. “Батыр әтәч” татар халык әкияте. 19/06 6. Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. Йолдыз “Кояшка җавап”шигыре. 21/09 7. Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләре. “Әтәч патша” 26/09 8. Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләре. Г.Бәшәр. “Әкият сөйлә”. 28/09 9. Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр. “Бүдәнә белән Төлке”. Тизәйткеч 3/10 10. Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр. “Аю белән Төлке” әкияте 5/10 11. Аз булса да үз акылың булсын. М.Гафури “Тавык белән Үрдәк”, ”Тавык нигә суда йөзә алмый” 10/10 12. Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте. “Хәйләкәр керпе” 12/10 13. Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”. 17/10 14. Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкияте. 19/10 15. Тылсымлы әкиятләр.”Өч кыз” әкияте 24/10 16. Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы. “Ш.Галиев. “Җизни әкияте”. А.Алиш “Бикбатыр белән Биккуркак” 26/10 17. Шәүкәт Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр. Ш.Галиев. “Ник соң итек җитмәде?” 31/10 18. Шәүкәт Галиев. “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара). 2/11 19. Уйдырма әкиятләр. Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”. 14/11 20. Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур. “Кырмыска һәм малай”, Р. Миңнуллин “Черкиләр җыры”.“Кап та коп” уены 16/11 21. Автор әкиятләре. “Музей йорты”на сәяхәт. Г.Вәлиева “Су әкияте” 21/11 22. Белмәмештә кунакта. Йолдыз. “Белмим”, Ф. Яруллин. “Ике кеше”. Л Лерон “Сараватта кем ята?” Л.Шәех “Ике “мин” 23/11 23. Замана баласы. Р.Вәлиева “Замана баласы”.
Г.Морат “Татар космонавты” 28/11 24. Эш эшкә өйрәтә. Ф.Яруллин. “Эшнең аның берние юк”.
Л.Лерон “Үскәч”, Хезмәт турында мәкальләр 30/11 25. Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман. “Солдат булдым”. 5/12 26. Укымышлы Ябалак янында . “Музей йортына сәяхәт”.
Г.Тукай “Буран”, В. Нуриев “Җәйге кар” 7/12 27. Хоккулар. Кыска шигырьләр. Япон шигырьләре. Н.Ахунова “хоккулар”ы 12/12 28. Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”. Р.Вәлиева “Умырзаялар”,Р.Фәйзуллин “Кышын”,”Язгы кәеф”.
Өчьюллыклар. Р.Миңнуллин “Яз керде өебезгә”. 29. Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”. 30. Аю өнендә. И.Лерон . “И ямьле дә соң дөнья!” 31. ”Музей йорты”на сәяхәт. “Музей йорты”. 32. Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар. “Урман букеты”. 33. “Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.Р.Миңнуллин. “Чыршы әйләнәсендә”. 34. Күзәтү ноктасы. Р.Харис. “Төсле рәсем”, «Матурлык турында»,
А. Юнысова «Телевизор» 35. Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары. Ш.Галиев. “Яңа фотоаппарат”, Ф. Садриев. “Тәҗрибә” 36. Хыялда тудырган дөнья . Р.Миңнуллин “Рәсем”, Р.Сарби. “Рәсем”. Р. Мингалим “Кызык рәсем” 37. ”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”. 38. Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”, Г. Гыйльманов. “Күңел күзе”.
Ф.Тарханова “Диана төше” 39. Ай нәрсәгә охшаган? Н.Арсланов “Сезнеке”, Р. Миңнуллин. “Ай нәрсәгә охшаган?”Р.Миңнуллин “Беркемгә дә охшамаган”. 40. Дөньяга төрлечә караш. М.Әгъләмов “Ямь-яшел”, М. Шабаев. “Идел суы”. Ш.Галиев “Һәркем әйтә дөресен” 41. Дөнья белән танышуны дәвам итү (су өслеге). Н.Мадьяров “Үз шәүләсен куркыткан”, З.Минһаҗева. “Су иясе” Н.Мадьяров «Өйгә керә алмады” 42. Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев. “Боз өстендә”. 43. Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы”, Ф.Зыятдинова. “Тәрәзәләр”. 44. Бинокльдән күзәтү. Р.Фәйзуллин “Бинокль”, Г.Тукай. “Карлыгач”.
Н.Арсланов “Карлыгачкай” 45. Син-миңа, мин сиңа карыйм. Р.Хафизова. “Күңел күзе” 46. Алар-безгә, без-аларга карыйбыз, Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”, Р.Корбан. “Чыпчык”. 47. Үсемлекләр дә хыяллана, Ф.Зиятдинов “Карга белән Шөпшә”, Ш. Галиев “Сизгер суган”, Л. Лерон “Керән”. 48. ”Музей йортына сәяхәт”, Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”А.Нигъмә-туллин“Кар”,Г.Ибраһимов “Кар ява”, А.Әхмәт “Кышкы матурлык” 49. Бер предметка төрлечә караш. Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”, Л.Шәех. “Картлар нигә шатлар?”Ф Зиятдинова “Өебезнең кояшы”, З.Насыйбуллина “Тик бер нәрсәне белми” 50. Кечкенә дә төш кенә . Ә.Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”. 51. ”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”
Р.Бәшәр “Иске өй” 52. “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”,Ф.Яруллин “Яз”, Л.Лерон “Яз” 53. Мин һәрвакыт үзем булып калам. Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”, “Юкка малай булганмын”
В.Хәйруллина “Миңа охшаган малай” 54. Кем нәрсәгә шатлана? Р.Вәлиева “Шатлык кызы “, М.Җәлил “Бер шигырь” 55. Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”, Г.Морат“Мультфильмнар карыйбыз» 56. Балалар журналлары. 57 Балалар газеталары 58 “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”. 59. Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья. Г. Морат.”Табигать белеме”, Г.Хәсәнов “Имән каргасы”,Р.Вәлиева
“Урманда бәйрәм булган”, Ш.Галиев “Үсә урман” 60. Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт.
Р.Миңгалим “Якты тәрәзә каршында” 61 Кышкы урман матурлыгы. Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.И.Туктар “Кышкы урман” 62 Якты күл сагышы. Ф.Сафин”Якты күл сагышы”, М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”, Р.Газизов “Ял көнендә”Йолдыз”, “Салават күпере”,Сәхаб Урайский “Туган ил” 63. Көлке ничек туа? Л.Лерон “Тишек хәтер”Р Мингалим “Кызык нәрсә”,В Нуриев “Шүрәле” 64. Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”, Р.Вәлиева “Ак песи” 65. Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге. Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”Йолдыз “Ялган хакында чын” 66. Искитмәле тамашалар. М.Галиев “Тамаша”, Г. Мөхәммәтшин ”Көчле булсам”.Ф.Яруллин “Композитор чыпчыклар”, Л.Ле-рон “Камилнең көләсе килә” 67. “ Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр. Р.Вәлиева “Яңа көрәк” 68. Уку елын йомгаклау. Җәйге биремнәр.Йолдыз. “Матурлык”, Рафис Корбан “Кояш- безнең дустыбыз”. Кулланылган әдәбият
Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. 1 кисәк. Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел. 2 кисәк. Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел. 3 кисәк. Дәреслек-хрестоматия(Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә.Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2012нче ел.
Әдәби уку .Методик ярдәмлек.2 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2012 ел. Авторлар Г.М Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова.
Үрнәк эш программалары.

Приложение
2 сыйныф укучыларының әдәби укудан үткәрелгән арадаш аттестация (тикшерү )  эше.
А1. “Батыр Әтәч” әкиятендә кайсы герой ярдәмгә мохтаҗ?
 а) Кәҗә              б) Куян           в) Аю                г) Төлке
А2. “Аз булса да, үз акылың булсын”,- дигән мәкаль кайсы әсәргә карый?
 а) “Батыр Әтәч”    б) “Әтәч Патша”    в) “Бүдәнә белән Төлке”    г) “Тавык белән Үрдәк”
А3. «Кәҗә белән Сарык әкияте» нең авторы:
а) Г.Тукай          б) халык           в) М.Гафури                г) Ш.Галиев А4. И.Туктарның “Урман букеты”хикәясендә кайсы агач турында сүз бара?
а) каен              б) юкә                        в) тал                    г) имән
А5. Татар халкының “Өч кыз” әкиятендә игелекле бала ...
а) кече кыз           б) уртанчы кыз          в) олы кыз         г) берсе дә түгел
А6.Урманны күңел күзе белән күрергә өйрәткән язучы
а) Ф.Садриев           б) Р.Хафизова         в) Ф. Зыятдинов         г) Ә.МоталлаповА7. Р.Вәлиеваның «Шатлык кызы» әсәрендә кыз кошчыкларны нигә иреккә җибәрә?
а) кошчыкларны кызганаб) читлеге ачылып китә
в) ашату өчен
г) Ниязга үч итә
А8. Балалар өчен чыгарыла торган журнал булмаганын билгелә
а) «Салават күпере»     б) «Күчтәнәч»      в) «Сөембикә»       г) «Ялкын».
А9. Л.Леронның “Тишек хәтер” әсәрендә кем хәтерсез дип уйлыйсың ?
а) әби     б)әти     в) классташлар       г) малайА10. Әсәрләрдәге вакыйга һәм күренешләрне капма-каршы кую алымы ...    дип атала.
а)иллюстрация        б) натюрморт          в) пейзаж        г) контраст
В 1. Бу малайны  кеше әйберсенә тигәне өчен әнисе орыша.
Әкиятнең авторын һәм  исемен, малайның алган әйберсен әйтегез.
В.2. Төшеп калган сүзләрне билгеләгез.
Уйнавын уйна, ...         уйла.
Яхшы кеше ...        беленер.
Эш сөйгәнне ...      сөйгән.
Дусның кадерен ...    белер.
В 3. Дөрес җавапны “Әйе” яки “Юк” сүзләре белән билгеләгез.
 а) Татар халкының “Өч кыз” әкияте тылсымлы әкиятме?    
 б) Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрендә вакыйгалар 7 тапкыр кабатланамы?  
 в) Л.Леронның “Камилнең көләсе килә” хикәясендә сынган ручка Ринатныкымы?              
Җаваплар
В1Г.Тукай “Су анасы”, тарак.
В2Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла. Яхшы кеше  эштә  беленер.
Эш сөйгәнне ил сөйгән.
Дусның кадерен дус  белер.
В3  а) (Әйе)
 б) (Юк)
 в) (Юк)
А1б
А2г
А3 а
А4г
А5 а
А6б
А7а
А8 в
А9г
А10 г