Разработка урока по теме Туган ягым тексты ?стенд? эш.


4а сыйныфында (рус төркеме)
Әдәби укудан дәрес конспекты
Тема:
"Туган ягым" тексты өстендә эш.
Укытучы:
Кәримова Альбина Әмир кызы
Әгерҗе, 4нче мәктәп
2015
Тема: "Туган ягым" тексты өстендә эш.
Максат:
1) "Туган ягым" тексты өстенлә эшләүне дәвам итү, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне сөйләмдә активлаштыру.
2) Диалогик,сөйләм телен үстерү; фикерләү сәләтен, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү
3)Туган якка мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
Дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүне дәвам итәбез. Дәресебезнең девизы: "Мин бик теләп татар телен өйрәнәм".
Сөйләшеп алыйк әле.
-Хәзер нинди дәрес?
-Татар теле дәресе.
-Елның кайсы фасылы ? (балалар бер-берсенннән сорыйлар)
-Яз вакыты.
-Бүген ничәнче число ?
- 15 октябрь.
-Атнаның нинди көне?
-Атнаның җомга көне.
-Саша , син татарча яхшы сөйләшәсеңме?
-Әйе,мин татарча яхшы сөйләшәм.
-Даша, сиңа татар теле ошыймы?
-Әйе , миңа татар теле ошый.
II.Фонетик күнегү.
-Укучылар ,сез татар телендә бик матур сөйләшәсез. Сүзләрне тагын да дөресрәк әйтер өчен без сезнең белән авазларны кабатлап китәбез.
Слайд №1
[ә] авазы- шәһәр, мәктәп, Бөгелмә.
[ү] авазы- бүре, Түбән Кама, күңелле.
[ө] авазы- төн, көз ,көн.
-Балалар үзләре шушы авазлар кергән сүзләр уйлап җөмләләр төзиләр.
III.Белемнәрне актуальләштерү.
-Укучылар , хәзер без сезнең белән өйрәнелгән лексиканы кабатлыйбыз .
1)"Тәрҗемәче" уены.(Еду.татар.ЦОР)
Слайд №2
2) "Сүзләрне төркемләү" уены.
-Балалар , әйдәгез алдагы эшне карыйк әле. Мин сезгә тагын сүзләр әзерләдем.
Туган як, киң , кыр, озын ,Казан, елга,Бөгелмә, Идел, төлке, поши ,аю , Агыйдел,Түбән Кама, Нократ.
(Хор белән кабатлыйлар)
-Укучылар , монда шәһәр исемнәре бармы ?
(Бөгелмә, Түбән Кама, Казан)
-Ә елга исемнәре ?
(Идел,Агыйдел,Нократ, Иж)
-Ә нинди хайваннар бар икән?
(Төлке ,поши,аю, куян)
- Балалар, шушы сораулардан чыгып , дәресебезнең темасы билгелик әле . Бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?
-Татарстан турында.
Слайд № 3
-Әйе, Татарстан турында сөйләшүебезне дәвам итеп "Туган ягым" тексты өстендә эшләрбез .
IV.Өй эшен тикшерү.
-Хәзер өй эшен тикшереп алабыз. Сезгә " Туган ягым" текстын сәнгатьле укырга бирелгән иде.
(1-2 укучы сәнгатьле итеп укый)
V.Яңа белемнәрне һәм күнекмәләрне формалаштыру.
А) Әңгәмә "Туган ягыбыз"
-Чыннан да укучылар , безнең Туган ягыбыз бигрәк матур. Дөресме ?
-Татарстанда урманнар бармы ? Алар нинди?
-Татарстанда нинди елгалар ага ,исемнәрен әйтегез әле?
-Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар? Санап китик әле ?
Ә) Спроси у друга:
-Какие города есть в Татарстане ;-есть ли в Татарстане леса ;-какие реки есть в Татарстане ? Б) Китап белән эш. ( 106 бит ,7 күнегү.)
Найди в каждой группе обобщающее слово.
1) Агыйдел,Кама ,Идел -...
2)Төлке,бүре,аю,куян-...
3)Яр Чаллы,Яшел Үзән,Түбән Кама-...
4) Карга, күгәрчен,чыпчык-...
(телдән дөреслеген тикшерәбез.)
В) Физминутка (слайд №3)
Г) Әңгәмә.(шигырь буенча)
-Ә хәзер экранга карагыз әле. Биредэ матур шигырь юллары язылган (1 укучы укый)
(Эчтән уку.)
Татарстан үз илебез,
Безнең газиз җиребез.
Шушы газиз җиребезнең
Балалары инде без.
-Шигырь нәрсә турында ?
-Татарстан турында.
-Укучылар ,ни өчен без Татарстанны "туган җирем" дибез?
-Чөнки без Татарстанда яшибез.
V.Белемнәрне ныгыту.
А) Укытучы- укучы диалогы.
-Безнең өчен туган җир нинди шәһәр?
-Әгерҗе шәһәре.
Слайд № 5(Карта Татарстана)
-Балалар , әйдәгез , Әгерҗе шәһәрен картадан табыйк эле (1-2 укучы күрсәтә)
-Ә безнең Әгерҗе шәһәрендә нәрсәләр бар?
(Туган як музее, Җиңү паркы,Боз сарае,Стадион, Сәнгать мәктәбе бар)
Ә) Укучылар чыгышы (Әгерҗе төбәге шагыйрьләре иҗаты Ч.Мусин, Н.Сипова, Ә.Хәсәнов, Н.Ясовиева шигырләрен укыйлар)
Слайд № 6
Текст: Мин Менделеев шәһәрендә яшим. Безнең шәһәребез зур , матур ,чиста. Шәһәребезнең табигате дә чиста,матур. Шәһәребезнең табигате дә чиста,матур.Менделеев шәһәрендә кинотеатр , бассейн ,боз сарае, спорт сарае бар. Мин шәһәребезне бик яратам!
Б) Парларда эш.
(Сөйләнгән монолог буенча бер-береңә сорау бирү.)
В) Диалог "Минем шәһәрем"
(1-2 укучы диалог төзи)
Г) Ситуатив күнегү.
-Укучылар ,әгәр безнең шәһәргә Америкадан кунаклар килсә , Татарстан турында нәрсәләр сөйләр идегез?
(җомләләр тыңлана ,текстның эчтәлеген сөйли белергә тиешләр)
VI. Йомгаклау.
Тест (5 бирем)
1.Мин ..... яшим
А)Бөгелмәдә ; Б)Татарстанда; В) Әлмәттә
2.Татарстанда..... күп
А)елгалар; Б)диңгезләр
3. Татарстанда шәһәрләр.....
А)чиста; Б)матур
4.Татарстан урманнарында ..... яши.
А)жираф; Б)фил; В)төлке
5.Татарстанның табигате.....
А)матур;Б) ямьсезVII.Өй эше (шәхси мөмкинлекләрдән чыгып, төрлечә)
Әгерҗе шәһәре турында 5-7 җөмләдән торган кыска хикәя төзергә.
Әгерҗе шәһәре турында башка чыганаклардан өстәмә мәгълумат эзләргә.
Әгерҗе шәһәренең рәсемен ясарга
VIII.Рефлексия
- Балалар бер- берсенә билгеләр куялар.
-Дәрескә нәтиҗә ясыйлар.
Укытучы :
Татарстанның бер кечкенә төбәге булган Әгерҗе – безнең туган шәһәребез, дигән фикер белән дәресебезне тәмамлыйбыз.