Конспект открытого урока по татарскому языку на тему О-? х?рефл?ре (6 класс)


ГБОУ "Пестречинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья
Открытый урок по татарскому языкуДәрес темасы: О - Ө сузык авазлары
Дәрес максаты: Сүзләрдә хәрефләрне дөрес итеп язарга һәм укырга өйрәтү, сүзлек активлыгын баету. Үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту. Сөйләм телен, сәнгатьле уку, язу күнекмәләрен үстерү. Авазлар өстендә эш алып бару. Туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек,карточкалар, эш дәфтәрләре, интерактив такта, компьютер, презентация.
Дәрес барышы:
Оештыру.
Дежур белән сөйләшү.
.-Исәнмесез балалар!
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
О-Ө-ә
ОН-ӨН - ән КОМ-КӨН
ОР-ӨР - әр КОЕ-КӨЕ
ОЗ-ӨЗ - әз БОЗ-БӨЗ
ОТ-ӨТ - әт ТОР-ТӨР
тизәйткеч
Мөнәвәрә , аннан үрмәләмә,
Моннан үрмәлә.
Өй эшен тикшерү
Үтте матур җ . й ,
Инде көз килде.
Ч . ч . кләр , кибеп,
Җиргә сибелде.
(Шәйхи Маннур.)
Бу шигырь нәрсә турында? Көз.
Нинди көз айлары беләсең?....
Табышмак
Иртәләрен туң төшә.
Күңелләргә моң төшә.
Көн яктысы карала.
Яңгыр катыш кар ява.
Кояш кайсы яктадыр?...
Кайсы ай бу?...
(ОКТЯБРЬ)
“Ө”
Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин
Тавык-чеби аламын.
(төлке)
Рәсемле диктант.
Винни Пухка нәрсәләр бүләк иттеләр?
ЙОЛДЫЗКӨЗГЕСӨЛГЕЙӨЗЕК
Дәреслек белән эш
42 бит. 68 күнегү.
Сүзләрне дөрес итеп укырга.
Физкультминутка
Очты, очты, каргалар очты!
Очты, очты...
Нокта урынына тиешле хәреф куеп яз.
Б . Л . ТЛЫ
С . Л .
Т . Р М . Ш
Б . Р . Н
Б . Л . Н
Й . ЗАК
НӘРСӘ? Соравына җавап булган сүзләр.
Б_Л_Т
Б_Л_Н
С_РАУ
К_Р_Ч
К_Л_Н
НИШЛИ? Соравына җавап булган рәсемнәрне табарга.
Күзләргә ял.
Өйрәнелгәннәрне ныгыту. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куярга.

Тизәйткеч.
Көшел өйгәндә
Көч үлчәшмә,
Көч үлчәшеп,
Көшел чәчмә.
Йомгаклау.
Өй эше : Сүзлекне дөрес язарга өйрәнергә.
Билгеләр кую.