Мог?изалар кыры интеллектуаль уеныны? план-конспекты


Могҗизалар кыры.
Тема: Без-табигать дуслары.
Максат:
укучыларнын безнең урманнарда яшәуче кошлар, үсүче агачлар һәм шифалы үләннәрне белүләрен тикшерү;
Укучыларның аңлау, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;
Фикерләрен үз сүзләре белән әйтеп бирә белүләренә ирешү;
Укучыларда табигатькә, тирә-юньгә, шәфкатьле һәм кайгыртучан булу, бер-берләренә карата хөрмәтхисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: барабан, призлар, бүләкләр, кисмә хәрефләр, урман, болын, күл, рәсемнәр, магнитофон, кассета һ.б.
Уенның барышы: Зал бәйрәмчә бизәлгән, зур хәрефләр белән «Без –табигать ......... » дип язылган. Урман, болын, күл, агачлар, җәнлекләр h.б. ясалган рәсемнәр h.6.
Уен барышы:
Алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар һәм хөрмәтле кунаклар! Без сезне үзарабызда күрүебезгә бик шат. Без сезнең белән һәр җомга саен беренче каналданяратып карый торган “Могҗизалар кыры” уены уйнарбыз. Безнең бүгенге уентемасының соңгы сүзе билгеле түгел, аның ике сүзе генэ билгеле, ә аның соңгы сүзенсупер уенда уйнаган укучы табарга тиеш була. Хәзер сезнең белән үзебезнеңурманнарда, әйләнә-тирәбездә яшәүче кошлар, җәнлекләр, үсүче агачлар һәм шифалыүләннәрне белүләребезне күрсәтербез, ә кемнәр белми, бүгенге уеннан соң алар дабелә башларлар дип ышанып калабыз.
Уен өч турда үтәчәк, ахырдан финал уены һәм традицион суперуен булачак.
Уенда 4нче сыйныфлар катнаша: 4нче А,Б,В сыйныфлары. Безнең сыйныфта балаларкүп барыгыз белән дә берьюлы уйнап булмый, безгә бары 9 уенчы гына кирэк. Ә хәзерhәp сыйныфтан өчәр уенчыны без инде сайладык. Алдагы дәресләребезнең берсендэтабигатькэ ял итәргэ чыккач, нәрсәләр эшләргә ярамаганлыкны сез рәсемнәрдәкүрсәтергә тиеш идегез. Менә ул рәсемнәр. Һәр сыйныфтан без Зәр рәсем сайлапалдык, уенны башлар алдыннан һәр уенчы үзенең нәрсә ясавын һәм ни өчен шунысүрәтләвен безгә аңлатып китсен әле (3 турда катнашучылар hәp6epce рәсемгәаңлатма бирә).
Катнашучыларыбыз безнең инде үзләренең рәсемнәрен күрсәттеләр, фикерләренәйттеләр, уенны башлыйк. Уенны башлар алдыннан мин сезне уенның кагыйдәләребелән таныштырып үтәм:
-уен барышында бер-берегезгә әйтергә ярамый;
-әгәр уенчы хәрефне дөрес әйтмәсә, уенны икенче уенчы дәвам итә;
-әгәр ук сектор «П» да тукталса уенчы уенын дәвам итә ала яки приз - ала;
-әгәр ук сектор «Б» да тукталса(банкрот) бөтен очколар яна, йөреш икенче кешегэ күчә;-әгәр ук сектор «О» да туктаса, йөреш икенче кешегэ күчә;
-әгәр уенчы 3 хәреф белсә, ул уенчы приз ала;
-әгәр ук «2х» та тукталса, очколар 2 гә тапкырлана
Уенны башлыйбыз.
1 тур.
Ак күлмәк кигән,Кара таплар тигән.Бу нинди агач?(каен)
2 тур.
Табигатьтә сирәк очрый торган үсемлекләр,сирәк калган җәнлекләр,кошлар,бөҗәкләр нинди китапка кертелә?(кызыл китап)
3 тур.
Нинди гөмбәне җәнлекләр ашый?(чебен гөмбәсе)
Финал.
Салкын тигәннән безгә нинди үлән булыша?(мәтрүшкә)
Супер уен.
Кыш көне без кошларга нәрсәләр эләбез?(җимлек)
“Кешеләр саклагыз җиремне!”
Туган як күгендә йолдызлар
Тоныкланса бер көн, нишләрмен?
Мин үскәч корыса соңгы тал,
Серемне кемнәргә сөйләрмен?
Сандугачлар бизсә бакчамнан,
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен кипсәләр күлләрем,
Корыса күкеле урманнар?
Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә елгалар,
Киләчәк буыннар нишләрләр?
Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һава аллатсын битемне
Юллымда чирәмнәр үссеннәр,
Кешеләр, саклагыз җиремне!