Конспект занятия в старшей группе на тему «Ч?ч?кл?р -тормыш яме»


Тема: «Чәчәкләр -тормыш яме»
(зурлар төркемендә интеграль шөгыль)
Дәреснең максаты:
- чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү;
- мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү;
- балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету,чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү;
Дәрестә кулланылган материал: рәсемнәр, презентация, практик эш.
Әзерлек эшләре:презентация әзерләү.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче: Балалар, бүген мин сезне “чәчәкләр иле”нә алып бармакчы булам. Чәчәкләр- тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алай гына түгел, күбесе безгә дару буларак та хезмәт итә. Алар өй яннарында, бакчада, болыннарда, урманнарда, су буйларында үсәләр. Алар бер-берсеннән бик аерылып торалар, чөнки төрле урыннарда үсәләр. Ягез әле, уйлап карагыз: чәчәкләр безгә нигә кирәк?
Мылтык түгел-үзе ата
Куркытмый ул шартлап та.
Күбәләк тә, бал корты да
Аны өзелеп ярата.
Күрсә кеше шакката.
Нәрсә икән ул? (чәчәк).
Балалар чыгышы.
Тәрбияче:-Ә хәзер, балалар, әйдәгез безнең балалар бакчасы территориясендә үсүче чәчәкләр турында сөйләшик. Бакчадагы чәчәкләрне кешеләр үстерә. Безнең группа янындагы түтәлгә дә чәчәкләрне без бергә утырттык.
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Күрегез әле, сулар сибеп, чүпләрен утап торгач чәчәкләр бик матур булып үскәннәр. Әйдәгез әле, шуларның исемнәрен кабатлап китик.- кашкарый (астра),
- миләүшә (фиалка),
- чалмабаш (пион),
- гөлчәчәк (роза),
- дәлия (георгин),
-кәнәфер чәчәк (гвоздика).
Тәрбияче:Сез аларны ничек тәрбиялисез?
Балалар чыгышы.
Тәрбияче: Әйтегез әле, чәчәкләр нинди төсләрдә булалар?
Балалар чыгышы.
Презентация карау.
Тәрбияче: Кыш көне чәчәкләрне каян алып була? Кыш көне чәчәкләр үсәме? Ни өчен? Балалар : Юк. (кояш җылысы, дым, яктылык юк.....)Тәрбияче: Дөрес, балалар. Кыш көне чәчәкләрне теплицада үстереп була. Чәчәкләргә үсү өчен анда барлык шартлар да тудырылган. Әйдәгез, уен уйнап алыйк.
Уен: “Чәчәк кибете”
Тәрбияче: Менә без чәчәкләр турында бик күп сөйләштек, ә хәзер үзегезгә ошаган чәчәкнең рәсемен ясагыз, ә аннары күргәзмә оештырабыз.
Балалар чыгышы.
Һәр бала үз рәсеме турында сөйли. 
Тәрбияче: Балалар, ә чәчәкләрне күпләп өзәргә ярыймы?
Балалар : Юк.Тәрбияче: Әлбәттә, юк. Өзгән чәчәк озак яшәми. Һәр көнне без үзебезнең участокка чыгып чәчәкләребезгә сокланып торырбыз. Шөгылебезне дә тәмамлар вакыт җитте. Балалар өйләрегезгә кайтткач, әниләрегез белән дә чәчәкләр турында фикер алышырга онытмагыз.