Ф?нни-эзл?н? эше: Россия тарихында минем туган авылымны? тарихы (З?й районы Бура-Кирт? авылы)


Яр Чаллы шәһәре
муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
“47нче кадетлар мәктәбе”
Фәнни-эзләнү эше:
Россия тарихында минем туган авылымның тарихы
(Зәй районы Бура-Киртә авылы)
Эшнең авторы:
“47нче кадетлар мәктәбе”нең
11 нчы А сыйныфы укучысы
Хәмидуллина Алисә Алмаз кызы
Җитәкчесе:
Марханова Зөлфия Рәис кызы “47нче кадетлар мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Яр Чаллы – 2015
Эчтәлек
I. Кереш сүз......................................................................................................... 1
II.Төп өлеш
1. Бура-Киртә авылы тарихы.............................................................................. 3
2. Борынгы Бура-Киртәдә тормыш рәвеше.....…………………………..... 5
3. Мәчетләр тарихы..............………………………………………………... 7
4. Авылымның күренекле кешесе – Бәдретдинов Фәрит Таҗетдин улы...11
III.Йомгаклау…………………………………………………………………. 15
IV.Кулланылган әдәбият…………………………………………………….. 16
I. Кереш сүз.
Туган җир... Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген бер ни дә алыштыры алмый.
Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы- шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.
Бу хезмәтемнең максаты Бура-Киртә авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларгә таянып, авыл тарихын яктырту. Авыл тарихын язу – җиңел түгел. Архивларда эзләнү, халыктан бөртекләп материал җыю һ.б. – бу авырлык түгел, аларга вакыт кына кирәк. Әмма тарихи фактлар – революция еллары, гражданнар сугышы һәм репрессия чорлары турында инде язганда авырлыклар китерде, чөнки күп нәрсә онытылган, югалган һәм истәлекләр борынгы бабаларыбызның балалары сөйләгәннәренән тупланды.
II. Төп өлеш.
1. Бура-Киртә авылы тарихы.
Еллар үткәч, ташны казып алып әйткән халкым:
минем җирем бу! Бабаларым шунда гомер иткән
Минем авылым, минем нигез бу!
Мөхәммәт Садри.
Борын-борын заманда безнең авыл урынында кара урман шаулап утырганда...
Бер бай кызы ярлы егеткә гашыйк була. Әтисе ярлыга бирергә ризалашмагач, ике яшь җан яшерен никах укытып, кара урманга качып китеп, тормыш коралар. Йорт төзер өчен киртәләр сындырып, бура бурыйлар, Бура-Киртә шуннан башланган, диләр. Бу – риваять.
Авылым шул заманнардан бирле матурлыгын саклап килгән, кешеләре дә бүгенге кебек якты күңелле, шаян һәм эшчән булганнар, тырышып-тырышып иген иккәннәр, мал-туар асраганнар, динебезне-телебезне югалтмаганнар.
“...Крәстиәннәр башлыча иген игү һәм мал үрчетү белән шөгыльләнгән, ә хатын-кызлар, басу эшләреннән тыш, киндер сукканнар, йон эрләгәннәр, палас һәм үзләренә кием өчен (яки бераз сату өчен) тукымалар (сукна, холсты) тукыганнар...” Бу тарих. XVIII гасыр.
«Бура-Киртә авылы Зәй районында Зәй тимер юл станциясеннән 37 км төньяк-көнчыгыштарак Зәй елгасының уң кушылдыгы Зичә (Зыча) суы буенда 1678 елдан мәгълүм”.
Татар энциклопедиясендә (I том, 494-495 битләр) Бура-Киртә авылы 1678 елдан билгеле дигән мәгъләмат бар. Ләкин нигез салынган көннәре турында риваятьләр һәм Нәҗип абый Халиков язып калдырган кечкенә генә кулъязмадан фараз кылып була: ” Моннан 500 еллар чамасы (ХV гасырда) безнең бу тирә җирләре урманнар белән капланган була. Көньяктан Болгардан корт эзләп (бал җыю өчен) килгән Акхуҗа, Килдебәк, Мәрдәс, Сирай, Габдаллатыйп дигән кешеләр бу урынны яратканнар. Үзләренең хуҗаларыннан качып киткәннәр. Алар беренче елларны вакытлыча вак киртә кебек агачлардан начар гына тораклар эшләгәннәр һәм шуннан бу урынны “Бура-Киртә” дип атаганнар. Соңрак бу җирләрне әкренләп төпләгәннәр, чәчү җирләрен киңәйткәннәр. XVII гасыр башына авылның халкы шактый артып, җирләр хәзерге “Запасныйга” барып җиткән. Хәзерге Чирмешән үзәненә килеп утырган чирмешләр берничә җәй җәйләгәннәр һәм соңыннан алар хәзерге Җәйләү урынына утырганнар. 16 гасырда Иван Грозный патшалык иткән вакытта җәйләүләр чукындырылганнар. Безнең авыл халкы урманга качып котылган. Алмалы 1928 елларда Бура-Киртәдән күчеп утырганнар.

2. Борынгы Бура-Киртәдә тормыш рәвеше.
Авыл халкының тормышы бик авыр булган. Кешеләр игенчелек, малчылык белән шөгыльләнгәннәр, бераз читтә эшләгәннәр. Җир китмән, көрәк, агач сукалар белән эшкәртелгән. Төпләнгән җирләр 3-4 ел яхшы уңыш биргән, аннан ул ярлыланган (тузган). Яңа җирләр төпләү кирәк булган. Арыш, арпа, солы, тары, ясмык, җитен, киндер чәчкәннәр. Авылда укый-яза белүчеләр муллалар һәм байлар гына булган.
Революция алдыннан күп җирләр байлар кулына тупланып беткән, авыл халкы байларга ялланган. Ашарга җитмәгән кешеләр эш эзләп читкә киткәннәр.
1917 нче елның кышында патша төшерелгән, авылда һаман байлар өстенлеге хөкем сөргән (Мансурныкылар, Насрулланыкылар). Дөнья сугышы дәвам иткән.
Октябрь революциясеннән соң солдатлар авылга кайталар һәм авылга революция казанышларын алып кайталар. (Җир, су һ.б. байлыклар җан башыннан тигез бүленә). Авыл шатлану кичерә.
1917 нче елның көзендә байлар котыртуы буенча Туңылҗа, Тәкмәк, Кадер, Федот авылларыннан Октябрь революциясенә (Совет власте) каршы восстание оештырылган (“сәнәклеләр”). Шул вакытта укытучы Габдулла (К. Чәпчактан) авыл халкын сәнәклеләргә иярмәскә өнди, ләкин байлар басымы астында авыл халкы күтәрелә һәм Җәйләү тирәсендә бәрелеш булып, “сәнәклеләр” тартылганнар. Бу вакыйгада Тәхауның атасы Каюм абзый үтерелгән.
Октябрь революциясе авылда әлләни эз калдырмаган, ләкин ачлык елларында ачтан үлү, ачка интегүләр булган (1921 ел).
Мәдрәсә янында землямир баганасы була, һәр елны көзен уңыш бәйрәме ясала. Һәр елны шушы багана төбендә колхоз үгезен, сыерын суеп, аш пешереп авыл кешеләрен сыйлаганнар.
1929-1930 нчы елларда күмәк хуҗалыгы төзелә, ләкин яңадан таркала, барытик 1935-1936 нчы елларда гына колхозлар оешып бетә.
Колхозлашу чорында Борханов Әскәр, Вилданов Заһидулла, Җәләмиева Нәгыймә, Шәймәрданов Асыллар актив була. Колхозга кермәүчеләргә җир бирелми, аларга башкорт басуыннан бирергә диләр, аннан да бирмиләр, Красный Чаллыдан чирәм-җир бирәләр.
1935 нче елда Чаллы элеваторы янып бетә, андагы янгын икмәктән калган күмерне ашыйлар. Гафар, Әскәр, Фәйзелхан, Сахабетдиннәр – 1937 нче елда колхозга кереп бетәләр.
Шул еллардан соң репрессия башлана: Мәсбуха – ире Габдулланы атканнар. Назия апаның атасы Мөхәмәтҗан әйләнеп кайта һ.б.
Биккенә Зиннәте, Әскәр, Хәмит халыкны эзәрлеклиләр – кулак калдыгы дип, Бәдретдин абзыйларның барлык әйберләрен алып чыгып, авыл уртасында “торг”та саталар, бу әйберләрне авыл кешеләре, күрше авыллар килеп алган.
Хәлле хуҗалыкларның атын, сыерын һәм башка терлекләрен җыеп күмәк хуҗалыгы оеша. Аның исеме “Кызыл шәрык” була.
1941нче елны сугыш башлана, авылдан барлыгы 240 -245 ләп кеше китә. Колхозны хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-корты алып бара.
Сугышта 128 ир-егет авылдашыбыз үлә, 118е авылга кайта. Араларында яралы, авырулар күп була, елдан-ел аларның саны кими бара. Авыл халкының тормышы бик авыр була: ачлык, ялангачлык, кышын салкыннар үзәккә үтә. Колхозда эшләүчеләр: яшүсмер балалар, хатын-кызлар, картлар, авыру солдатлар була. Әкренләп авырлыклар артта кала, 50нче елларда халык икмәк, бәрәңгегә туя башлый. Авылда 165-170ләп хуҗалык була. 60нчы елларда “Якты йолдыз” колхозына 11 авыл берләшеп яши башлый. Хуҗалык рәисе Курмашев Йолдыз Вагыйзович үз эшен яхшы оештыра белүче җитәкче буларак, колхоз шактый югары күрсәткечләргә ирешә. Авылда 4 еллык башлангыч мәктәп; магазин, клуб, медпункт эшли.
3. Мәчетләр тарихы.
Бура-Киртә авылындагы мәчетләр турында мәгълүмат архивларда 1830 нчы елдан саклана. ТР Милли архивы, 204 нче фонд, 177 язма, дело 1315, 393 биттәге мәгълүмат: “метрикә язмаларында Бура-Киртә авылының 1нче мәчете турында язма 1830нчы елдан алып барылгын”.
Архивная справка.
В метрических книгах д. Буракирды Мензелинского уезда Уфимской губернии за 1914 г. Значатся 2 мечети.
Метрические записи 1-й мечети велись с 1830 г. Разрешение на постройку новой мечети было выдано губернским правлением 13 июля 1909 г. Документы находились у хазрата Валиуллы Габделханановича Мансурова. В должности имама хатыба состоял Хикматулла Гатыятуллович, родился 13 января 1868 г. 6 сентября 1910 г. он был назначен имамом. Основание: ф. 204 оп.177 д. 1315 л.393 об.
Метрические книги 2-й мечети велись с 1914 г. Разрешение на постройку было выдано губернским правлением 4 мая 1913 г., документы находились у имама Хабибрахмана Габдрахмановича (фамилия не указана). В должности имама значился Сахибутдин Фархетдинович, 1881 г.р., назначен имамом 28 июля 1914 г. Основание: ф. 204 оп. 177 д. 1315 л. 365 об.
В архивных фондах Податного инспектора 1, 2, 3 участков Мензелинского уезда Уфимской губернии, Мензелинского уездного казначейства Уфимской гебернии в регистрационных списках торговыхи промышленных предприятийи личных промысловых занятий за 1909-1913 гг., сведений о промыслах в д. Буракирды не обнаружено.
В составе архивного фонда Казанской губернской чертежной планов д. Буракирды Мензелинского уезда Уфимской губернии не имеется.
Сведениями о времени возникновения указанной деревни архив не распалагает.

1870нче елда 1 мәчет һәм 1 мәктәп булган.
1900нче елларда 2 мәчет, 2 мәктәп – ир балалар өчен, 1 мәктәп кыз балалар өчен эшләгән.
1907нче елда ут чыгып, югары оч мәхәлләсенең мәчете янып китә. 1909нчы елның 13 июлендә, Вәлиулла хәзрәт Габделханнан улы Мансуров бик зур тырышлыклар куеп, яңа мәчет төзергә рөхсәт ала. Рөхсәтне губернатор үзе бирә. Мәчет төзелеп беткәнче, Вәлиулла хәзрәт җаваплы була. Ул вакытта имам-хатыйп булган Хикмәтулла Гатиятулла улы, 1910нчы елның 6 сентябрьдә имам итеп билгеләнә.
1913нче елда имам Хабибрахман Габдрахман улы икенче мәчетне төзү өчен яңа рөхсәт ала һәм үзе төзетә. 1914нче елның 28 июлендә 1881нче елны туган Сәхабетдин Фәрхетдин улы имам итеп билгеләнә.
1928нче елда ике мәчетне дә ябалар. Түбән оч мәчетендә мәктәп ачыла, бу мәктәпнең беренче җитәкчесе Сабитов Сәүбән (Түбән Суыксудан).
Кашапов Фәссах Кашшаф улы, Халиков Шәяхмәт Җамалетдин улы (Бура-Киртә авылыннан), Таишев Фәрит (Шыкмай авылыннан) – беренче укытучылар итеп билгеләнәләр (мәдрәсә тәмамлап чыкканнар). Бу – ир балалар мәктәбе була.
Икенче мәчеттә яшьләр өчен клуб оештырыла. Түбән оч мәчетенең манарасын 1935нче елда кискәннәр дигән мәгълүмат бар. Икенче мәчетнең манарасы 1961нче елда кисеп төшерелде. Шуңа бәйле бер вакыйга. Нурмөхәммәт абыйның улы Сирингә ул вакытта җиде яшь була. Бөтен авыл халкы күз алдында авылның ике ир-атын манара кисәргә күндереп (20 сум акча түләү бәрабәренә), меңгереп җибәрәләр. Манараны кисеп чыгаралар, әмма ул аумый, берничә минут! Тибрәнеп торгач, әкрен генә авып төшә. Менә шул мизгелдә Сириннең күргәннәре: “Мин куркырга да онытып, манарага карап тордым. Шул вакыт манара янына зур ап-ак кош очып килде – ул хәзер безгә таныш Феникс кошына охшаган иде – башы кеше башы кебек, канатлары манарадан зуррак. Халык “кистеләр!” дип елап-елап шаулаша башлаганда, шул ап-ак кош канатлары белән манараны тотып торды, күпмедер вакыт (миңа бик озак тоелды!) үткәч, кош очып китте, манара әкрен генә гөрселдәп җиргә ауды. Ул кош һәм манара бүген дә ап-ачык күз алдымда тора”,
1928нче еллардан 1992нче елга хәтле безнең авыл мәчетсез булды. Ләкин динне һәм Коръәнне бетерә алмадылар. Авыл халкы тәрәзә пәрдәләрен ябып куеп, кача-поса булса да намазын да укыды, уразасын да тотты, гает бәйрәмнәрен дә бәйрәм итте. Чөнки “Хиҗер” сүрәсенең 9нчы аятендә Аллаһ Тәгалә вәгъдә бирә:” Без Коръәнне үзебез сакларбыз кыямәт көненәчә”, ә Раббының вәгъдәсе хак.
Репрессия афәтләре һәм Бөек Ватан сугышының авырлыклары бераз онытылгач, картлар, җомга укуларны җайга салалар: кем рөхсәт бирә – шуның өендә җомга намазы укыла башлый. Җәй көннәрендә зират эчендә укыйлар.
Иң беренчеләрдән булып Илһам абый Бәдертдин улы һәм Зәкия апа Сәхиулла кызы гаиләсе картларны үзләренә сыендыра һәм 6-7 ел буе, бер дә калмый, алар өендә җомга намазы укыла.
1948-1950нче елларга хәтле авылның мулласы вазифасын Хәертдин улы Гыйльмулла үти. Ул кечкенәдән Кашшаф муллада белем алган (Указ алырга өлгерми, революция була). Гыйльмулла мулла холкы һәм гамәлләре белән авылның бик хөрмәтле кешесе иде. Сугыштан соңгы авыр елларда җомга намазын торгызучы да, гает көннәрендә төрмәгә илтеп ябуларыннан курыкмыйча, авыл буйлап тәкъбир әйтеп, гаеткә баруны оештыруда башлап йөрүче дә Гыйльмулла мулла иде. Халык бай булмаса да, Коръән укыту мәҗлесләре еш була, шунда Совет властенә тел тидерми генә халыкны дингә өндәү, дәгъват кылуны ул иң югары ноктага куя алды. Гыйльмулла мулланың холкы күркәм булуына, сабырлыгына бер мисал: ул гомеренең соңгы 9 елын тома сукыр булып яшәде, бу турыда авыл халкының барысы да белмәде – чөнки ул зарланудан ерак иде; Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкерана кылып, соңгы көннәренә хәтле 5 вакыт намазын, уразасын калдырмый Аллаһы кушканнарны үтәде.
Революция “казанышлары” дип лаф орсалар да, мәетләрне соңгы юлга озату – “искелек калдыгы”ча кала – беркемне дә үләксә базына илтеп ташламыйлар, һәркайсы үзенең җәсәден ислам дине кушканча, пакъләп-кәфенләп озатылуын тели. Бу җаваплы һәм саваплы эшне сугыш елларында һәм 1950нче елларга хәтле дини шәргый белеме зур булган Шәяхмәт абзый Халиков, Фәрхетдин абзый һәм Хәйрулла абзый башкаралар. Аларга Аллаһының рәхмәте һәм шәфәгате булсын.
Олылар бакыйлыкка күчә бара, яшьрәкләр арасында Мөнәвир абый Хәйрулла улы Гыйльмулла мулладан, өенә йөреп, дини белем үзләштерә һәм яңа мәчет төзү хыялы белән янып йөри башлый. Аллаһ ярдәме белән, мең киртәләрне үтеп, мәчет төзер өчен җир урынын билгелиләр. Менә шул вакытта Бура-Киртә халкының ничек дингә сусавы ачыклана: һәркем олысы-кечесе ничек кенә булса да үз өлешен кертергә тырыша, кулдан килгән ярдәмен күрсәтә. 1992нче елда мәчетнең нигезе салына, шул ук елда төзелеп бетеп, беренче намаз кылына.
4. Авылымның күренекле кешеләре.
Без тарихны күңелләрдә саклап яшәсәк тә, бүгенге көн безгә кадерлерәк. Күп тә үтмәс, бүгенге көн дә тарих булып калып. Һәм без бик күнеккәнбез – кайда язсак та, иң беренче “Авылымның күренекле кешеләре” дип язып куябыз.
Бу язма авылдашыбыз Фәрит Таҗетдин улы Бәдретдиновның тарихка кереп калырлык искиткеч тормышы турында.
Аның туган җире – Татарстан, Зәй районы, Бура-Киртә авылы.
Туган елы - 1951 ел.
Гаилә хәле – өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Холкын билгели торган сыйфатлары – тәвәккәллек, кыюлык, мәрхәмәтлелек.
Хезмәттәге дәрәҗәсе – полковник.
Спортта ирешкән уңышлары – мотокросс ярышында ике тапкыр Татарстан Чемпионы, автоузышларда 8 тапкыр Рәсәй чемпионы (бүгенге көндә Рәсәйдә берәү генә) һәм 3 тапкыр Татарстан Чемпионы, бик күп ярышларда беренче урыннар...
Үткән юллары – Рәсәйнең бөтен өлкәләре, Париж – Дакар (1994), Париж – Пекин (1992) халыкара ралли, Аргентина – Чили (2010), Аргентина – Чили (2011).
Тормышта аны иң кызыктырган һәм ашкындырган шөгыль – юллар һәм машиналар.
Яшәү девизы – гомерләр әрәмгә үтмәсен!
Таҗетдин абый белән Бибисәйдә апаның уллары Фәритнең холкы гомеренең кайсы елларында “җиңелмәс татар”, “үҗәт татар” дигән “титул”ларга лаек булганын аңлар өчен, балачакка кайту кирәктер.
Бура-Киртәнең Зәрә тавыннан чана шуып, борын канатмаган малай булмаган – Фәритнең Таҗетдин улы беренче чыныгуы, ярышларда чирканчык алуы шул таулардандыр бәлки?
1965нче елда әтисе “ИЖ – 49” мотоциклы сатып ала, җилләрдән җитез буласы килүе – шул елларданмы?
1967-1968нче елларда әтисе белән комбайнда, комбайнер ярдәмчесе булып эшли – беренче җиңү тәме иген басуларыннанмы?
2 ел армия хезмәте Әзербайҗан илендә үтә; диңгезне беренче күрүе - шатлык, радиодан атнага бер генә көн, берничә генә минут була торган татар җырлары – сагыну, Бакуга хәтле әти-әнисенең “Балам!” дип күрергә килүләре – булганны сакларга һәм дөньяны яратырга йөрәткән еллардыр бәлки?
1973нче елда Казан авиация институтына укырга кергәч, Фәрит Таҗетдин улы мото һәм автоспорт белән җитди шөгыльләнә башлый. 1975нче елда мотокросс буенча мастерга кандидат була.
Ул елларда яуланган җиңүләр – мотокросс буенча Татарстан беренчелегендә 2 тапкыр беренче урын; дистәдән артык тапкыр җиңүле урыннар.
1977нче елда (4курста) беренче тапкыр автокросста кышкы узышларда катнаша, көтмәгәндә Татарстан буенча беренче урынны яулый. Бик көчле узышчылар булса да, “Москвич” автомобиле белән беренче урынны яулау аңа бик җиңел бирелә.1988нче елга Фәрит Таҗетдин улы инде “Татарстан чемпионы” исемен яулый.
1989нчы елда СССР чемпионаты Латвиядә уза. Бура-Киртә егете аннан СССР буенча 3нче урынны алып кайта, спорт мастеры нормативын үти.
1991нче елдан җиңелүне белми Фәрит Таҗетдин улы. 8 тапкыр “Россия” чемпионы” исеменә лаек булыр өчен күп көч куярга туры килә аңа: тәүлектә 4-5 сәгать кенә йоклау гадәти хәл, аякларда хәлсезлек тойганчы күнегүләр ясау – гадәти хәл, күнегүләр вакытынында Арзамас елгасы төбенә автомобиль белән төшеп китү... юк, монысы инде гадәти хәл түгел – Аллахы Тәгалә саклаган – дүрт җирдән эләктергән каптырмаларны аек акыл, салкын кан белән ычкындырып, машинасының ишеген ачып, су өстенә чыгарга ыргылганда, эчкә алган һаваның соңгысы чыгып беткән була.
Яратып башкарган хезмәтенә Ил олы бәяләрне биргән:
“Спорт мастеры” исеме (1990).
“Автомобиль спортында атказанган спорт мастеры» (1996).
Атказанган физик культура хезмәткәре (2002).
Россиянең атказанган спорт мастеры (2003).
Яр Чаллы шәһәренең мактаулы граңданины (2008).
Россия физик культура һәм спорт үсешендәге казанышлары өчен почёт билгесе (2011).
Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт үсешендәге казанышлары өчен почёт билгесе (2011).
Бихисап күп медальләр.
Исеме уелып язылган Макаров пистолеты белән бүләкләнгән (Россия Эчке эшләр министры приказы нигезендә).
Рәхмәт хатлары һәм Почёт грамоталары.
Әгәр шундый бүләкләргә ия булган кеше үзен спортка гына
багышлаган булса, гаҗәпләнер генә идек. Әмма Фәрит Таҗетдин улы Бәдретдиновның төп хезмәте – эше дә батырлыкка тиң!
1979нчы ел – КамАЗ двигательләр заводында мастер.
1983нче ел – Зәй шәһәрендә госавтоинспекция җитәкчесе.
1989нчы ел – Чаллы шәһәрендә ГАИ җитәкчесе.
1995нчы ел – КамАЗ милициясе башлыгы.
Бу елларда алар иң авыр җинаятьләрне ачу буенча 1нче урын, башка төрләре буенча знче урынга чыгалар. Бу урыннар ничәмә-ничә кешенең өзелми калган гомере, күпме матди байлыкның югалмавы дигән сүз. Менә шулай гомере буе эшендә дә, спортта да җиңү артыннан җиңү яулап яши Фәрит Таҗетдин улы Бәдретдинов.
Фәрит Таҗетдин улының тормыш китабында тагын бер битне ачабыз: авылда мәчет төзергә уйлагач, беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгучы да, авылга газ керткән вакытта проект документларын юллаучы да, зират коймасын алыштырырга ярдәм итүче дә Фәрит Бәдретдинов булды.
Улы һәм кызы өчен газиз ата да, хәләл җефете өчен яратучы ир дә, туганнары һәм ата-анасы өчен терәк-таяныч та һәм шул ук вакытта гап-гади “безнең Фәрит” булып кала алган сокланырлык холык иясе ул.
III. Йомгаклау.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Тарихны белү , тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буыннын язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүтәребезнең чыганагы әнә шуннан килә.
IV. Кулланылган әдәбият.
1. М.Х. Хәсәнов. Татар энциклопедиясе, 2008 ел, 608 бит.
2. Р. Шәймарданов “Әхмәт авылының оешу һәм яшәү тарихы” китабы.