Шигъриятт? ханбик?” (шагыйр? Флера Тарханова бел?н очрашу)


“Шигърияттә ханбикә”
(шагыйрә Флера Тарханова белән очрашу)
Төзүчесе: Зеленодол шәһәре 10 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗметдинова Миләүшә Лотфулла кызы
Очрашу шагыйрәнең “Туган телем-татар теле” шигыре белән башланып китте(әкрен генә курай уйный)
Алып баручы. Мөхтәрәм укытучылар, укучылар! Бүген бездә кунакта шушы шигырь юлларының авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,филология фәннәре кандидаты,Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты,танылган шагыйрә,тәрҗемәче,прозаик,балалар язучысы,шуның өстенә 50 дән артык җырлар авторы Флера Тарханова.
Сезнең игътибарыгызга шагыйрәнең Резеда Ахиярова музыкасына иҗат ителгән “Кояшың яктырак яначак” дигән җырын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз!
Алып баручы. Флера ханым атаклы классик язучыбыз Гаяз Исхакый, мәшһүр суз остасы Фәйзи Йосыпов,күренекле тел галимәсе Рабига Хәкимова,Советлар Союзы Геройлары Габделәхәт Вәлиев,Гали Шәмсетдинов кебек танылган шәхесләрне мәйданга чыгарган Яуширмә авылыннан.
Арча педагогия училищесын тәмамлап,Чистай районының Чирүле Шонталысында һәм Кыргызстанның Ош өлкәсе Араван шәһәре мәктәпләрендә рус теле һәм математика укытканнан соң, КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, аспирантурада укый.
90 еллардан башлап аның хезмәт юлы журналистикага бәйле.
“Шәһри Казан” газетасында тәрҗемәче, “Татарстан хәбәрләрендә”тәрҗемәче-корреспондент һәм тәрҗемә бүлеге мөдире.
1995 елдан Ф.Т. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты аппаратының беркетмәләр бүлегендә тәрҗемәче-баш референт,соңрак баш киңәшче булып эшли 2004 елда терминология буенча кандидатлык диссертациясе яклап “филология фәннәре кандидаты” дигән гыйльми исемгә лаек.
Флера ханым, сезнең хөрмәткә татар халык биюе тәкъдим итәбез. Рәхим итеп, карагыз!
Алып баручы. Менә сез,Флера ханым,безнең белән очрашуга бик теләп,бер минут уйлап тормыйча ризалык бирдегез. Безне бәхетле итеп,каршыбызда утырасыз.Әйтегез әле,безнең укучыларыбыз янына нинди уйлар,нинди тойгылар белән килдегез? Алда әле сезгә сорауларыбыз күп булыр,ләкин берничә сүз әйтеп кичәбезне ямьләп җибәрсәгезче.( Флера Тарханова чыгышы)
Алып баручы. Мәктәбебез рус гимназиясе булса да, безнең татар балаларының күңелләрендә Тукай бар, Такташ бар, Туфан бар. Балаларыбыз күңелләрендә башка күп әдипләр белән бергә, сез бар. Моңа сез хәзер үзегез дә ышанырсыз.(Укучыларыбыз башкаруында шагыйрәнең “ Һәрвакытта ачык күңел белән”,”Күпсенмә”,”Гомер күге”,”Дуслар бит без,димә әле” дигән шигырьләре укылды)
Алып баручы.Мөхтәрәм укытучыларыбыз ,укучыларыбыз сезнең игътибарыгызга шагыйрәнең Резеда Ахиярова музыкасына иҗат ителгән “Күзләреңә тутырып карыймчы” дигән җырын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп, тыңлагыз!
Алып баручы. Бүгенге очрашуга әзерләнгән көннәрдә,өр-яңадан хәтеремдә яңартыйм дип, Сезнең әсәрләрегезне тиз-тиз карап чыгарга уйладым.
Ләкин ни гаҗәп,кайсы гына әсәрләрегезгә тотынсам да, “Сөю газабы”, яки “Ташлама мине” драмасы мы, “Синең кайнар сулышың”, “Йөрәгемә яшерелгән серләр”, “Яшьлек эзем калган сукмак”, “Язмышлар язылганда” шигырьләр җыентыкларын,балалар өчен язылган “Уңган кыз”, “Серле дөнья”,”Өч каурый”. “Алтын уклар”мы Мәхәбб. Туган як турында язылган “Җирсү”, “ Яуширмәгә кайттым”, “Шөкер аллам!”, “Балкы Казан”,”Чистаем”, “ Чистайсагышлары”,”Каршы алырмы”, “Үпкәләмә миңа туган авылым” дигән шигырьләрегезне укыганда үземне авылыма, туган нигеземә кайткандай хис иттем,аның урамнарында,болыннарында-кырларында йөгереп йөргәндәй тойдым,челтерәп аккан чишмә тавышлары колагымда чыңлагандай булды.
Йөрәкләргә үтеп кереп, җылы тойгылар уята торганәсәрләрегез өчен рәхмәт Сезгә! ( Шагыйрәнең“Җирсү” дигән шигыре,“Яшьлегем сукмаклары”җыры башкарылды)
Алып баручы. Тормышыбызда иң газиз, иң кадерле кешеләребезгә багышлап иҗат ителгән шигырьләргә тукталмыйча мөмкин түгелдер. Шагыйрәнең “Әни җыры”, “ Әти кабере янында”, “Әни”, “ИӘнием!”, “Әле Һаман янәшәдән атлый “ һәм башкалар.(Укучылар игътибарына Флера Тархановнаның “Әни”,”И әнием!”шигырьләре тәкъдим ителде.Аның хөрмәтенә җыр башкарылды.)
Алып баручы. Милләт мәсьәләсешагыйрәне аеруча борчый . Сезгә тәкъдим ителәчәк шигырьләрдә Сез аны үзегез дә тоярсыз. Бу шигырьләрдә татарлар язмышы өчен борчылу, кайгырту, кайбер сыйфатларны тәнкыйть итүне дә күрергә була, шулай ук татар халкының киләчәктә дә яшәп калуына, булачагына өмет тә бар.(“Бары шунда таныр сине милләтең”,”Татарлыгын итми калса татар...”
шигырьләре укылды)
Алып баручы.Шагыйрәнең мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итүенә гаҗәпләнмәскә кирәктер. Чөнки хатын-кыз йөрәге күңел тибрәнешләренә сизгеррәк: елмаюлы карашны да, иркә сүзне дә, кимсетү – кыерсытуны да,
хыянәт –алдашуны да нечкәрәк тоемлый . Хисләре ихластан ташып чыга, шуңа күрә сүзләре дә ир кешеләрнекенә караганда ышандырырлыграк булып яңгырый. Аларда конкрет вакыйга, конкрет шәхес, конкрет тормыш мизгеле өстенлек итә.(“Син булганда” шигыре,”Аңлашу”дигән җыры укучыларга тәкъдим ителде)
Алып баручы. Флера Тархановаике дистәгә якын китап кына түгел, бик күп җырлар авторы да. Аның җырларына Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари, Габдерәзак Мингалиев , Роза Мөхетдинова, Мөхтәр Минһаҗев һ.б. танылган композиторлар матур-матур көйләр язган. Аларны Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Римма Ибрагимова, Венера Ганиева, Лидия Әхмәтова,Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Рамил Миндияр, Рөстәм Закиров кебек күренекле җырчылар башкара.
Ф.Тарханованың шигырьләре музыка сорап тора. Бу сыйфатлардан файдаланып, композиторларыбыз аның шигырьләренәҗырлар иҗат иткән һәм киләчәктә тагын да матуррак җырлар туар, дип ышанам.
Җыр “ Хатларыңны укып чыктым”(Ф.Тарханова сүзләренә)
Алып баручы: Мәктәбебезгә Флера Тарханова килә дигәч, балаларыбызда бик күп сораулар туды. Хәзер Сезгә аларның берничәсен бирергә рөсхәт итегез әле.( бер укучы журналист ролендә шагыйрәдән интервью ала)
Сораулар:
Флера апа, Сез ничек уйлыйсыз, кеше талантка ничек ия була?
Без кайчакта:”Соңлап тугансың син, Сиңа элегрәк яшәргә иде”,- дип шаяртабыз. Сезнең теләктән торса, гомер итәр өчен кайсы гасырны сайлар идегез? Ни өчен?
Сез ни турында яза алмыйча калудан куркасыз?
Алда торган нинди эшләрегез бар?
Балачакта кем булырга хыялланган идегез?
Укучыларга нинди теләкләрегез бар?
( Флера Тарханова чыгышы )
Алып баручы
Бала чакның күпме уй-хыялы
Исәпләнде,санга тулмады :
Иң зур хыял чынга ашмый калды-
Канга сеңгән зыялыкны кушып,
Ханбикәне “уйнап” булмады.
( “Ханбикәне уйнап булмады” )
Флера ханым, хыялыгызда калган ханбикә ролен сәхнәдә уйнамасагыз да, меңләгән укучыларыгыз өчен, иҗатыгызны хөрмәт иткәннәр,якын күргәннәр,яратканнар өчен, Сез- шигърияттә ханбикә.
Алып баручы. Яңадан – яңа иҗат уңышлары, сүрелмәс илһам гомерлек юлдаш булсын Сезгә!