?д?бият д?ресл?ренд? экологик т?рбия ??м ?хлак т?рбиясе


“Уйланырга урын бар әле...”
Гарифуллина Дилбәр Рафак кызы,
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең
югары категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
... бар нәрсәгә битарафлы
Сай күңел кирәк түгел.
Ф. Дәүләтгәрәева
Бүгенге көндә яңа гасыр, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга, көндәшлеккә сәләтле, әхлак кануннары буенча тормыш алып бара торган шәхесләр кирәк. Аларның юлында акны – карадан, чынны – ялганнан, вөҗданны – намуссызлыктан аерып бирергә өйрәтүче маяк булып әхлак тәрбиясе тора. Нәрсә соң ул әхлак? “Әхлак әдәбиятның мәңгелек терминнарының берсе санала. Билгеле булганча, әхлак – ул кешеләрнең дөньяны үзләштерү процессында аларның үзара мөнәсәбәтләрен билгели торган карашлар һәм таләпләр системасы”, - ди Н.Юзиев үзенең “Хәзерге татар әдәбиятында әхлакый эзләнүләр” мәкаләсендә. Ә рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинскийча, әхлак ул кешенең яхшы якларына, бөек максатына ныклы, тирән фикердә, ялкынлы, какшамас ышанычта булу. Шушы караш, шушы ышаныч – кешедәге барлык яхшы якларның, аның гамәлләренең төп чыганагы.
Иҗат төрләренең иң көчлесе, иң үтемлесе — әдәбият. Әдәбиятның төп кыйммәте нәрсәдә? Шәхсән мин әдәби әсәрнең асылын аның идеясендә, нинди уй-фикерләр үткәрүендә, нәрсәгә инанырга чакыруында күрәм. Ул тормыш чынбарлыгын тулы чагылдырып, укучысын уянырга, уйланырга мәҗбүр итә. Ә уйлана белгән кешеләр беркайчан да үз яшәү принципларына хыянәт итмиләр.
Кичәгебез бүгенгегә, бүгенгесе иртәгә ярамый торган заманда, әхлак нормалары арткы планда кала барганда, эстетик завык тәрбияләүче, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлата торган матур әдәбиятның роле тагын да арта бара. Бүгенге әдәбият дәресләренең бурычы – иҗади алымнар аша бала күңеленә үтеп кереп, аңарда күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә - тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә, табигать белән гармониядә булырга тиеш. Әсәрне укып чыкканнан соң, укучы борчыла икән, әсәрнең тәэсир көче шунда. “Үзең елап язсаң- әйбәт. Салкынлык аша язсаң, әсәр барып чыкмый”, - ди Ф.Садриев “Ватаным Татарстан” газетасына биргән бер әңгәмәсендә. Елап язылган әсәрләр шактый татар әдәбиятында.
Табигатьне саклау, экология темасына язылган М. Кәримнең "Озын, озак балачак", Г. Сабитовның "Ярсулы яз", Г. Бәшировның "Туган ягым – яшел бишек", Ә. Баяновның "Сәяхәтнәмә", И. Юзеевның “Карурман” әсәрләрендә кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре үткен итеп куела. Г.Гыйльмановның “Агроном егет”, “Бөркет”, “Мәңгелек матурлык”, “Табигать күзе”, “Җир тетрәү алдыннан”, “Каеннан һәйкәл” кебек парча һәм нәсерләре эчке, рухи киеренкелеге һәм авылга, табигатькә тугрылыгы белән дә үзенә җәлеп итә! Аның «Ана сүзе», «Әрем исе», «Күңел күзең күрәме?», «Гомер эзләү» һ. б. хикәяләре дә һәр яктан күңелне кузгатырлык. Камил Кәримовның хикәяләре хәтергә уелып кала. Ул исәхлакый кыйммәтләрне эзли.
Нәрсә ул бәхет? Бәхеткә ничек ирешергә? Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? Милләтебезнең яшәеше, телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы нинди сыйфатлы кешеләргә бәйле? Бу сорауларга җавапны И.С.Нәбиуллинаның “Миләш тәме” повестеннан табарга була. Аның “Җанкаем” китабына кергән әсәрләре мәхәббәт һәм нәфрәт, югалту һәм табу, матурлык һәм яхшылык кебек мәңгелек төшенчәләрне үз эченә алган. Айгөл Әхмәтгалиева хикәяләрендә кеше язмышларын чагылдыра. Шул язмышлар аша авторны әйтергә теләгән фикере: тормыш адәм баласын ак һәм кара, мәхәббәт һәм хыянәт, югалту һәм табыш белән сыный. Ничек кенә авыр булмасын, сынмыйча, сыгылмыйча, күңел аклыгын җуймыйча, Кеше булып каласы иде!
С. Шәмсинең хикәяләрен дә читкә куеп булмый. “Җәяүле буран” җыентыгын кулыма алгач, күзем төшкән беренче хикәя – “Соңгы юаныч” булды. Хикәя соңгы елларда телдән төшмәгән экология һәм ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында. Алар тормышчан кырыс хакыйкать рәвешендә тасвирлана. Ләкин, бакчасына гади үлән чәчеп, соңгы тапкыр хуш исле печән чабып карыйсы килгән гади авыл абзые бу хикәягә серле бизәкләр өсти. Хәтерендә печән исен саклаган һәм туган җирен сагына белү сыйфатын җуймаганнарга бу әсәрдә барысы да аңлашыла. “Табигатьнең газиз баласы” – хәвефле хикәя. Кырыс, хәтәр заманда яшибез. Усалланабыз, битарафлыкка өйрәнәбез. Монысы бигрәк куркыныч! “Каты чикләвек” хикәясе мәхәббәт турында. Әхлакый йөгәнсезлек чолганышында саф сөю хисләрен тасвирлау җиңел эш түгел. Шулай да яшьләргә бер таяныч, юнәлеш, хыял нуры кирәк. Кызларга үз-үзеңне тоту буенча үрнәк булырлык әсәр бу! Г. Гыйльмановның “Китек ай” әсәренең төп герое Гөлнарага килгән мәхәббәт чын мәхәббәт була аламы? Күз карасы кебек карап үстергән әти-әнисен рәнҗетүе, мәхәббәт җимеше булган баланы ташлап китүенә алда әйтеп үтелгән олы хис сәбәп буламы? Әсәрне укыганнан соң менә шушындый сораулар туа. Ә тормышчан хикәяләрне укучылар яратып укый.
М. Кәбиров әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый. Аның әсәрләре тормыш чынбарлыгын ачып салып, яшәү рәвешебез хакында уйланырга мәҗбүр итә. Авторның бер генә әсәренә тукталам. “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте ул. Язучы әхлакый эзләнү юлын сайлаган. Фикерләре үтемле: әхлаксыз җәмгыятьтә кеше бик күпне югалтырга, үзең дә югалырга мөмкин; максатка ирешеп була, әмма моның өчен әхлакый якны онытмаска, якыннарыңа таянырга, үзең турында гына түгел, башкаларга файдалы булу турында да уйларга кирәк. Повестьта дөньяви проблемалар күтәрелә: ришвәт, кешенең тормыштагы урыны, мәхәббәт һәм җаваплылык, ышаныч, максатыңа бару юлы, эчүчелек, көчлеләрнең көчсезләрне җәберләве, сынаулар аша узу. Әсәрне укып чыккач, укучы уйланачак. Ә аның нинди нәтиҗәгә килүе үзеннән тора.
Татар теле дәресендә дә экологик, әхлакый белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре бар. Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең хикәя – шигырьләреннән тәрбияви моментларны үз эченә алган өзекләр белән эшләтү дә бала күңеленә берникадәр тәрбия орлыклары салынуга хезмәт итә. Тәкъдим ителгән тема гаять катлаулы, киң колачлы. Шуңа күрә бу теманы тулысынча ачу кыска гына чыгыш кысаларына сыеп бетмәгәндер дә. Ләкин мин бер нәрсәгә ышанам: кеше күңеле төбендә, кеше җанында, явызлыкка караганда, изгелек күпкә артык!
Кулланылган әдәбият.
Г. Гыйльманов. Тозлы яңгыр: Повестьлар, хикәяләр, нәсерләр, парчалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994
1.Г. Гыйльманов. Китек ай: Повестьлар, хикәяләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 383 бит.
Шәмси Солтан. Җәяүле буран: Повесть һәм хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1988
“Мәйдан” журналының 2008 нче елгы 5 нче саны.
И.С.Нәбиуллина. Җанкаем: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Сүз, 2006
http://maratkabirov.com/izat/mehebbetten-jyrlar-kala.html