Лексика ??м лексикология турында т?шенч?


5 сыйныфта татар теле дәресе Максат 1. Укучыларның сүзлек запасын баету, бәйләнешле сәйләм телен үстерү, белем һәм күнекмәләрен ныгыту,үстерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү.2. Лексика һәм лексикология турында төшенчә бирү.3. Биремнәрнең эчтәлегеннән чыгып туган телгә хөрмәт, кызыксыну хисләре тәрбияләү. Җавап: сүз Җавабын тап Әйтермен - миннән китәр,Тыңламасаң - синнән китәр. Сүз. Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,Сүз йөрәккә ялкын үткәрә, Сүз киптерә төп башына терәп, Сүз меңнәрне яуга күтәрә.Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,Сүз сафларны ипли корычтай; Сүз көрәшкә чыга байрак кебек, Сүз дошманны кисә кылычтай! Гамил Афзал сүз Күрәбез Мәгънәгә ия Укыйбыз Төзелеше була Авазлардан тора Сүз төркеме була Аңлыйбыз Язабыз Җөмлә кисәге була Ишетәбез Нәтиҗә Сүз билгеле бер мәгънәгә ия булган авазлардан тора, сүз төркеме, җөмлә кисәге була, тамыр һәм кушымчалары бар. Тел гыйлеме Фонетика Лексикология Сүз ясалышы Грамматика Морфология Синтаксис Дәреснең темасы : Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Лексика - бер телдәге яки диалекттагы барлык сүзләр (мәсәлән, татар теленең лексикасы). Нинди дә булса эшчәнлектә, аның берәртармагында кулланыла торган барлык сүзләр (мәсәлән,профессиональ лексика). Нинди дә булса язучының телендә кулланылган сүзләр составы ( Тукай лексикасы). Лексикология- телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән. Лексикологиянең тармаклары Семасиология- сүзләрнең мәгънәсен өйрәнә Этимология- сүзнең тарихын өйрәнә Фразеология- тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә Ономастика- атамаларны өйрәнә Лексикография сүзлекләрне өйрәнә Үзеңне тикшер Мәктәп ? ? Салкын ? Күзәтү Үзеңне тикшер Мәктәп – яшь буынга гомуми белем һәм тәрбия бирә торган уку йорты.Салкын – чагыштырмача түбән температатуралы.Күзәтү – кемне яки нәрсәне дә булса, яки берәр эш-хәрәкәтне җентекләп карау. Азрак ял итеп алыйк Куян күзне ачуыТөпкә менеп басуы Бер, ике, өч- утыра. Бер, ике, өч-ул тора Я ботакка тотынып, Ала тагын атынып, Алан тулы төп тә төп,Сикергәли дөп тә дөп...Кинәт читкә тартыла-Һәм урынына утыра. БатырПатриотТырыш ӘйдәүчеАктивистПатриот ЯзучыРежиссерДраматург КонтролёрКассирКондуктор ТәрбиячеУкымышлыПедагог Ул кем? Халкына, туган иленә бирелгән кеше-2. Нинди дә булса эшне башлап йөрүче-3. Театр өчен сәхнә әсәрләре язучы кеше-4. Транспортта билет сатучы5. Балаларны укытучы – тәрбияләүче кеше Телсез идек, Тукай безне телле итте,Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.