Визитная карточка учителя татарского языка и литературы


Таң гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Белемем: югарыЭш стажым: 18 елСыйныф җитәкчесе стажым: 6 ел Йолдызлыгым: Төп сыйфатым: Теләгем: Хыялым: Мин 1973 нче елның 18июнендә Благовар районы Агарды авылында туганмын Мин туганмын җиргә җылы җәйдәӘллә шуңа Җылы минем һәрчак күңелем.Һәр сабыйның нәни йөрәгендәҖылы уяту – бөтен теләгем. Белем алдым Агарды мәктәбендә Шаулап үтте мәктәп елларым. Остазларым-укытучыларны Күңелемдә мәңге саклармын! Студент чак –шундый күңелле ул. Гөрләп үткән яшьлек көннәре.Сессияләр,аннан каникуллар- Сагыныр аны күңел кыллары. Рәхмәт сиңа, Өйдрәкбаш мәктәбе,Хезмәт юлым синнән башландыЯңа туган яшь белгечнең“Җилкәннәре” синдә сыналды. Туй уздырып йөргән мәлләр,Хәтердән чыкмый һич тә.Әй, ул көннәр,гүзәл көннәрИстә ,һаман да истә! Бу заманда һәр кешегә сыенырлык урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә-ул иң олы һәм иң ышанычлы таянычыбыз. Һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаилә тормышы-һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе бергә атлаучы тормыш иптәшем бар. Һәрбер гаилә парлы, бәхетле булсын. Кечкенәдән мин үземне күрә идем: Басып торам ,имеш, сыйныф каршында...Хыялыма тугъры калдым һәм үкенмим.Еллар узган саен күңел яңалыкка ашкына. Дөнья гизеп,чит илләрдә булмасам да, Һәрбер көнем минем хезмәттә.Мин бит беләм:бары тырыш булса гына Лаек була кеше хөрмәткә. Бәхетле мин,һич арттырып әйтмим. Алда әле күпме юллар бар.Эшнең тәмен белеп,кулга кул тотынып, Хезмәттәшләрем белән эшләр өченАлда әле күпме еллар бар. Укытучы булу-зур бәхет ул.Ул-яраткан минем хезмәтем.