Презента?ия по татарскому языку на тему Сыйфат (3 класс)


Татар теле дәресе.3 нче сыйныф. Максат:Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту.Антоним сыйфатлар турындагы белемнәрне арттыру.Мөстәкыйль эшләү, логик фикер йөртү, чиста - пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү. Унсигезенче февраль.Сыйныф эше.Уу уу Уу уу матур, сылу, алсу йөзле, алтын куллы Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы?сорауларына җавап бирә. Сыйфатлар исемгә бәйләнеп килә. Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр. предметларның төрле билгеләрен белдерәләр: төсне: ак, сары, кара, яшел, кызыл; тәмне: ачы, төче, татлы, баллы, тозлы; форманы: озын, түгәрәк, кәкре, кыска; холыкны: көләч, усал, юаш, шаян, сизгер, куркак, кыю, батыр, хәйләкәр, ерткыч; вакытны: кышкы, җәйге, кичке, иртәнге,быелгы; Табигать күренешләренең билгеләрен: буранлы, яңгырлы, җилле, җиләс, аяз, болытлы; Сыйфатларны кем табар? Түгәрәк шар очты. Ал шар оча. Яшел шар оча. Миңа зур шар алдылар. Тест Сыйфатлар нәрсә белдерә ?а) предметны; б) предметның эшен; в) предметның билгесен;2. Сыйфатларга нинди сораулар куела ?а) кем? нәрсә?; б) нинди? кайсы?; в) нишли? нишләде?;3. Сыйфатлар нәрсәгә бәйләнеп килә ?а) исемгә; б) фигыльгә; в) кисәкчәләргә;4. Уңган сүзенә синоним сыйфат табыгыз:а) ялкау; б) шаян; в) өлгер;5. Салкын сүзенә антоним сыйфат табыгыз:а) кызыл; б) җылы; в) җәйге; Тестның җаваплары в) предметның билгесен;2. б) нинди? кайсы?; 3. а) исемгә; 4. в) өлгер;5. б) җылы; җылыактирәнкатыяшькараңгыначарахмакерак картяктыйомшакакыллыяхшыякынкарасайсалкын Укыгыз. Тиешле антоним сыйфатларны куеп языгыз. Җир … , кар … . Җәй … , кыш … . Диңгез … , инеш … . Таш … , мамык … .Үрнәк: Җир кара, кар ак.Сыйфатлар: җылы, кара, тирән, каты, салкын, ак, сай, йомшак. Антонимнары белән парлап языгыз. матур - …, ямьле - …, акыллы - …, бай - …, караңгы - …, чиста - …, яшь - …, җиңел - …, яңа - …, төз - …, куе - …, ачы - …, ерак - … Өзекне чагыштырып укыгыз. Кайсы өзек тулырак, матуррак тоела? Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә. Һавада тургай сайрый, умарта кортлары, чәчәкләргә чумып, бал җыя. Бер – ике атна үтәр, чәчәкләр коелыр, алар урынына җимешләр күренә башлар. Тагын кояшлы ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел яфракларга күмелделәр. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле сыерчыклар җилпенә, һавада моңлы тургай сайрый, умарта кортлары, хуш исле чәчәкләргә чумып, тәмле бал җыялар. Бер – ике атна үтәр, матур чәчәкләр коелыр, алар урынына яшел җимешләр күренә башлар. Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән күчереп языгыз.Сыйфатларның асларына сызыгыз. Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр. Сыйфатларны кем табар? Көләч, ачык, якты йөзле, Тәмле, йомшак, җылы сүзле Әнием – иң якын кешем, Бик остасы һәрбер эшнең. (Наҗия Саттарова) Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлат. Акылы кысканың теле … . Яңа дустым булды дип, … дусны ташлама.Бауның озыны, сүзнең … яхшы.… телне кадерләгән халык кадерле булыр. Йомгаклау. Укучылар, бу дәрес сезгә ошадымы?Бу дәрестә без ниләр эшләдек?Сыйфат дип нинди сүзләр атала?Аларга нинди сораулар куела?Сыйфатлар ни өчен кулланыла?Өй эше: 230 нчы күнегү.