Туган ягым — яшел бишек


Туган якның гүзәл җырчысы. Гомәр Бәширов1901-1999 1901 нче елның 7 нче январендә элекке Казан губернасы Арча волосте Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1919 нче елда ул Арча волостеның Урта Бирәзә авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.1920 нче елның май аенда Кызыл Армия сафларына алына.1924 нче елда туган якларына кайта. 1925-1929 нчы елларда Эчке эшләр Халык Комиссариатының Казандагы махсус мәктәбенә кереп, бер ел укып чыккач,Арча контоны милициясендә эшли .1932 нче елга кадәр Балтач һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе,халык судьясы хезмәтләрендә була.1932 нче елда ул Казанга “Кызыл Татарстан” газетасы редакциясенә эшкә күчә.1934 нче елда “Соңгы сугышу” дигән хикәясе аерым китап булып басыла. 1936-1938 нче елларда Г.Бәширов “Совет әдәбияты” журналы секретаре ,ә аннары Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият берлегендә редактор булып эшли.1933 нче елда басылып чыккан “Әни” исемле хикәя Г.Бәшировны язучы буларак таныта. 1937нче елда “Сиваш” повесте басылып чыга 1942нче елда аңа,журналдагы зур эше белән бергә, Татарстан радиокамитетының баш редакторы һәм председателе урынбасары вазифасын да үз җилкәсенә алырга туры килә.1943-1944 нче елларны әдип колхоз авылы тормышында очерклар яза.1944нче елда “Совет әдәбияты “ журналының 5нче санында “Намус “исемле яңа әсәрдән бер өзек басылып чыга.1948-1949нче елларда “Совет әдәбияты “ журналында романга югары бәя биргән хатлар басыла 1951нче елда “Намус” романы СССР Дәүләт премиясенә лаек була .1952-54нче елларда “Намус” романы байтак Европа һәм Азия халыклары телендә басыла.  1967нче елда “Туган ягым-яшел бишек” повестен яза. 1976нче елда Г.Бәширов “Җидегән чишмә” романын иҗат итә.1986нче елда Г.Бәшировка Татарстан АСССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Татарстаның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.һ.б. 1986нче елда Г.Бәшировка Татарстан АСССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Татарстаның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.һ.б. “Кечкенәдән суын эчеп үскән туган авылым чишмәләре, кайларда гына булсам да исемнән чыкмады...” Якты йолдыз яна күгебездә,Гомәр ага әсәрләре күңелебездә.Якын итеп әйткән сүзе телебездә,шундый олылау, насыйп булсын, һәрберебезгә!