Презентация по татарской литературе к произведению Г.Баширова Туган ягым — яшел бишек


“Туган ягым – яшел бишек” “Җидегән чишмәләрдә” Гомәр Бәширов сүзләреСара Садыйкова көе Тема: Әсәрнең автобиографик хасияте Максат: 1. Әсәрнең автобиографик хасиятен билгеләү. 2. Язучының туган ягына, аның табигатенә, кешеләренә булган мөнәсәбәтен өйрәнү. 3. “Туган җир” төшенчәсенең авылдашларыбыз иҗатында ничек яктыртылуын күзәтү. Сораулар1. Г.Бәширов кайчан туган? 2. Г.Бәширов чыгышы белән кайсы яктан?3. Г.Бәширов ничә ел гомер кичергән?4.Г.Бәширов тормышы дәвамында нинди тарихи вакыйгалар шаһиты булган?5. Г.Бәшировның тагын нинди әсәрләре бар? Г.Бәширов биографиясеннән1901 нче елның 7 нче гыйнварында Казан губернасы Арча волосте Яңасала авылында крестьян гаиләсендә туа.7 яшендә остабикәгә, аннан авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр.13 яшендә чит авылда кием теге йөрүче абзыйга өйрәнчек итеп бирәләр, ялланып эшләүнең ачысын-төчесен ул шунда таный.Үзлегеннән укый, аң-белеме үсә, тормышка карашлары ныгый.19 яшендә ул Крта Бирәзә авылында беренче баскыч мәктәп укытучысы итеп билгеләнә.20 яшендә Кызыл армия сафларына алына, Граждан-нар сугышында катнаша.1932 нче елдан соңгы көннәренә кадәр (1999 ел) иҗат дөньясында. Ел саен диярлек мин авылыма кайтып киләм. Кайтам да үземнең балачак, үсмер чак эзеннән, бергә уйнап үскән иптәшләрем, туганнарым, яраткан кешеләрем эзеннән йөрим. Тау астындагы чишмә суларын татып карыйм, урманнарга сугылам, “диңгез күзе”н карап узам... “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең фикереБезне тудырган, кеше иткән гүзәл җирне яратмый мөмкин түгел. “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең темасыГомәр Бәширов үзенең авыр, ләкин бәхетле балачагы турында сөйли. Революциягә кадәрге татар авылының һәр кешесе яшәү өчен көрәшергә тиеш булган, ләкин бәхетле, матур мизгелләр дә булган аның тормышында. Фотосурәтләр буйлап сәяхәт Мария Логинова - Пашина Туган туфракТуган туфрак ата-баба эзен саклаган,Эзләрен сукмагы буйлап күпме ташыган.Атам-анам йөрәк җылысын аңа күчергән,Җиң сызганып маңгай тирен күпме эчергән.Күкрәк куеп аны дошманнан атам яклаган,Шул туфрактан газизрәкне ул бит тапмаган. Мария Логинова-Пашина Туган җир – ата-бабалардан калган мирас, шуңа да ул безгә кадерле. Габидуллина Миннегасимә апа Әле һаман ап-ак басу-кырлар,Бизәлерләр тиздән яшелгә.Чын йөрәктән яратамын, авылым,Шуңа күрә синдә яшим дә. Габидуллина Миннегасимә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» автобиографик повесте Тест 1. «Туган ягым - яшел бишек» жанры буенчаА) биографик повестьБ) автобиографик повестьВ) автобиографик роман2. Әсәрнең беренче бүлегенең исемеА) “Җирән кашка кайгысы”Б) “Кара айгыр сагышы”В) “Җирән кашка сагышы”3. Гомәр туган авылның исеме кайсы?А) КушлавычБ) ЯңасалаВ) Сыркыды Тест 4. Бәшир абыйлар гаиләсендә ничә бала тәрбияләнә?А) 4 ( 2 малай, 2 кыз)Б) 3 ( 2 малай, 1 кыз)В) 3 ( 1 малай, 2 кыз)5. Гомәр Бәшировның авыл тормышына багышланган тагын берәр әсәренең исеме.А) “Агыйдел”Б) “Алмачуар”В) “Җидегән чишмә”6. Әсәрләрнең кайсы автобиографик түгел?А) “Акчарлаклар”Б) “Исемдә калганнар”В) “Малайлыкта кунакта”7. Әсәргә эпиграф итеп, Г.Бәширов кайсы шагыйрьнең сүзләрен алган?А) М.Ю.ЛермонтовБ) Г.ТукайВ) А.С.Пушкин Өй эшеСочинение язарга әзерләнү. 1“Халкымның күңел байлыгы” 2”Туган як – кадерле төбәк”М.Логинованың авылыбызга багышланган шигырьләре белән танышу.Авылыбызда сакланып калган гадәт-йолалар турында сөйләргә әзерләнү.