Презентация классного часа про космос


Җир һәм галәм уллары ЮрийАлексей улы Гагарин Юрий Алексей улы Гагарин 1934 елның 9 мартында Гжатск районы (хәзерге Смоленск өлкәсе Гагарин районы) Клушино авылында туган. Анда аның балачагы үткән. Әтисе, Алексей Иван улы Гагарин (1902—1973), - балта остасы , әнисе, Анна Тимофей кызы Матвеева (1903—1984), - сөтчелек фермасында эшләгән. 1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан дөньяда беренче «Восток» космик кораблендә Юрий Гагарин галәмгә старт алды. Бу батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1962 елның 12 апреленнән бу көн Космонавтика көне дип игълан ителде. Юрий Гагаринга һәйкәлләр куелган. Ул һәрчак безнең күңелләрдә. БелемлеИгътибарлыХезмәт сөючәнСәламәтТәртиплеҖаваплыКөчле ихтиярлы



Авылыбыз горурлыгы- Исрафилов Рәхимҗан Мөбәрәк улыИсрафилов Рәхимҗан Мөбәрәк улы 1959 елның 1 январенда Азнакай районы Чубар-Абдул авылында туган. 6 класска кадәр авылда, 7-10 классларны Азнакайның 2 урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Оренбургка летчиклар әзерли торган училищега укырга керә, анда 4 ел белем ала. Укуын тәмамлагач, аны Владивостокка Партизанск районы Николаевка горнизонына җибәрәләр. Аның күкрәген “Намуслы хәрби хезмәте өчен” медаленең Ι-ΙΙ-ΙΙΙ дәрәҗәсе, Нестеров, адмирал Горшков медальләре бизи. Улы Максим да аның юлыннан бара. Ул да очучы. Фахразиев Марат Марсель улы Фахразиев Марат Марсель улы 1990 елның 16 июлендә Азнакай районы Мәндәй авылында туган. Әтисе шофер, әнисе укытучы булып эшли. 2001 елны Чубар-Абдул гомуми урта мәктәбен тәмамлагач Краснодар очучылар училищесына укырга керә. Хәзерге вакытта хәрби очучы булып хезмәт итә. Тест .1.Кешене космоска беренче очырганчы ,галимнәр хайваннарда эксперимент үткәргәннәр. Әгәр дә 30 һәм 2 нең тапкырчыгышын тапсагыз эксперимент үткәргәндә ничә этнең космоска очканын белерсез.б) 60 эт2. Этләрнең авырлыгы 30 һәм 5 нең өлешенә туры килгәнен генә сайлап алганнар.с) 6 кг3.Этләрнең биеклеге 7 һәм 5 нең тапкырчыгышына туры килергә тиеш булган.с) 35 см4. 51 дән 24 не алсагыз Юрий Гагаринның ничә яшьтә космоска очканын белерсез ?а) 27 яшь5. Юрий Гагарин космоста 1 сәг 48 мин булган . Ул космоста ничә минут булган ?а) 108 мин