Интеллектуальная викторина «Н?рс?? Кайда? Кайчан?»


Нәрсә? Кайда? Кайчан? Сорау 1. Бу урынга бары тик көньяктан гына килеп була. Копмасның ике угы да көньякны күрсәтә, җил дә көньяктан гына исә. Бу нинди урын? Җир шарында берүк вакытта караңгы төн һәм якты көн булган ил бармы? Самолет төньякка юл алды. Очыш башлануга тәүлек чамасы вакыт узды, ләкин самолет юнәлешен үзгәртмәде. Кинәт.....нәрсә бу? Самолетның көньяк юнәлеш буенча очуы ачыкланды. Нәрсә булды соң? Самолет юнәлешен үзгәртмичә башта төньякка, ә соңыннан көньякка юнәлде. Сез моны ничек аңлатырсыз? Самолет Киев шәһәреннән күтәрелде дә төньяк-көнчыгышка таба очып китте. Ул очышын юнәлешне үзгәртмичә дәвам итсә, Җир шарының кайсы ноктасына барып җитәр? Ике самолет берүк вакытта күккә күтәрелде. Берсе Санкт-Петербургтан, икенчесе Африка-дагы Эдуард күле яныннан. Икесенең дә күтә-релү урыннары көнчыгыш озынлыкның 300 да. Икесе дә параллель юнәлештә көнчыгышка очып, беренче самолет Магаданга, икенчесе көньяккарак тайпылып Яңа Гвинеянең Маклай ярына борылып төште. Ике пункт та чама белән көнчыгыш озынлыкның 500 да. Бу ике самолетның кайсысы билгеләнгән урынга тизрәк барып җиткән? Ни өчен? Евразиядәге ике диңгез - урыннары, температуралары һәм аталышлары белән капма-каршы. Болар нинди диңгезләр? Сезнең фикерегезчә нинди урында басып торган кеше Җир үзәгенә якын тора? Ни өчен? Кайда салкынрак: төньяк полюста-мы, әллә көньяк полюстамы? Ни өчен? Җир өстендә кешеләр нинди авыру белән авырмыйлар? “Көн белән төн үтте, тәүлек бетте” дигән халык әйтеме һәрвакыт-та(һәркайда) да дөресме? Бу приборны уйлап чыгарырга сылтау булып гади насос хезмәт иткән. 17 гасырның урталарына кадәр суның насостагы күтәрелешен “табигаьтнең бушлыктан куркуы” дип аңлатканнар. Ләкин Флоренциядә суны насос белән 10 метрдан артык күтәргәч аның бүтән өскә менмәвенә игътибар иткәннәр. Бу тәҗрибәне Галилеоның укучысы Торричелли 1643 елда терекөмеш белән эшли.Ул терекөмеш белән бер башы ябыштырылган пыяла көпшәне тутыра да, ябыштырылган башын өскә каратып икенче башын савытка тыга. Көпшә башыннан бармагын алгач, трубка эчендәге терекөмеш биеклеге савыттагы терекөмеш өслегеннән 760 мм биеклектә кала, ә өске өлеше буш кала. Шулай итеп Торричелли бу приборга дөрес теория бирә. Бу теория буенча “көпшәдәге сыеклык баганасы һаваның савыттагы сыеклыкка басымын тигезләштерә”. Сүз нинди прибор турында бара? “Төньяк полюс-1” станциясе метеоро-логы Е.К.Федоров очыш алдыннан дус полярникларына болай ди: Алдарак безнең өчен бернинди вакыт та төгәл булмаячак. Мәскәү, Нью-Йорк, Гринвич вакытлары безгә хезмәт итмәячәк. Ул ни өчен шулай дигән? Моннан 150 еллар элек якут сәүдәгәре Шергин, кое казытмакчы булып, эшче-ләр яллый. Көн арты көн үтә, 116,4 м. тирәнлектә кое казыла. Тик су чыкмый. Сез моны ничек аңлатырсыз? 1939 елның 7 августында Әлмәт районы Югары Акташ авылы янындагы басуда бер трактор, җир сөргәндә, кинәт җир астына убылып төшеп китә. Соңыннан бу урында 52 м. киңлектә чокыр хасил була, төбендә су күренә. Диндар кешеләр, бу ходай кушуы буенча эшләнгән эш диләр. Сез моны ничек аңлатырсыз? Татарстанда еллык явым- төшем күләме 380-500 мм тәшкил итә. Ләкин явым-төшем күләме буенча үзе белән бер киңлектә ятучы көнбатыштагы күп өлкәләрдән калыша. Сез моны ничек аңлатырсыз? Татарстан нефть чыгарыла торган төбәк. Ул ничәнче елда чыгарыла башлый һәм кайда? Бу вакыйга Бөек Новгород мөстәкыйль дәүләт булганда була. Шәһәр эшләрен идарә иткән совет башында бервакыт епископ Иоанн торган. Рухани булса да, халык арасында әшәкелеге турында сүзләр йөргән. Шул чак бәла-каза, корылык башланган. Ачлык килгән. Моңа епископны гаепләп, шуның аркасында аллаһы тәгаләнең каргышы төште, диләр. Ярсыган ач кешеләр руханине батырып үтерергә телиләр, тик кире уйлап салга утыртып җибәрәләр. Менә шунда искиткеч бер хәл була: сал агымга каршы йөзә башлаган. Халык моны могҗизага санаган һәм алла епископны яклап чыкты дип Иоаннан гафу үтенә башлаган. Сез бу күренешне ничек аңлатырсыз? Җиңүчеләрне котлыйбыз!