Презентацию по татарской литературе на тему Фатих Х?сни и?аты


Фатих Хөсни (1908 – 1996) Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов 1908 елның 3 февралендәТатарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авылда ала. Теләче КАЗАН 1924-1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый. 1927-1930 еллар арасында Казанда чыккан «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналлары битләрендә яшь авторның дистәләгән романтик рухтагы лирик шигырьләре дөнья күрә. Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — «Җәй башы» (1950), «Авыл өстендә йолдызлар» (1953), «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1962), «Гыйльмениса һәм анын күршеләре» (1968), «Мәйдан» (1970), «Алтын эзләүчеләр» (1973), «Без яшь идек» (1975), «Картая белмәс картлык» (1977) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. Фатих Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, «Казан утлары» журналы редколлегиясендә әгъза булып тора. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь Революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә. Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә. Фатих Хөсни (1908 – 1996) Хронологик таблица Дата Вакыйга 1908 ел, 3 февраль Фатих Хөсни Татарстанның Теләче районында Олы Мәтәскә авылында туа. 1924 ел Ф.Хөсни Мулланур Вахитов исемендәге мәктәпнең 5нче сыйныфына укырга керә. 1929-1933 еллар Казан финанс-икътисад институтында укый. 1933-1935 еллар Армиядә хезмәт итә. 1942 ел “Йөзек кашы” повестен иҗат итә. 1950-1960 еллар “Җәй башы”, “Авыл өстендә йолдызлар”, “Җәяүле кеше сукмагы”, “Утызынчы еллар”, Гыйльмениса” һәм башка әсәрләрен иҗат итә. Дата Вакыйга 1972 ел Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. 1993 ел “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән исем бирелә. 1996 ел, 19 май Ф. Хөсни озак авырудан соң вафат була. Фатих Хөсни (1908 – 1996) Игътибарыгыз өчен рәхмәт.