Б?ек Ватан сугышы ка?арманнары


Бөек Ватан сугышы. Кайчан башланган?22 июнь 1945 ел, иртәнеге 4Күпме дәвам иткән?3 ел 10 ай 18 көн
Кереш.Яудан соң даНик солдатлар түгел,Үлем кәгазьләре агылган?Йә, кем әйтә алаУл сугышныУзмаган дип безнең авылдан?! Безнең авыл.Сугышка безнең авылдан 400 артык кеше киткән. Шулар арасында сезнең дә әтиләрегезнең, үзегезнең бабаларыгыз бар. Әйдәгез алар турында сөйләшеп алыйк әле. Сафин Мостафа Вафа улыМинем әбием Җәмиләнең әтисе – Сафин Мостафа Вафа улы 1906 елда туган. Сугышка 1941 елның август аенда киткән, аңа 35 яшь булган.1943 елда ул каты яралана һәм нәтиҗәдә бер аягын тулысы белән диярлек югалта. Сугыш тынып торган арада улгән солдатларны җирләгәннәр, яралыларын госпитальләргә озатканнар. Минем бабамны сугыш кырыннан өйрәтелгән санитар этләр тапканнар. Ул 6 ай буе дәваланган. 1944 елның гыйнвар аенда Келәүле станциясенә кадәр санитар туташлар озата кайта. Ә аннан ашлык китергән олауларга утырып үз авылына кайтып җитә алган. Батырлыг өчен ул күп орден – медальләр белән бүләкләнгән. Аяксыз булуына карамастан , колхоз эшләрендә дә катнашкан, балта остасы да булган. Нәҗипов Зиннур Нәҗип улыМинем Ришат бабамның әтисе – Нәҗипов Зиннур Нәҗип улы. Сугышны ул 1942 елда башлый. Себер флотында торпеддалы катерда моряк булып фашистларга каршы көрәшә. Зур батырлыклар күрсәтә. Бер бәрелеш вакытында җилкәсе яралана. Ул бары тик 1946 елны гына туган якларына кайтып җитә ала. Камалтдинов Фәрзетдин Гайнетдин улы.Минем әтиемнең бабасы Камалтдинов Фәрзетдин Гайнетдин улы 1911 елда туа. 1941 елда, бабам өч баласын калдырып сугышка китә. 1942 елда яраланып әсирлеккә эләгә. Анда алар ачтан үлмәс өчен үсемлек тамырларын, агач кайрыларын ашаганнар. Зур михнәтләр күргән ул. 1945 елда аларны совет гаскәрләре азат иткән. Сугыштан соң бабам 74 яшенә кадәр колхозда эшләгән, ә аннан соң авылыбызның хәзрәте вазифаларын үти. Бабам белән әбием 6 бала үстереп, укытып аларны олы тормыш юлына аяк бастырган. Хәзер аларның 11 онык, 23 оныкчыклары бар. Шуларга сөенеп алар 65 ел гомер иткәннәр. Бүгенге көндә бабам исән түгел инде. Ул 91 яшендә вафат булган. Аның истәлеге итеп, медальләрен саклыйбыз. Зиатдинов Хаҗип Фатыйх улыӘтиемнең әтисе - Зиатдинов Хаҗип Фатыйх улы 26 яшендә 1941 елны сугышка китә. Ул пехотада була. Берничә каты бәрелештә ике тапкыр пуля тиеп, яралана. Ул бары тик 1947 елда гына туган якларына кайтып җитә ала. Хуббатуллин Сираҗетдин Ямалтдин улы. Ул 1942 елда сугышка китә. 1943 елның апрель аенда кулы яраланып кайта. Кулы төзәлгәч, 1943 елның августында яңадан дошманнарга каршы сугышка китә. Ул анда фашистларга каршы аяусыз көрәшкән һәм исән –сау 1945 елда өенә кайткан. Саубанов Сафуан Сәүбән улы. Әниемнең бабасы гаиләсе белән. Өстә Тальма әбием. Бабам 1941 елда сугышка китә. 1944 елда яраланып өенә кайта. Бөек җиңү!Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып; Килде ул көн горур күкрәкләрдә Орден, медальләрне чыңлатып.1945 елның 9 мае. Дан аларга!Ветераннар, ветераннарСезгә хөрмәт, ихтирамнар,Сез булганда матур булып, Алсу булып ата таңнар.Сугышта булып арыслан,Ватанга җиңү яулаган,Тыныч хезмәттә дан алган,Һәр ветеран – чын каһарман.