Мастер класс на тему: Татар теле ??м ?д?бияты д?ресл?ренд? сингапур алымнарын кулланып эшл??. Часть 2.


Татар теле дәресләрендә Сингапур алымын куллану КРИЭЙТИВ КУЭСЧЕНС (CREATIVE QUESTIONS) Шалкан әкияте Шалкан Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде.Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый. Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды. Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый. Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый. Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды. Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә. Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый. Песи тычканны чакырып китерде. Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга ябышты. Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулап тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты. Сертотмас үрдәк Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән? Минем текстымДуслык,татулык кайда да кирәк. Шат күңелле, көләч йөзле. матур, эшчән укытучылар белән эшләү үзе бер бәхет. Без укучылар күңеленә әдәплелек, яхшылык ,матурлык, ышанычлылык орлыклары чәчүчеләр. Кадерле хезмәттәшләрләрем! Сезне киләчәк Яңа ел бәйрәме белән тәбриклим. Мин сезне-һәрберегезне хөрмәт итәм,сезнең киңәшләрегезне тотып эшлим.Тагын да шулай дуслыкта, аңлашып яшәргә насыйп булсын!