Презентация на тему «Тел д?ресл?ренд? Габдулла Тукай ?с?рл?рен файдалану»


Сыйфат сүз төркемен өйрәнгәндә кулланыла торган мисалларның кайберләре1. Ишеттем мин кичә: берәү җырлыйЧын безнеңчә матур, милли көй;Башка килә уйлар төрле-төрле, -Әллә нинди зарлы, моңлы көй. (Милли моңнар”)2. “Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,Моннан зуррак Бүре башын китер табып!”(“Кәҗә белән Сарык”)3. Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,Кырыклап басмасы бар – бик авыр һәм дә озын баскыч.(“Баскыч”) Боерык фигыльләргә мисаллар1. Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә – көн, Эшләп аргачтан, бирелгәндер тыныч йокларга төн. Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын; Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн. (“Эш”)2. Синең кулда: теләсәң – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул. (“Ике юл”)3. Ничек тормак тиеш, дустым? – дисеңме, -Шулай тор: бик кысып тот син кесәңне.Һаман сак бул, кара ул як, бу якны;Хосусән сак тоту лазем колакны.4. Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда алла бар;Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар! (“Киңәш”)5. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:“И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!”(“Эш беткәч, уйнарга ярый”) Тиңдәш кисәкләр темасын үткәч, белемнәрен тирәнәйтү дәресе “Туган җиремә”Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.Ул таныш кырлар, болыннар тартты әувәл хиссеми;Тарата торгач, куймады, кайтарды ахыр җисмеми.Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине, Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине,-Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;Алдагы дүрт ягымны ялкын якмады, харкъ итмәде.Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синеңҖанга ягымлы икәндер ялкының вә дулкының!Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;Барча, барча, ак оек, киндер, чабата, ыштырың!Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың. Компьютерда эш Тыныш билгеләрен куярга, тиңдәш кисәкләрнең астына сызаргаҖиһанның эсселеген салкынын бозын күрдем карын күрдем;Ниләр күрсә бөтен үксез – барын күрдем барын күрдем.Хәзер шатлык уен көлке телим инде җитәрлек күп...; Сөрәм, котрып тәмам тилреп, фани дөнья сафасын мин;Кире алсын явыз тәкъдир үзе салган хафасын, дим. (“Монафикъка”) №1Тиңдәш кисәкләр астына сызарга1)...Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.2)Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар. (“Чыршы”) №2Тиңдәш кисәкләр астына сызаргаЗур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.2) Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. (“Эшкә өндәү”) №1Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, тиешле тыныш билгеләрен куярга1.Мин кызыкмыйм һич кешенең малы милке бәхетенә,Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхетенә.2.Көнче күз салмыйм кешенең йорт – җиренә нигезенә,Бер дә янмый күзләрем атлар сыер һәм үгезенә.3.Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы,Әйдә тик сөрсен сафа дим, ишкәч ихсан Алласы.(“Тәүбә вә истигъфар”) №2Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, тиешле тыныш билгеләрен куярга1.Әй бәһале әй кадерле әй гөнаһсыз яшь бала!Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага!(“Таян аллага”)2.Кояш әйтте: “Һаман мин яктыртырмын Вә бер дә батмамын янып торырмын”.3.Диде Яңгыр да: “Һәр көнне явармынКара җирне юешләр елгалармын”.(“Яңгыр илә кояш”) №1.“Яхшылык кылган аш җыйган, яманлык кылган таш җыйган” мәкаленә таянып, кечкенә генә хикәя төзегез, хикәягездә тиңдәш кисәкләр дә булсын. №2.“Эш беткәч, уйнарга ярый” мәкаленә таянып, кечкенә генә хикәя төзегез, хикәягездә тиңдәш кисәкләр дә булсын. Тезмә һәм кушма җөмләләргә мисаллар “Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”. (“Туган авыл”) ( иярчен җөмләсе – кире шарт мәгънәдә): Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,Җил шул вакыт җилбер – җилбер итеп исә. (“Ай һәм Кояш”) (иярчен җөмләсе вакыт мәгънәсендә)Тезмә кушма җөмләләр:Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан. (“Тормыш”)Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. (“Пар ат”) ТестМондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. (“Пар ат”)Бу җөмләнең схемасы мондый:а) […] – […].ә) […] , […].б) […] ; […].2. Эрергә башлады бозлар (1) вә карлар (2)Томаннар чыктылар җирдән (3) вә карлар. (“Яз”)Бу җөмләдә өтер кайсы урында куела?а) 1; ә) 2; б) 3.3. Без сугышта юлбарыстан көчлебезБез тынычта аттан артык эшлибез. (“Олугъ юбилей...”)Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе куела?а) сызык; ә) өтер; б) нокталы өтер. .4. Саргая таллар (1) усаклар (2) алмагачлар һәм каен (3)Хәстә төсле (4) арта сары төс аларда көн саен. (“Чыршы”)Бу җөмләгә түбәндәге тыныш билгеләре кирәк:а) өтер, өтер, нокталы өтер, өтер;ә) нокталы өтер, өтер, өтер;б) өтер, нокталы өтер, өтер, өтер.. 5. Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары. (“Чыршы”)Бу тезмә кушма җөмләдә ничә гади җөмлә бар?а) 3; ә) 2; б) 4.6. Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем. (“Көз”)Бу җөмлә:а) тезмә кушма җөмлә;ә) аерымланган хәле булган гади җөмлә;б) тиңдәш хәбәрле гади җөмлә.7. Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз!Бу мисалда нинди күренешләр санала?а) бер үк вакытта булган;ә) төрле вакытта булган;б) бер-берсенә каршы куелган күренешләр.8. “Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олугъ саф диңгез ул,Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул”.Бу җөмләдә сызык:а)ия белән хәбәр арасындагы сызык;ә) аныкланмыш белән аныклагыч арасындагы сызык;б) тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасындагы сызык. Тест җавапларыБӘӘААБАА