Презентация по татарской литературе на тему Роберт Ми?нуллин — балалар шагыйре (4 класс)


Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре Әзерләде: Шәйдуллина Л. М. Роберт Миңнуллин  (1948 нче ел, 1 нче август, Башкортстан, Илеш районы, Нәҗәде авылы) — күренекле шагыйрь, сәясәтче, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты. Роберт Миңнуллинның китаплары Балалар шигърияты Балалар шигъриятен популярлаштыруда аның роле зур. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра. Ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. «Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982елда М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга. «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яулады. «Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә – Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды.  1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә. Балалар өчен җырлары « Күңелле тәнәфес»( Р.Яхин муз.), «Әйлән-бәйлән», «Яңгыр җыры» ( Ф.Әбүбәкиров муз.),«Әни кирәк», «Кызыл тавык» ( М. Шәмсетдинова муз.), «Әйдәгез, дуслашабыз» (Р.Абдуллин муз.), «Сандугач» (И.Якупов муз.), «Зоопаркта» (Л.Хәйретдинова муз.), «Светофор» (Т.Вәлиев муз.) Әдип турында әдип “Тел үзе генә матур була алмый. Телнең матурлыгы – тормыш белән бергә үрелгәндә генә. Тел һәрвакыт җир, халык, ил кебек төшенчәләр белән бергә йөри. Алар – аерылгысыз. Роберт шигырьләрендә шушыларның барысын бергә бәйләгән нәрсә - гадилек.”Сибгат Хәким Әдип турында әдип “Роберт Миңнуллинның күп кенә шигрьләре мәктәп дәреслекләренә кергән. Басылып чыккан егермеләп китабы да, туган тел дәреслеге, тормыш дәреслеге буларак, укучыга да, укытучыга да бик кирәк. Телебез-җаныбызның матурлыгын да, байлыгын да мавыктыргыч итеп күрсәтә алган ярдәмлек аның китаплары”.Шәүкәт Галиев, 1994 Әдип турында әдип “Теле образлы, тапкыр, мөлаем... Ритмы тигез, рифмалары – ятышлы. Шигырьдә лирика белән юморны куша белергә омтылуын да мин Робертның әйбәт ягы ди карыйм.”Илдар Юзеев, 1973 Әдип турында әдип “... Шөкер,син “Миң” дә, “Миңнул” да, “Миңнулла” да булып китмәгәнсең, реформага бирешми, Роберт Миңнуллин көе калгансың. Чөнки шул исемле генә шагыйрь булды, бар, булыр!”Мостай Кәрим, Башкортстанның халык шагыйре, 1995 Әдип турында әдип “Чыннан да, Р. Миңнуллин – бүгенге чор татар балалар шигъриятен әйдәп баручы, чын мәгънәсендә “балаларның куанычы” булган талантлы шәхес. Ул балалар күңеленә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия.”Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре докторы Әдип турында әдип Сергей Михалков исә: “Никто не любит читать скучные книги, пусть даже они очень полезные и умные. Роберт Миннуллин пишет весело и интересно... Но поэт в своих стихах не только развлекает, но и учит,” - ди язган шагыйрьнең “Глядит в окошко человек” китабына кереш сүзендә. “Портрет Роберта Миннуллина”. Фиринат Халиков Р. Миңнуллин коллекциясеннән Илдар Зарипов Туган як Басуда Р. Миңнуллин коллекциясеннән Фаил Зиязов Запах полыни Хлеб да соль Р. Миңнуллин коллекциясеннән Эрот Зарипов Портрет Р. Миннуллина Р. Миңнуллин коллекциясеннән Зөфәр Гыймаев Подсолнухи Р. Миңнуллин коллекциясеннән Нәҗип Нәккаш Р. Миңнуллин коллекциясеннән Тугра Р.Миннуллина Шамил Шәйдуллин Тансылу Сабантуй Р. Миңнуллин коллекциясеннән Без танышасы әсәрләре “Әни, мин көчек күрдем”.“Спортның яңа төре”. Кулланылган әдәбият 1.Миннуллин Роберт. Сайланма әсәрләр: II, III,IV китаплар. – Казан: Мәгариф, 2004.2. Миннуллин Р. М. Сайланма әсәрләр/ “Мәктәп китапханәсе” сериясеннән хрестоматия. – 61 т. – Казан: Татарстан Республикасы “ХӘТЕР” нәшрияты, 2014.3.art16.ru›gallery2…articles/kollekciya…minnullina/ ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!