Презентация по татарскому языку на тему Изложение язарга ?йр?н?без — БРТ


ИзложениеИзложение язу өчен 60 минут вакыт бирелә.Текст ике тапкыр укыла. Беренче тапкыр укуга 3-4 минут, укылган текстны аңлауга 5 минут. Икенче кат укуга 3-4 минут вакыт бирелә. Изложение язу вакыты – 45 минут. Шуның 15-20 минутын бланкка күчереп язарга бүләргә кирәк. Эшләү эзлеклелеге1.Башлангыч текстны тыңлагыз.2.Текстның темасын (Текст нәрсә турында?) һәм идеясен (Автор нәрсә әйтергә теләгән?) билгеләгез.3. Вакыйгалар һәм фикерләрнең эзлеклелеген, текст төзелешенең үзенчәлеген билгеләгез:хикәяләүдә-вакыйгаларның башланып китүе, барышы, бетүе.тасвирлауда-сөйләм предметы, төп билгеләре.фикерләүдә-гомуми фикерләр, дәлилләр, нәтиҗә.4. Һәр өлешнең микротемаларын аерып, текстның тулы планын төзибез. 5. Текстка туры килә торган кыскарту алымнарын сайлагыз (компрессия).6.Әлеге алымнарны кулланып, төп мәгълүматны һәм барлык микротемаларны саклап, текстны кыскартыгыз.7. Изложениедә мәгънәви бәйләнешне һәм автор фикере саклануны тикшерегез.8. Изложениене языгыз. 9. Үзегезнең тестны кабаттан укыгыз һәм андагы сүзләрне санагыз ( алар 70 сүздән дә ким булмаска тиеш). Әгәр дә күләме аз булса, киңәйтеп була торган өлешне билгеләгез.10.Изложениенең эчтәлеген кабат укыгыз, хаталарның булу-булмавын тикшереп, текстны языгыз. {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Терәк конспектПланЯзмыш, генетик мирас, ятим Тукай.Мохитнең язмышка йогынтысы – Кырлай (Сәгъди абзый), Җаек – танылган “Мотыйгыя” мәдрәсәсе – шагыйрь булып Казанга кайту.Төп роль: тормыш юлында очраучылар, илдәге сәясәт.1. Бала үз язмышы белән туа.2. Яшәгән мохите, уку, эшләү шартлары, кешенең тырышлыгы, аның язмышына да йогынты ясый.3. Һәр кеше үз язмышында үзе төп рольне башкара. Текст компрессиясенең төп ысуллары Гадәттә, тел күренешләренә һәм эчтәлеккә кагылышлы кыскартулар була. Компрессия ысулларыТөшереп калдыру.кабатлауларны;бер яки берничә синонимны;төгәлли һәм аныклый торган төзелмәләрне;җөмләнең икенчел, мөһим булмаган франментын .2. Гомумиләштерү.тиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүзләр белән;җөмләнең бер өлешен тотрыклы сүзтезмәләр, синонимнар белән. 3. Гадиләштерү.берничә гади җөмләне берләштерү, кушу;җөмләне яки аның өлешләрен гомумиләштерүче мәгънәгә ия булган сүзләр белән;катлаулы җөмләне гади җөмләгә алыштыру; җөмләнең бер өлешен синонимик сүзләр белән;туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.4. Кушу, берләштерү.ике гади яки катлаулы һәм гади җөмләләрне берләштерү. Критерийлар{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Изложениенең эчтәлегеБаллУкучы тыңланган текстның эчтәлеген, микротемаларны төгәл итеп ачкан.2Укучы текстның эчтәлеген ачкан, ләкин бер микротеманы төшереп калдырган яки өстәгән.1Укучы текстның эчтәлеген ачкан, ләкин бердән артык микротеманы төшереп калдырган яки өстәгән.0{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Башлангыч текстны кыскартуБаллУкучы эшнең башыннан ахырына кадәр текстны кыскартуның бер яки берничә алымын кулланган.3Кыскарту текстның 2 микротемасында гына чагылган һәм бер яки берничә алым кулланылган.2Кыскарту текстның 1 микротемасында гына чагылган һәм бер яки берничә алым кулланылган.1Укучы текстны кыскарту алымнарын кулланмаган0 {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Мәгънәви бөтенлек, сөйләм бәйләнешлелеге һәм фикер эзлеклелегеБаллИмтихан эшендә мәгънәви бөтенлек, фикер эзлеклелеге һәм сөйләм бәйләнешлелеге сакланган:логик хаталар юк, текстта эзлеклелек бозылмаган;абзацка бүленештә хата юк.2Имтихан эшендә мәгънәви бөтенлек, фикер эзлеклелеге һәм сөйләм бәйләнешлелеге сакланган:ләкин1 логик хата җибәрелгән, һәм текстны абзацларга бүлүдә бер хата бар.1Имтихан эшендә коммуникатив мәгънә бар,ләкинбердән артык логик хата җибәрелгән һәм текстны абзацларга бүлүдә ике хата бар.0Критерийлар буенча иң югары балл 7