Ишеттем мин кич?, бер?? ?ырлый (Г.Тукай и?атына багышланган кич?)


"Ишеттем мин кичә: берәү җырлый чын безнеңчә матур, милли көй..."Г.Тукайның “Милли моңнар” һәм “Өзелгән өмет” шигырьләрен өйрәнү.
Максатлар1)Укучыларны Габдулла Тукайның шигырьләре белән таныштыру, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында аларның белемнәрен баету;2)Укучыларда шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; тел байлыкларын арттыру логик фикерләү сәләтен үстерү;3)Шигырьләре аша укучыларда бу шәхескә, иҗатына ихтирам һәм соклану хисләре тәрбияләү.

“Тукай – хәтта һәрбер авазның ритмик һәм музыкаль берәмлеген сизеп, үлчәп иҗат иткән шагыйрьләрнең иң күренеклесе” (Г.Халит).
style.rotation
style.rotation Без бүген сезнең белән Габдулла Тукай тормышында зур урын алып торган милли көй, музыка һәм халык җырлары турында сөйләшербез.


Ишеттем мин кичә: берәү җырлыйЧын безнеңчә матур, милли көй...

“Милли моңнар” шигыре
“Милли моңнар” шигыренең язылу тарихыГ.Тукай һәм С. РәмиевСәгыйть Рәмиев
style.rotationppt_wppt_y
style.rotationppt_wppt_y
style.rotationppt_wppt_y
style.rotationppt_wppt_y
style.rotationppt_wppt_y Тәкъдир – язмыш.Михнәт чигү – газап күрү, авыр вакыйгалар аша үтү.Кардәш – туган кеше, бик якын дус.

Шигырьдә халыкның ачы язмышы, моң-сагышлары белән сугарылган җыр тәэсирендә туган шагыйрь уйлары, хис-кичерешләре гәүдәләнә.


Лирик герой – автор. Ул сагыш хисе кичерә, уйлана, борчыла.Лирик геройның хәтере яңара: татар халкы өч йөз ел изелгән, күп михнәтләр күргән. Ата-бабаларының изелеп яшәве лирик геройда шул хисләрне уята.
Милли көй лирик геройда үз халкы белән горурлану хисе тудыра. Ул әсәрдә явыз көч һәм тәртипләргә нәфрәт белдереп, үз халкын хокуклы, бәхетле, азат итеп күрү теләген чагылдыра.
ppt_xxshearppt_x “Тукай шигырьләренең укучыны сихерли торган хосусиятләреннән берсе – аларның гадәттән тыш музыкальный булуларыдыр. Тукай шигырьләре үзләреннән-үзләре укылалар”, - ди әдип Гали Рәхим.
“Өзелгән өмет” шигыре
Нәрсә ул өмет?Өмет кешене яшәтә, алга әйди, бер урында туктап калырга бирми.
ppt_y
ppt_y
Бу әсәр шагыйрьнең авыр чакларында язылганга күрә, ул хәсрәт хисе белән тулы. Бу шагыйрьнең сәламәтлеге начар булуына да бәйле була. Г.Тукай үпкә авыруы белән авырый, күзгә күренеп көннән көн начарая. Бу вакытта нибары 24 яшендә булган Тукай үзенең тормышының яртысы үтте дип саный.
ppt_xxshearppt_x
ppt_xxshearppt_x Заһидулла ЯруллинСалих Сәйдәшев


Саз – музыка коралы.Әшьялар — әйберләр. Һилал — яңа туган ай. Тәбәссем — елмаю. Кәррә — тапкыр.


Лирик герой Тукай белән бик якын тора. Чөнки авыр хисләр кичергән лирик герой өметсез авторга бик якын.Ул милләт, аның язмышы турында уйлана.Лирик герой әнисен искә төшерә, аны сагына. Ул күп югалтулар кичергән.

Әсәрдә әни образы бик көчле итеп бирелгән.Лирик герой әнисен бик ярата, сагына. Кабере янында елый.Ул аны тормыш юлын яктыртучы дип атый.Кабере янында булса да, шагыйрь юаныч ала.





ppt_y Без бу әсәрдә берничә язмыш күрәбез: аерым бер кеше язмышы, милләт язмышы һәм гомумкешелек язмышы.Әсәрдә аларның һәрберсе дә бик көчле итеп бирелгән дип саныйм. Чөнки шигырьдә без аның барысын да тоябыз, күрәбез.
Әдипнең күп әсәрләренә көй язылуы иң әүвәл халык авыз иҗатына, бигрәк тә җыр сәнгатенә, рух байлыгына нигезләнеп иҗат итүеннән килә. Габдулла Тукай шигырьләренең үзләреннән-үзләре җырлап торуларына игътибар иткәнсездер, балалар. Моны икенче төрле музыкальлек дип тә атыйлар.
Иҗатыннан күренгәнчә, Г.Тукай халыкның яшәешен, әхлакый сыйфатларын шушы халык җәүһәрләреннән башка күз алдына да китермәгән. Җырлар бигрәк тә халык тормышындагы авыр моментларны җиңәләйтергә, шатлыкны тагын да зурайтырга булышалар. Гомумән, татар халкы җыр белән яши һәм эшли. Һәм Г.Тукай иҗаты да татар халкы тарихының бер өлеше булып тора.
Өй эше“Милли моңнар” шигырен яттан өйрәнегез, сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләнегез

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!Сау булыгыз!
style.rotationstyle.rotationppt_yppt_yppt_y