?лемсез батырлар (??лилчел?рне ??залап ?тер?г? 70 ел тулуга багышланган кич?)


ҖӘЛИЛЧЕЛӘР Моабит дәфтәрләре Җәлил һәм җәлилчеләр Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан 12 сәг. 36 мин. ка кадәр Берлиндагы Плетцензе төрмә-сендә гильотинада җәзалап үтереләләр. Изге уйлар, таудай теләкләр күп,Сулыйсы иде Ватан һавасын!Дәвам итеп мәңге, кылганнарыбызБер матур җыр булып яңгырасын!Әйе, фашизм палачларының дәһшәтле балтасын гаделлек кылычына тиң булган корыч каләме белән җиңгән баһадир җырчыларның шигырьләре, батырлыклары бөтен дөньяда яшәү тантанасы булып яңгырый һәм яңгыраячак!!! Ярый, дуслар, кызу көннәрдә дәШаяргалап шулай көлешик;Сау булыгыз, Ватан сугышындаҖиңеп кайтып, исән күрешик. М.Жәлил (1906 – 1944) Илдән киттем ил һәм синең өчен, Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алыштыргач, Җирдә миңа тагын ни кала?! Сиңа миннән хәбәр китәрсәләр, “Муса инде үлгән”, - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр. 1944 нче елның 25 августында Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре гильотино балтасы астында өзелә. ҖӘЛИЛЧЕЛӘР Муса Җәлил: “Тик антыма таплар кунмасын!” Гайнан Кормаш Син – халыкның батыр улы,Исемең мәңге онтылмас:Һәрчак безнең йөрәктә син -Гайнан абый Кормаш! Фоат Сәйфелмөлеков Исемнәре мәңге балкыйЯкты йолдызлар кебек.Кыю иптәш һәм көрәштәш –Фәрит абый Сәйфелмөлек. Абдулла Алиш Муса абый ялгыз түгел,-Иптәшләре бар ич:Бер иптәше - әкиятчеАбдулла Алиш! Фоат Булатов Көннәр матур, ак кар ява,Күңелдә дәрт уятып...Тынычлык өчен көрәшкәнФоат абый Булатов! Муса Җәлил Җыр өйрәткән аны хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып.Гомре аның моңлы бер җыр иде,Үлеме дә яңгырый җыр булып. Гариф Шабаеф Кайчандыр безнең шикеллеБулгандыр ул бер сабый...Һәрчак безнең күңелдә син-Шабаев Гариф абый! Әхмәт Симай Язмыш кайчак бик аяусыз-Төрле яклап сыныйСынатмадың, халкым улы-Әхмәт абый Симай! Абдулла Баттал Батырларны барлыйм, дисәң,Тарих дәфтәрләрен актар:Шундый батырларның берсе –Абдулла абый Баттал! Зиннәт Хәсәнов Батырлар турында һәр көнШигырьләр, җырлар туа...Җыр булып яши күңелдәХәсәнов Зиннәтулла! Әхәт Атнашев Дошманнарга каршы батырларКөрәшкәннәр берләшеп.Ул батырларның берсе син-Әхәт абый Атнашев! Галләнур Бохараев Ил – Ватанга ант итәГазиз халкым уллары...Антыңа тугры калдың син-Сәлим абый Бохаров! Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында монумент Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәшебезне тагы да дәвам итә алмавыбызга гына үкенәбез.Муса Җәлил Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсынмадык.Муса Җәлил 1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре” өчен 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә. Муса Җәлил – иң югары дәрәҗәдәге шушы ике дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Исәннәрнең кадерен бел,Үлгәннәрнең-каберен бел! Муса Җәлилнең “Алтынчәч” операсы Бәхеткә юл ярып баргандаЮлдаш ит һәрвакыт халкыңны!Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә,Сүнмәсен Җәлилләр ялкыны! ҖӘЛИЛЧЕЛӘР