Г?лшат З?йнашева и?атын ?йр?н? буенча презентация


Сыйныфтан тыш уку дәресеГөлшат Зәйнашева “Әбиемне яратам”
Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 – 2005 ПланГ.Зәйнашеваның тормышы кайсы яклары белән кызыклы булуын ачыклау, чыгышлар тыңлау.“Әбиемне яратам” китабына кергән шигырьләре белән танышу, шигырьләрдә авторның табышын билгеләү.Шагыйрәнең иҗаты кемгә башланган? Ул аларда нинди сыйфатларны төзәтергә тели? соравына җавап бирү. 1928 елның 13 гыйнварында Тукай районы Иске Теләнче авылында туа. 1930 елдан Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яши, укый.Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Минзәлә педагогия училищесында укый. 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. “Кәнсиртебезне башлыйбыз! Җырлый Гөлшат Зәйнашева” Нинди авыл ул, дисәгез,Моңлы авыл Тәкермән.Китсәң, сагынып кайтасың,Мәңге чыкмый хәтердән. Минзәлә педагогия училищесы Безнең яшьлек кырыс яшьлек булды,Назланырга вакыт тимәде.Никтер яшьлегемдәй кырыс уйларКүңелемне бүген биләде.Бездән бары бер-ике яшь өлкәнБергә уйнап-үскән егетләрКиттеләр дә югалдылар... бүгенТөштә генә күргән кебекләр.Ә без, хатын-кызлар, тылда калдык,Арба-чаналарга җигелдек.Әти, абый, сөйгән егетләрнеАлмаштырып, кырга юнәлдек.Гармун юкта, такмак әйтеп биеп,Күңел ача идек җыр белән.Еласак, еладык бергә, үксепУрылмыйча калган җир белән. Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәрриреТатарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир Радиокомитетта музыкаль тапшырулар мөхәррире Г.Тукай исемендәге клуб директорыПрофессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм бер пәрдәле пьесалары «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» җыентыкларында басыла.«Рамай» исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куела. 1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исеме белән беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. «Туган жирем —Татарстан» (А.Ключарев музыкасы), «Китмә, сандугач» (Р.Яхин музыкасы), «Менәргә иде Урал тауларына» (М.Мозаффаров музыкасы), «Үз илемдә» (С.Садыйкова музыкасы), «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (З.Гыйбадуллин музыкасы), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Б.Гайсин музыкасы), «Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев музыкасы), «Аерылмагыз» (Ч.Зиннәтуллина музыкасы), «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин музыкасы) «Илле җыр» исемле китабы өчен 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.Татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була. Җырларым бар, моңнарым барЙөрәк түремдә.Җыр белән чын дуслар таптымТуган җиремдә. Г.Зәйнашеваның туган авылы:1) Тукай районы Иске Теләнче авылы2) Минзәлә районының Югары Тәкермән авылы3) Минзәлә шәһәре.2. Г.Зәйнашева кайсы уку йортында укымаган?1) Минзәлә шәһәре гимназиясендә2) Минзәлә педагогия училищесында3) Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә. 3. Г.Зәйнашева хезмәт юлын кайсы эшчәнлектән башлый?1) Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире булып2) Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры 3) профессионал язучы. 4. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем нинди хезмәтләре өчен бирелә? 1) татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2) сәхнә әсәрләре өчен3) тәрҗемә эше өчен. 5. Авторы Г.Зәйнашеваныкы булмаган сәхнә әсәрләрен билгеләргә:1) «Рамай»2) «Язмышлар һәм ялгышлар»3) «Әлдермештән Әлмәндәр». 6. Г.Зәйнашеваның кайсы сәхнә әсәре Минзәлә театры тарафыннан куелмаган?1) «Рамай»2) «Язмышлар һәм ялгышлар»3) «Гайфи бабай, өйлән давай».   7. «Илле җыр» исемле китабы өчен Г.Зәйнашева нинди бүләккә лаек була?1) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә2) СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы3) Рәшит Гәрәй бүләге. Чәчтем шалкан.Чәчтем шалкан, чыкты кишер,Җыеп алдым чөгендер.Кып-кызыл эре чөгендер,Һич тә ялган түгелдер.Чөгендерне кайнаттымда,Ясадым ап-ак шикәр.Шундый тәмле шикәр чыкты,Исең-акылың китәр!Шикәрнең вак-вак кисәгенЧәчтем җиргә мин кабат.Түтәл, түтәл, түтәл булыпҮсте җирдә шоколад!И йөрим, йөрим бакчадАшап шоколад кына.Һич тә ялган сөйләмимен,Арттырамын чак кына! {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}"Иң яхшы дәү әни”“Татарча ничек?”"сөйкемле дәү әни”“Спортсмен әби”"иң кунакчыл дәү әни”“Тиктормас”" иң юмарт дәү әни”“Безнең бакчада”"иң җитез дәү әни”“Алтын куллар”"иң яшь дәү әни”“Безнең инеш”"иң акыллы дәү әни”“Гөлҗимеш”"иң шаян дәү әни”“КамАЗ чәчәкләре”"иң эшчән дәү әни”“Гөлүсә”" иң тәҗрибәле дәү әни”“Пеләш башлы курчак”" чиста күңелле дәү әни”“Бияләй түгел, перчаткы”" саф телле дәү әни”“Авылда” “Корбан исемле малай турында әкият” Кешеләр, яратыгыз бер-берегезнеЯрату озынайтыр гомерегезне... Нәрсә калдырам мин, китсәм,Бу якты дөньядан, дим?..Яктыртыр өчен тагын даНи кылдым мин аңа, дим.Гашыйк булып бу дөньягаТик җырлап үтте гомер.Үзләре гашыйклар гынаХәлемне белсә белер.Калса калыр, бәлки, моңым,Җырым кинәт бүленеп,Туган як каеннарының Яфрагына эленеп. {5940675A-B579-460E-94D1-54222C63F5DA}12345678910111213 Кроссворд сораулары:Мәзәкләрне кем уйлап чыгарган? Морожныйның татарча атамасы. Г.Зәйнашева җидееллык мәктәпне тәмамлаган авыл исеме. Г. Ибраһимов хикәясе. Төп герое – Закир. “Мин дә ...гә китәм Дип йөри Илсөя дә”.Г.Зәйнашевага “Илле җыр” китабы өчен бирелгән бүләк. 7 “Әкият түгел, чындыр, Әби булган ...!” Сәхнәдә уйнау өчен язылган әсәр жанры. “Әби әйтә: “Иң элек син ... бул, улым”. “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе авторы Музыкалы комедия жанрындагы сәхнә әсәре. Көлкеле әсәрнең бер төре. “Тәмле әйбер ашаганда ... йотма, диде”. {5940675A-B579-460E-94D1-54222C63F5DA}ХАЛЫКТУҢДЫРМАХУҖӘМӘТАЛМАЧУАРПЕНСИЯГӘТУКАЙБҮЛӘГЕСПОРТСМЕНДРАМАКЕШЕТМИҢНУЛЛИНВОДЕВИЛЬСАТИРАТЕЛЕҢНЕ