Мастер-класс “Башлангыч сыйныфларда баланы укырга ?йр?т? (учить учиться)” . Презентация.


Мөслим гимназиясенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы“Башлангыч сыйныфларда баланы укырга өйрәтү (учить учиться)” Максат Укытучыларның, дәрестә эшчәнлекле юнәлешне нигез итеп алып, укучыларның уку эшчәнлеге белән идарә итә белүләрен камилләштерү.Бурычлар 1. Аралашу һәм хезмәттәшек итү өчен коллегаларга уңай шартлар тудыру 2. Дәрестә баланы укырга өйрәтү алымнары белән таныштыру


Мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән баланы учымдагы кошчыкка тиңлим
Баланы укырга өйрәтү- баланы үз алдына максат куярга өйрәтү һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә җиткерү. Мөслим гимназиясендә кунакта
Төркемнәрдә эш1 нче төркем- танып белү2 нче төркем- регулятив3 нче төркем- шәхси4 нче төркем- коммуникатив Танып белү гамәлләребалалар сүздә аваз һәм хәреф санын тикшерү аша кагыйдә формалаштыралар;дәреслектә ориентлаша , андагы мәгълүматлар белән эшлиләр;сүздә аваз һәм хәреф санын тикшерү, нәтиҗәләр ясау аша модельләштерәләр;Дәрестә алган яңа белемнәрен тикшерү максаты белән биремне мөстәкыйль эшлиләр Регулятив уку гамәлләреУку мәсьәләсен куялар һәм формалаштыралар ( Без бүгенге дәрестә сүздә аваз һәм хәреф санын тикшерербез. Сүзләрдә аваз белән хәреф саны барлык сүзләрдә дә бер үк була ала микән? )үз эшчәнлеген контрольгә алалар, биремне үтәүнең дөреслеген тикшер баралар ( укытучының «тикшер, нәтиҗә яса» эталоны буенча)Үзбәя (“эшеңне тикшер һәм бәялә” ) Шәхескә кагылышлы УУГукуга карата кызыксыну бер-берсенә карата матур мөнәсәбәт үз мөмкинлекләреңне бәяләү- балалар шарты билгеләр белән күрсәтәләр Коммуникатив уку гамәлләреТөркемдә хезмәттәшлек итә белү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу: төркемнәрдә бирелгән сүздәге аваз һәм хәреф санын тикшерәләр, фикер алышып нәтиҗә ясыйлар, моделләштерәләр;парларда кагыйдәне бер-берсенә кабатлыйлар, үзләре ясаган нәтиҗәләр буенча модельләштерәләр “… эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы” Г. Ибраһимов