Презентация к уроку по татарскому языку в 11 классе «Ф?нис Яруллин тормышы ??м и?аты»


Фәнис Ярулллин Әзерләде: Казан шәһәре Яңа Савин районы 143нче мәктәпнең11Б сыйныф укучысы Мөхәмәтов Марсел.Җитәкче: I кв.категорияле укытучыСабирова Г.М. Республикабызның Баулы районында яшәүче төрле милләт вәкилләре. Фәнис Яруллин(1938 ел) “Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә - көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын.”Н. Островский Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызыл Яр авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә 6 бала булган, ә әтиләре 1942 елда сугышта үлгән. Ул вакытта Фәнискә 4 кенә яшь була.Белемне ул авылында ала, анда 7ел укый, ә сигезенче классны Баулыда тәмамлый. 14 яшендә ул инде эшли башлый. 1957 елда армиягә китә. Анда һава - укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән шөгыльләнә, хәрби хезмәттә гел беренче була. Тренировкаларның берсендә турниктан егылып имгәнә, арка сөяген сындыра Һәм бик авыр травма ала. Күп операцияләр кичерә. Озак еллар урын өстендә ятса да, үзенең бөтен көчен, тырышлыгын кешеләргә файда китерүгә багышлый. 1960 елда Баулы район газетасында аның беренче шигырьләре басыла башлый. Татар язучысы Марс Шабаев аңа бу эштә зур ярдәм күрсәтә. Фәнис Яруллинның шигырьләре рес-публика газеталарында һәм журналларында басыла башлый. 1963 елда экстерн тәр-тибендә урта мәктәпне тәмамлый. 1964 елда аның “Мин тормышны яратам” дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыга. 1970елда,читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый .Фәнис Яруллин - талантлы язучы, төрле жанрларда иҗат итә. Ул күп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр, повестьлар, романнар пьесалар, эссе, поэмалар, балладалар авторы. “Җилкәннәр җилдә сынала”- аның автобиографик повесте. Бу әсәрдә авторның прототибы Фәнияр, хатыны Нурсөянең прототибы Илсөя, Марс Шабаев – Илдус Гаделшин. Алар язучының авыр язмышын, хезмәтен аңларга ярдәм итәләр.Фәнис Яруллин бүген дә иҗат эшен дәвам итә. Аның әсәрләре рус телендә дә басыла. Аның мактаулы исемнәре дә күп: 1978елда Муса Җәлил исемендәге бүләккә лаек була. 1995 елда “Җан авазы” китабы өчен аңа Татарстан Респуликасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.Фәнис Яруллинның тормыш кредосы мондый: ”Кешенең иң кадерле нәрсәсе-тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: үлгән ваккытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә-көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын.”(Николай Островский сүзләре). Казан Яр Чаллы 1938 ел - туган елы1957 ел - армиягә китә1963 ел - экстерн тәртибендә урта мәктәпне тәмамлый1970 ел - читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый 1995 ел - “Җан авазы” китабы өчен аңа Татарстан Респуликасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 2008 ел - 70 яшьлек юбилее узды. 1957 елда армиягә алына Армия сафларында хезмәт иткәндә. 1958 Туган авылында. 1962 Әнисе Бибигафифә һәм сеңлесе Һәнүзә белән. 1963 Ф. Яруллин әнисе Бибигафифә белән Диплом алгач. 1970 Студентлар, укучылар белән очрашу КДПИ студентлары белән. 1978 18 нче эшче-яшьләр мәктәбе укучылары белән. 1983 Язучылар белән очрашу 1962 ел 1980 ел Укучылар белән очрашу. 1975 Татарстан язучыларының Х съездында. 1984 Чаллы яшьләр театры артистлары белән. 1995 Пермь өлкәсе Барда халык театрында Ф.Яруллинның «Кыю кызлар» пьессасы буенча куелган спектакль премьерасы. Дуслары белән Ык буенда. 2003 Хатыны Нурсөя белән Яшьлектә дә, картлыкта да гел бергә Г. Тукай исемендәге бүләкне алган көн. 1995 Президент М. Шәймиев белән очрашу. 2001 Сайланма әсәрләрБиш томда:хикәяләрроманнарповестьларпьесаларэссепоэмаларбалладаларшигырьләр Дулкыннар - 2009 “Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”