Презентация по татарскому языку для 6 класса «Синоним и антоним сыйфатлар»


Синоним hәм антоним сыйфатлар Дәрес девизы: Үз телеңне сөймәгәндә, Ярты ул алган белем. Канатсыз коштай буласың, Белмәсәң ана телен. Тел турында мәкальләр: Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел.Кул ярасы бетәр,тел ярасы бетмәс.Теле бозыкның күңеле бозык.Тәмле тел таш яра,тәмсез тел баш яра. Кыш килде.Кар ява.Балалар таудан шуалар.Кар бөртекләре кояшта ялтырый.Агачлар кар белән капландылар. Карлы,буранлы,салкын кыш килде. Мамыктай,йомшак кар ява.Күңелле,шат балалар шома,тигез,тайгалак таудан шуалар.Ап-ак,чиста,энҗедәй кар бөртекләре якты кояшта ялтырый.Ялангач,яфраксыз агачлар җиңел,йомшак,мамыктай кар белән капландылар. Кабатлау: Нәрсә ул сыйфат?Сыйфатның нинди дәрәҗәләрен беләсез?Ясалышы ягыннан сыйфатлар нинди төрләргә бүленәләр?4. Мәгьнәсе ягыннан сыйфатлар нинди була? Сыйфат Предметның билгесен белдереп,нинди?кайсы?кайдагы? сорауларына җавап булып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.Сыйфат исемне ачыклап килә.Ул ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип йөртелә. Сыйфат дәрәҗәләре: Гади дәрәҗә:кызыл,тирән,якты,тыйнак.Чагыштыру дәрәҗәсе:зуррак,яшелрәк.Артыклык дәрәҗәсе:ап-ак,ямь-яшел.Кимлек дәрәҗәсе:салкынча,зәңәрсу, кызгылт,әчкелтем,күгелҗем. Сыйфат төркемчәләре Мәгъә ягыннан Ясалышы ягыннан Асыл Нисби Тезмә Ясалма Кушма Тамыр Тамыр Парлы -лы/-ле -сыз/-сез -лык/-лек -гы/ге,-кы/-ке - чан/-чән -ык/-ек,-к -ынкы/-енке -чыл/-чел Бирем №1 Бирелгән хәрефләрдән башланган сыйфатлар өстәп, җөмләне язаргаСЫЙ ЯФРАКЛЫ АГАЧЛАР БЕЗНЕҢ УРМАНДА ДА ҮСӘ.ФАТ Уен: Сыйфатланмышлар астына сыйфатлар язарга: кыш җәй көн төн Хәтер диктанты: 1. Теле озынның акылы кыска. 2. Батыр ут булыр,куркак юк булыр. 3. Эшчән килер,эш арттырыр; Ялкау килер,эш калдырыр. Өй эше: 160 нчы күнегүне язып эшләргә яки “Кышкы ялда”дигән темага инша язып килергә.