Презентация по татарскому языку на тему Тукай безне? к??елл?рд? (5 класс)


Тәрбия дәресе: Тукайбезнең күңелләрдә.Автор : Фархуллина Г.Г.ГБОУ «Икшурминская кадетская школа – интернат имени Байкиева К.С. Сабинского муниципального района Республики Татарстан» Максат:Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру ; Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. Г. Тукай Тау башына салынгандыр безнең авыл,Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным , тәнем белән.Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавыч Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә зиннәтулла кызыГ.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф муллаТукайның апасы саҗидәТукай балачакта Тукай Уральскида1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.Уральск (Җаек) шәһәренең Г. Тукай заманындагы гомуми күренеше.Уральскида Г. Тукайның җизнәсе Галиәсгар госманов йорты Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша. Тукай казанда1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә. 1913 ел, 1 апрель (г. тукайның соңгы фотосурәте)Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь  иҗтимагый  прогресска  хезмәт  итүне  үзенең  гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.Казанның яңа бистә зиратында Тукай кабере Без – тукайлы халык«Сөй гомерне...»Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын. Яздан аерып булмый тукайны!И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!