Презентация Тел ??м ?д?бият д?ресл?ренд? ф?нни- тикшерен? эшл?рен башкару


Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни-тикшеренү эшләрен башкару Башкарды: 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина Зөләйха Габделбәр кызы.Алат төп гомуми белем мәктәбе
style.rotation Югары сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү -һәрбер укытучының максаты булырга тиеш. Фәнни эш белән шөгыльләнүгә җәлеп итәр өчен, укучыларда башта бу төр эшчәнлек белән кызыксыну уятырга кирәк. Иҗат эше белән шөгыльләнүләренә җитәкчелек итү, материалларны балалар өчен чыга торган газета-журналларга тәкъдим итү, шул иҗат эше белән төрле чараларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу укучыларда иҗат дәрте уята, аларның үз-үзләренә ышанычын арттыра.style.fontWeight Нәрсә ул реферат?Реферат ул – бер яки берничә әсәрне бәйләнешле һәм кыскача сөйләү, язу, ягъни реферат – фикер алышуга тәкъдим ителгән язма сочинение. Реферат язганда тема буенча каралган төп проблеманы ачу иң әһәмиятле мәсьәлә.style.fontWeight Фәнни-тикшеренү эшенең рефераттан аермасы - фәнни яңалык булырга; - фәнни яңалык дип күтәрелгән мәсьәлә беренче мәртәбә яктыртылырга, җентек-ләп өйрәнелергә ; - нәтиҗәләр яңа гына ачыкланган булырга ; - әлеге материаллар моңарчы беркайда да яктыртылмаган булырга тиеш. Эш башы 1) Укытучы темалар тәкъдим итә. 2) Укучы темаларның берсен сайлап ала һәм бу турыда укытучыга җиткерә. 3) Укытучы укучыга үзенең киңәшләрен бирә, төп әдәбиятны тәкъдим итә, аннан соң укучы белән берлектә өйрәнү объекты һәм предметы, максат һәм бурычлар билгеләнә. 4) Бергәләп эш планы төзелә. 5) Чыганаклар һәм фәнни әдәбият исемлеген төзеп, аның белән танышу башлана.style.colorfillcolorstroke.colorfill.typestyle.colorfillcolorstroke.colorfill.typestyle.colorfillcolorstroke.colorfill.typestyle.colorfillcolorstroke.colorfill.typestyle.colorfillcolorstroke.colorfill.type Фәнни эшнең төзелеше– титул бите;– эчтәлек (титул бите һәм эчтәлектә бит саны күрсәтелми);– кереш (3 нче биттән башлана);– төп өлеш (ул берничә бүлектән тора, һәр бүлек параграфларга бүленә). Эчтәлектә һәм текстта төп өлеш сүзе язылмый, бары бүлек исеме генә языла;– йомгак;– библиография;– кушымта .



Титул бите – иң мөһим элементларның берсе, һәм ул башлангыч мәгълүматларны үз эченә ала. Анда:• оешманың тулы исеме;• фәнни хезмәтнең төре (доклад, реферат, фәнни-тикшеренү эше һ.б.);• эшнең темасы (куштырнакларга алынмый, нокта куелмый)автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме,атасының исеме, белем алу урыны, сыйныфы яки төркеме, курсы); • фәнни җитәкче турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, атасының исеме, эш урыны, вазифасы, гыйльми дәрәҗәсе);• эшнең башкарылу урыны, датасы күрсәтелә;• нокта бер җирдә дә куелмый;• конкурс яисә конференция нигезләмәсендә башкача таләп ителмәгән очракта эшнең темасы Times New Roman шрифтында 18 нче кегль, калганнары- 14 нче кегль белән языла. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Алат төп гомуми белем мәктәбе Фәнни-эзләнү эше Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызның аянычлы язмышы Фәнни эшне башкарды: Алат төп гомуми белем мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Сабитова Инзилә Илгизәр кызы Фәнни эшне тикшерде: Алат төп гомуми белем мәктәбе I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина Зөләйха Габделбәр кызы Биектау районы - 2012 Фәнни эшнең планын төзү тәртибе1. Кереш өлеш2. 1 нче бүлек ( теория) §1, §2 ...3. 2 нче бүлек (практик эш) §1, §2 ...4. Йомгаклау өлеше5. Кулланылган әдәбият6. Кушымта style.colorstyle.colorstyle.colorstyle.colorstyle.colorstyle.colorstyle.colorstyle.colorstyle.color Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклана:теманың актуальлеге;эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе;эшнең максаты hәм бурычлары;өйрәнү объекты hәм предметы;гипотезалар (гыйбарәләр)эзләнү-тикшеренү методлары;эшнең (хезмәтнең) фәнни hәм практик яктан бүленеше;эшнең структурасы; Төп өлешТөп бүлекне язганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:бүлек һәм параграф исемнәре аларның эчтәлеген чагылдырырга тиеш: төгәл, аз сүзле булырга тиеш, ике мәгънәгә ия булмасын;һәр бүлектә, мөстәкыйль эчтәлеккә ия булган өлеш буларак, нәтиҗә ясала һәм шуның белән алдагы бүлеккә логик күчеш була;бүлек азагында ясалган нәтиҗәләр, тикшеренү этаплары буенча гомуми нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итәргә тиеш.
style.rotation
style.rotation
style.rotation
style.rotation Йомгаклау өлешеЙомгаклау түбәндәгеләрдән гыйбарәт:• фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;• кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;• хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы Фәнни эшкә гомуми таләпләр1. Эш компьютерда җыела. А4 форматындагы бертөрле ак кәгазьнең бер ягына гына бастырыла. Бер биттә уртача 28–30 юл, ә һәр юлда сүз һәм тыныш билгеләреннән соң калдырылган буш урыннарны исәпләп, 60–65 билге булырга тиеш.2. Текст Times New Poman шрифтында, 14 кегль белән, юллар арасы 1,5 булырга тиеш.3. Һәр биттә сул яктан 3 см, өстән һәм астан – 2 см, уңнан 1,5 см ара калдырыла. Кызыл юл 1,25 см тәшкил итә.

4. Битләр саны өстә яки аста куела. Титул һәм эчтәлек битләрендә бит саны күрсәтелми, керештән 3 нче бит дип башлана.5. Төп эштә сүзләрнең татар орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләре тарафыннан кабул ителгән кыскартылмалардан тыш, башка сүзләрне кыскарту кабул ителми.6. Текстның басма вариантларында битнең икенче ягында өстәмә текстлар, таблицалар китерү катгый тыела.7. Төп өлештә һәр бүлек яңа биттән башлана. Бүлек эчендәге параграфлар бер-бер артлы дәвам иттерелә.

Фәнни эшне яклау* Чыгышның текстын, презентациясен алдан әзерләп кую кирәк. * Анда үткәрелгән тикшеренүләрнең төп идеяләре, нәтиҗәләре, авторның бу идеяне тикшерүгә керткән өлеше, актуальлеге, максат һәм бурычлары, фәнни яңалыгы, практик әһәмияте күрсәтелергә тиеш.* Чыгыш тексты тыңлау өчен аңлаешлы, эзлекле итеп төзелергә, фикерләрне раслый торган презентациядәге слайдларга урынлы мөрәҗәгать итү булырга һәм чыгыш ясау вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.

Беренче карлыгачлар
Безнең җиңүләребез
Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!