Юлда й?ри бел?без, кагыйд?сен ?тибез. УМК


муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад комбинированного вида № 5»г. Лениногорска муниципального образования «Лениногорский муниципальный район»Республики ТатарстанЮлда йөри беләбез,кагыйдәсен үтибез.Авторлар: Гөмәрова В.М.,.2015 ел “Игътибарлы булыгыз» Минем нәни дусларым,Игътибарлы булыгыз-Хәвеф-хәтәрсез генәЮлда имин йөрегез.Юл чыкканда як-ягымаКарамадым беркайчанЮкка мени юл чатынаСВЕТОФОРлар куелган.Светофор безне туктатаКызыл төсен кабызып.Мин теләмим туктаргаБарам алга ашыгып.Нигә әле вакытымныЮкка әрәм итәргә,Светофорның яшел утынКабызганын көтәргә.Шуны уйлап юл чыккандаПолиция туктатты,Юл йөрү кагыйдәсенБозуымны аңлатты.Ничек кенә ашыксаң даКирәк икән көтәргәСветофорның һәрбер төсенКирәк хөрмәт итәргә. “Исән-имин йөрегез”Кошлар, җәнлекләр-барысы даКагыйдәне белмәгәч,Чыгалар шул юлларгаКарамый светофорга.Булгалый шундый хәлләр:Юлга чыга песиләр,Юлга чыгалар этләр,Юлга чыга балалар,Хәтта чыга олылар....Балалар да, олылар даКагыйдәне беләләр,Бозган чакта ис китмичә“мин хаклы” дип йөриләр.Җәяүледән кала әлеШоферлар арасындаИгътибарсыз, ашыгучыОчраштыргалый юлда.Ашыгучылар саны Кимемәсә тиз ара,Үлемгә һәм һәлакәткәЮл безне алып бара.Шоферлар да, җәяүле дәИгътибарлы булсыннар,Бер-берсенә юл бирепИсән-имин йөрсеннәр. Светофор хәбәр бирә:“Кызыл!”- җәяүле, тукта!Ничек кенә ашыксаң да, Юл аркылы син чыкма!Светофор хәбәр бирә:“Сары!”- бул игътибарлы!Кызыл һәм яшел төсләрАлмашып кабынырлар.Светофор хәбәр бирә:“Яшел!”- хәзер бар инде алга.Шулай да юл чыкканда,Як- якка күз салгала!Светофор хәбәрләре. Мияу белән Акбай туп уйныйлар.-Исәнме Акбай-Исәнме Мияу-Әйдә бергә туп уйныйк-Әйдә, менә монда юлда уйныйк әле, монда шундый рәхәт.-Акбай ярамый юлда уйнарга, монда бит машиналар йөриләр.-Әйе дөрес, без балалар мәйданчыгына барсак якшырак булыр. Мияу белән Акбай светофор белән танышалар.-Мияу, карале монда юл кырыенда бер зур абый басып тора.-Акбай, бу абый тугел, бу светофор дип атала. Карале ул төрле төсләр белән машиналарга яки безгә сигнал курсәтеп тора.Кызыл төсне курсәткәндә без басып торабыз.Сары төсне курсәтсә- әзерләнәбез.Яшел төсне курсәтсә- барабыз.-Акбай син моны беркайчанда онытма.Яхшы Мияу, онытмам. Акбай, Мияу һәм Куян- юл йөрү кагыйдәләрен саклаучылар. Акбай белән Мияу урамда уйнап йөргәндә юл буенда Куянны күреп алдылар: ул тиешсез урында юлның икенче ягына чыгарга ашкына, омтыла иде. Акбай белән Мияу аның янына ашыктылар. Куянга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген, үтәмәгән очракта нәрсә булачагын аңлаттылар. Куян үзенең ялгышын аңлады, дуслары алдында аңа бик кыен булды. Акбайга һәм Мияуга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә сүз бирде, рәхмхтен белдерде. Шул көннән башлап үзе дә кагыйдә бозучыларга киңәшләрен бирә башлады. Балалар, сез дә Акбай, Мияу һәм Куяннан калышмагыз, Юл Йөрү Кагыйдәләрен өйрәнегез һәм үтәгез!  1  2 3  4  5  6  7 8 Горизонталь буенча:Светофорның нинди төсе “Игътибар, әзерлән” дигән сигналны аңлата?Ике тәгәрмәчле хәрәкәт итү җайланмасы.Тротуардан хәрәкәт итүче кеше ничек атала?Автобус, трамвай, троллейбус туктый торган урын.Кичләрен юлларны юл буенда нәрсә яктырта?Поезд өчен светофор ничек атала?Җәяүлеләр хәрәкәт итә торган юл.Юл йөрү кагыйдәләрен саклаучы кеше.Вертикаль буенча:Юл буенда 3 төсле сигналын кабызып кисәтеп торучы нәрсә ул?Акбай кроссворд чишә Мияу сорауларга җавап бирә.Юл билгеләре ни өчен кирәк?Нинди юл билгеләрен беләсез? Җирдән,һавадан, судан, тимер юлдан хәрәкәт итүче нинди транспорт төрләрен беләсез? Җәяүлеләрнең юл аркылы чыга торган урынын нинди хайван исеме белән атыйлар? Машина йөртүченең төп документы ничек атала?Пассаңирлар машинага утыргач, нәрсәне каптырырга тиешләр?Кечкенә балалар куркынычсызлыгы өчен машинада нәрсә булырга тиеш? Балаларның эшләре.