Хыял ??м чынбарлык. (5 нче сыйныф)


Хыял һәм чынбарлык.“Хыялсыз кеше- канатсыз кош” -Укучылар,нәрсә ул хыял?Нәрсә ул чынбарлык? Маҗара – приключениеМаҗаралы – приключенческийАңлатмалы сүзлек:Баштан үткән, күрелгән кызыклы яки күңелсез хәл, көтелмәгән вакыйга. Юлдагы маҗаралар.Хәвефле, куркыныч вакыйга, фаҗига.Очраклы хәл. Маҗарага тап булу. Гадел Кутуй(15(28).11.1903— 16.06.1945 Язучы hәм шагыйрь Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 нче елның 28 нче ноябрендә Саратов губернасының Татар Кынадысы авылында туа. Мәктәптә белем ала. Самара шәhәрендә яши. Озакламый Казанга күчеп килә. 1942 нче елның июнендә сугышка китә. Бөек Ватан сугышында катнаша.1944 нче елда, берничә айга ялга кайткан арада, ул “Рөстәм маҗаралары” дигән фантастик повесть язарга өлгерә. Рөстәм исемле герой - язучының үз улы. Шуның өчен Г.Кутуй аны яратып, укучылар да яратырлык, сокланырлык батыр итеп сурәтли. Сугыш беткәч, 1945 нче елның 15 нче июнендә Польшада вафат була. 60 нчы елларда әдәбиятта Рөстәм Кутуй исеме барлыкка килде. Ул әтисе юлыннан китте. Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат итте. Ул - шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче. Әтисе Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итте. Аңа хәзер 70 яшь. Аның “Мин җирдән барам” (“Я иду по земле”), “Җир яфрагы” (“Лист земли”), “Тамырлар”(“Корни”)- шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.Ә проза әсәрләреннән: ”Яңгыр килә” (“Доҗдь будет”),”Шундый - шундый тормыш”, (“Такая җизнь”), “Көләм, буылам, елыйм” (“Смеюсь, задыхаюсь и плачу”).Рөстәм Кутуй “Кутуй ул әсәрне язарга күптән җыена иде. Безнең иҗади бәхәс шактый озын булды. Гадел Кутуй абаганың үзенчәлеге турында озак уйлануын, галимнәр белән киңәшүен, үзенең дә фәнни нигездә язуын, шуны исбат итәчәген әйтте. Ләкин аның исбат ителүе икенче кисәктә күрсәтелергә тиеш иде. Язучы әсәрнең икенче, өченче кисәкләрен язарга өлгерә алмый.”Гази Кашшаф (1907-1975) “Әбием әкиятләре” “Абага- гади үсемлек”Абага - папоротник Абага- карап торышка гап- гади үсемлек. Ләкин беркемнең дә, беркайчан да аның чәчәкләрен күргәне юк. Бары тик борынгы ышануларда гына абага июнь аенда, тын һәм караңгы төн уртасында дини бәйрәм - Иван Купала бәйрәме алдыннан чәчәк ата диелә. Хыялый кешеләр бу гаҗәеп чәчәкне эзләгәннәр, ул могҗизалы көчкә ия - җиргә яшерелгән хәзинәләрне табарга ярдәм итә, дип уйлаганнар. Ләкин, инде күптән билгеле булганча, абаганың чәчәге юк. Безнең урманнарда абагалар үсә. Ул- күпьеллык үсемлек.Абага дымлы, күләгә урыннарда үсә.Тропик урманнарда абагалар аеруча күп төрле. Анда алар җирдә генә түгел, агач ботакларында һәм кәүсәләрендә дә үсәләр. Абаганы шулай ук бүлмә гөле итеп тә үстерәләр. Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повестенда абаганың чәчәк атуы сурәтләнә. Абага чәчәк атканда кошлар уяна, җәнлекләр ояларына качалар, яшен яшьни, бриллиант кашларыдай чәчәкләр күренә. “Халкыбыз батырлыгы- мәңгелек”.Таң җилләре Арыш башларыннанЧык бөртеген коеп искәндә,Тыныч күңел белән колхозчыларҖырлый-җырлый эшкә киткәндә, Кара диңгез өстен таң нурларыАл яктылык белән япканда,- Фашист пиратлары илебезнеңГадел тынычлыгын боздылар. ,,Рөстәм маҗаралары” повестенда Рөстәмнең хыяллары чынга аша.Ул моңа абага чәчәге ашап, күренми торган кешегә әйләнеп ирешә. Ә менә Бөек Ватан сугышы вакытында 13-14 яшьлек малайлар-кызлар абага чәчәге ашамасалар да, фашистларга каршы сугышканнар.Батыр пионерлар: Валя Котик, Леня Голиков, Володя Дубинин, Марат Казей, Зина Портнова.Алар партизаннарга ярдәм итәләр һәм батырларча һәлак булалар. Укучылар, сез Рөстәм шикелле күренми торган кешегә әйләнсәгез нишләр идегез? Өйгә эш:1. Бу бүлекнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килергә.2. Үзегез белән яки гаиләдәге берәр кеше белән булган маҗаралы хәлне искә төшереп, сөйләргә әзерләнергә.3. “Минем гаиләм” дигән темага хикәя язып килергә.