Презентация на тему Барый Шавалиев эзл?ренн?н (4-класс)


Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Түбән-Тегермәнлек төп гомуми белем бирү мәктәбе Проект эше :Барый абый эзләреннән... Башкарды: 4-сыйныф укучыларыҖитәкчесе: башлангыч сыйныф укытучысы Ахмадуллина Гөлүсә Гәбделхәевна Проектның төре:эзләнү – тикшерен характерындагыэшчәнлекТеманың әһәмияте.Кызганычка каршы авылыбызда сугыш чоры балалары, Барыйның туганнары елдан-ел сирәгәя, аның турында истәлекләр дә онытылырга мөмкин. Проектның максатыКиләчәк буынга тапшыру өчен батыр авылдашыбыз Барый Шавалиев турында тирәнтен өйрәнү,материаллар туплау.Бурычлар -эзләнү сәләтен үстерү  - югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү - патриотик тәрбия бирү - ул булган урыннарны фотога төшерү  Кирәкле җиһазлар: Барый Шавалиевның тормышы турында материаллар ,фотолар, принтер, диск, презентация, компьютер.  Проект өстендә эшләү этаплары: 1) Мәгълүмати өлешБарий Шавалиевның тормыш юлы турында материал туплау 2) Практик өлешБарый йөргән урыннарны фотога төшерү. Герой турында  презентация әзерләү,стенд төзү 1.Мәгълүмати өлеш Барый Шәвәлиев 1925 елның 4 мартында Түбән Тегермәнлекавылында крестьян гаиләсендә туа. 1932 елда ул ТүбәнТегермәнлек башлангыч мәктәбенә укырга керә.Барый «4»ле «5» ле билгеләренә генә укый. 1935 елда пионерсафларына керә. Башлангыч мәктәпне уңышлытәмамлаганнан соң, ул (1936-39) үзенең укуын ЮгарыТегермәнлек җидееллык мәктәбендә дәвам иттерә. Мондада Барый бик яхшы, бишлеләргә генә укый. Беркайчан да улдәрес калдырмый, дәрес язуы белән аерылып тора,һәрвакыт үзен пионерларча тота. Җиде класснытәмамлаганнан соң, 1939 елда комсомол сафларына керә. Фашистик Германиянең 1941 елда хыянәтчел рәвештәСоветлар Союзына каршы сугыш ачуы 16 яшьлек Барыйда данәфрәт тудыра. Әтисе Гани сугышка китә. Аның да тизрәкүсеп фронтка китәсе, дошманнан үч аласы килә. 17 яшьлек яшәү дәрте ташып торган көчле егет Барый 1943 елның 7 январендә сугышка китә. Кыска сроклы өйрәнүләрдән соң,ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә.1944 елның 23 июнендә Белоруссиянең Осинторф авылыянында Александр Матросов кебек үк дошман ут ноктасын күкрәге белән каплап батырларча һәлак була 2. Практик өлеш Герой якташыбызның туган авылы Түбән Тегермәнлек Барый абый укыган башлангыч мәктәбе бинасы Барый абый балык тоткан, су коенган инеш буе Клуб яныннан Барый абый шушы юлдан башлангыч мәктәпкә барган Менә клуб үзе. Элек ул мәчет булган. 1930 елларда аның манарасын кисеп шул ук урында мәдәни үзәк итеп оештырганнар. Аның бүрәнәләре, мәктәпнеке кебек үк Бары абыйны хәтерлиләр... Барый абыйсусавыншушы чишмә суыбелән баскан 1936 елда Барый абый шушы юл буйлап авылдан чыгып Югары Тегермәнлек җидееллык мәктәпкә белем алырга йөргән Шушы юл буйлап Барый абый Шәвәлиев соңгы тапкыр 1943 елның 7 январенда авылдан чыгып фронтка киткән Нәтиҗә Проектка нәтиҗә ясап шуны әйтәбез: Эзләнү-тикшеренү эшләрен папкага тупланды, презентация, стенд төзелде һәм тыңлаучылар каршында чыгыш ясалды.  Йомгаклау Барлык эшләнгән эш буенча без шундый нәтиҗәгә килдек:Үзебезнең якташ геройларыбыз турында без өйрәнергә һәм алар турында материалларны туплап барырга тиеш.Шулай булганда гына алар турында киләчәк буыннар беләчәк.Якты истәлекләре тарих битләрендә мәңге сакланачак.