презентация на тему Вахит Имамовны? Могикан повестенд? халык язмышы


Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышыТукай муниципаль районы Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбеТатар теле укытучысы Фарахова Р.Я. Вахит Имамов иҗатына багышланган “Мәйдан” журналы, 2014 нче ел, март Фәнни – тикшерү эшемнең темасы: “Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышы” Максаты:- КАМАЗ төзелеше авыл халкының язмышын ничек үзгәрткәнне күзәтү; - тарихта бу төзелешнең халык язмышына йогынтысын өйрәнү. “Күпкырлы һәм бик тә үзенчәлекле талант иясе Вахит Имамов – соңгы елларда иң актив иҗат итеп килүче язучыларыбызның берсе. Ул үзенең көчен-сәләтен төрле жанрларда сынап карый, һәр яңа әсәре әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителә, яратып укыла ...” дип яза Фаяз Хуҗин. Вахит Имамов чал тарих чынбарлыгын нечкә тоемлаучы автор, үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Шуларның бер мисалы - “Могикан” повесте. Бу повестьтә автор узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәтә. Вәлит яңа туган колынга “Могикан” дип кушамат куя. Әтисе: “Анысы кем дә, анысы ни тагын?”- дип сорый. “Америкада индеецларның шундый кабиләсе булган. Аларны инглиз колонизаторлары кырып бетергәннәр. Аларның исеме онытылмасын, безнең фермада булса да яшәп калсын әле”, - дип җавап бирә малай. “Бөтен кешегә дә прафиссыр йә инженер гына булырга димәгәндер. Кулның бармакларын гына кара. Берсе дә дә тигез түгел, мәгәр барысы да кирәк. Мин авылда кунних булып калам,”- ди Вәлит. Төзелеш башлангач, “көздән генә орлык чәчелгән иген басуларын катлам-катлам кисеп, чем-кара туфракны чокырлар эченә, чишмәләр өстенә илтеп аударалар”. Боларны күреп авыл халкының йөрәге яна. Ә бит бу җирләрдә Болгар дәүләтенең кирмәннәре торган, ә төзелеш һәр тарафны актарып, болгатып, изеп бетергән. Бер мең тугыз йөз җитмешенче елда Чаллы янәшәсендә КАМАЗ автомобиль гигантын төзү башлана. Вахит Имамов повестендә әйтелгәнчә, төзелеш авырлыгын иң беренче булып Тукай районы авыллары үз иңенә ала. КАМАЗ төзелешенә Советлар иленең төрле почмакларыннан утыз меңнән артык яшь егет-кызлар килгән. Чаллының үзендә бу кадәрле халыкны сыйдырырдай торак йортлар әзерләнеп куелмаганга күрә, аларны Тукай районындагы һәммә авыл буйлап таратканнар. Авыл, завод төзү зонасына кергәнгә күрә, 1993 нче елга кадәр авылда төзелеш алып бару, шәхси хуҗалыкларны төзекләндерү тыела. Авыл күңелсез, кешеләре эшсез кала. Халык әкренләп шәһәргә бәхет эзләп чыгып китә. Чынлыкта да авыл язмышын КАМАЗ төзелеше үзгәртә. 1975 нче ел, Иске Гәрдәле авылы 1993нче елдан соң гына Гәрдәле авылын төзекләндерү башлана 1996 нчы ел. Иске Гәрдәле авылы яши. “И туган җир! Урыныңда хәзер күк йөзенә кара баганалар сузып зур завод утыра. Мичләрендә руда, күмер түгел, ә шул завод астында калган ил зираты, хәтер, тарих яна”. Республикабызның киләчәге - безнең кулларда. Ялгыш адымнар ясамыйча, Вахит абый өйрәткәнчә, дөрес юлдан барыйк, дөрес яшик! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!Сезне Тукай районы Кнәз урта мәктәбенә кунакка чакырабыз!