Презентация проектной работы по татарскому языку на тему Татар халкыны? милли традициял?ре.


Татар халкыныңмилли традицияләре Минзәлә районы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 9 нчы В класс (рус төркеме) укучысы Айметдинова Алинаның татар теленнән проект эше Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асманова Л.К Максатым: татар халкының традицияләрен өйрәнү.Максатка ирешү өчен бурычлар: Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышу.Гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү.Милли традицияләрне белүне ачыклау.Башка халыкның культурасына, традицияләренә карата хөрмәт итү хисе булдыру. Кереш өлеш. Милли традицияләр - аерым бер милләтнең үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре, үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, карашлары, зәвыклары ул. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары була. Халкыбыз милли традицияләргә гаҗәеп бай. Тормыш үзгәрә, йолалар дөньясы да заманга яраклаша. Ләкин милли сыйфатларны саклау– һәр буынның намус эше. Төп өлеш. 1. Корбан бәйрәме. Корбан гаете – мөселманнарда иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Риваятьтә Ибраһим пәйгамбәр төш күрә. Төшендә Аллаһе Тәгалә аңа улы Исмәгыйльне корбан итәргә куша. Шул вакытта бер сарык пәйда итә. Ул шуны чалырга куша. Бу Алланың Ибраһимны сынавы гына икән. Сынау уңышлы үтә, Шул вакыйга истәлегенә корбан чалу мөселманнарда гадәт булып киткән. Мөмкинлеге булган мөселман корбан чалырга тиеш. Итнең өчтән бер өлеше гаилә өчен корбан ашы әзерләүгә китә, ә калганы ярлыларга, мохтаҗларга өләшенә. 2. Нәүрүз бәйрәме Элек татарлар Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Малайлар һәм кызлар матур киемнәр кигәннәр. Һәр өйгә кергәннәр, матур җырлар җырлаганнар, биегәннәр. Хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар. Балалар такмак әйткәннәр: Аягым җиңел булсын,Яңа ел котлы булсын,Ашлыгыгыз күп булсын,Башагы биш карыш булсын,Сыерыгыз сөтле булсын,Атыгыз көчле булсын! Нәүрүз бәйрәме көнне халык күңел ачкан, биегән, җырлаган. уйнаган, тамашалар оештырган. Хәзер Нәүрүз бәйрәме – кыш озату бәйрәме итеп үткәрелә. 3. Сабан Туе – хезмәт туе,шатлык һәм бәхет туе. Сабантуй - татар халкының иң күңелле бәйрәме. Ул язгы эшләр беткәч үткәрелә. Кызлар һәм егетләр сабантуйга бүләкләр җыялар. Кешеләр аларга матур сөлгеләр, яулыклар, ашъяулыклар, кулъяулыклар бирәләр. Сабантуй зур мәйданда була. Иң беренче игенчеләрне хөрмәтлиләр. Мәйдан уртасында көрәш була. Башта малайлар, аннары егетләр, ирләр көрәшә. Җиңүче сабантуй батыры була. Аңа бәрән һәм кыйммәтле бүләк бирәләр. Көлкеле конкурслар оештырыла: капчык белән йөгерү, чүлмәк ватү, баганага менү, капчык белән сугышу, су ташу, уенчык кисү. Тамашачылар рәхәтләнеп уеннарны карыйлар, үзләре дә катнашалар. 4. Каз өмәсе. Бәйрәм кыш башында үткәрелә. Казлары күп кешеләр кызларны каз йолкырга чакыралар. Казларны чистарткач, су буенда юалар, канатларын юлга сибәләр. Кич бу өйгә яшьләр җыела. Алар каз коймагы, каз бәлеше ашыйлар, төрле уеннар уйныйлар. 5. Сөмбелә - татар халкының борынгы уңыш бәйрәме. Урып-җыю эшләре тәмамлангач уздырыла. Сөмбелә сүзе гарәпчәдән башак, бөртек, орлык, иген дип тәрҗемә ителә. Халык 21 август көненнән 22 сентябрьгә хәтле айны «Сөмбелә ае» дип йөрткән. Бәйрәм хуҗабикәсе Сөмбелә – авылның иң уңган кызы. Аның каршында төрле уеннар оештырылган. Әдәби чыганакларга таянып, татар халкының милли традицияләрен саклап калуга карашларын өйрәндем һәм социал белешмә уздырдым. Минем эзләнүләрем. Практик өлеш. Мин үземнең проект эшемдә шәһәребез буенча практик эш уздырдым. Анда берничә буын кешеләре катнашты: зурлар, студентлар, укучылар. Алдан 5 сорау әзерләдем. Шул сорауларга уңай җаваплар таблицада күрсәтелә. №1 Татар халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында сез беләсезме? №2 Татар халкының үзенә генә хас 5 бәйрәмен әйтә аласызмы? №3 «Каз өмәсе» турында нәрсәләр беләсез? №4 «Корбан бәйрәме» турында ишеткәнегез бармы? №5 Сабантуй бәйрәменең төп ярышлары нинди? катнаш-тылар №1 №2 №3 №4 №5 Зурлар 15 14 15 13 12 15 Студентлар 15 12 11 3 9 15 Укучылар 15 11 9 2 8 15 Үземнең яшьтәшләрем белән милли традицияләр турында сөйләштем(35кеше катнашты) Милли традицияләр кешеләрне тәрбияли 12 Милли традицияләрне белү – кешенең культурасы 7 Милли традицияләрне белергә кирәк 16 Социологик белешмә.1.Нинди татар бәйрәмнәрен беләсең?2.Минзәлә шәһәрендә нинди татар бәйрәмнәре уздырыла?3. Син бәйрәмнәрдә катнашасыңмы? Социологик белешмәдә 15 кеше катнашты укучылар 5кеше 4 3 5 студентлар 5кеше 4 5 5 олы кешеләр 5кеше 5 4 3 Практик эш буенча нәтиҗә ясадым. Олы буын кешеләре милли традицияләрне яхшы беләләр. Алар шул бәйрәмнәрдә катнашканнар, хәзер дә гореф-гадәтләрне саклыйлар, дәвам итәләр. Студентлар кайбер бәйрәмнәрне ишетеп кенә беләләр. Укучылар татар халкының милли традицияләрен начар беләләр, чөнки бу бәйрәмнәрнең күбесе онытылып бара. Сабантуй бәйрәме- барлык халыклар бәйрәме. Татар авылларында «Каз өмәсе» яңадан традициягә керә. Олы кешеләр өчен Корбан бәйрәме иң изге бәйрәм санала. Йомгаклау. Татар халкының милли традицияләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Хәзерге яшьләр бу традицияләр турында аз беләләр. Бәйрәмнәр безне тәрбиялиләр. Һәр халыкның үз традицияләре бар. Без – Татарстан кешеләре. Традицияләр сакланып калуда безнең дә роль зур. Без аларны киләсе буынга тапшырырга тиеш. Минзәләдә бәйрәмнәр Корбан чалу Мәчеттә кичке намаз