II республика «ТУГАН ТЕЛЕМ — ШАГЫЙРЬЛ?Р ТЕЛЕ” ф?нни-эзл?н? конференциясе


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Усали урта гомуми белем мәктәбе”нең 9 сыйныф укучысы Эшнең темасы: Теманың актуальлеге: телдән сөйләм фикер тизлеген, ансат кына тиешле сүзне таба алу осталыгын сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек булмаса, ул гади генә фикерне дә аңлатырлык сүзләр таба алмый. Димәк, без әдәби әсәрләр укып, сүз байлыгын арттырырга тиеш. Матур әдәбият теле – образлы тел. Анда сурәтләү чаралары аша һәр язучының сөйләм үзенчәлеге күренә. Төп максатыбыз – автор кулланган тел-стиль чараларының төп үзенчәлекләрен күрсәтү Максатыбызга ирешү өчен , түбәндәге бурычларны үтәргә туры килде: а) Д.Ф.Заһидуллинаның “Татар әдәбияты: Теория. Тарих”, Ф.С.Сафиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле”, Д.Ф.Заһидуллинаның “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” китаплары белән танышу; б) Вахит Имамов әсәрләрен уку: “Ир канаты”, “Таныш тыкрык”, “Җәза”, “Сыйфат карты”, “Тол хатыннар”, “Мосафирлар”әсәрләренең тел-стиль чараларына бәя бирү, анализлау.