Презентация по татарской литературе Таатр халкыны? гореф-гад?тл?ре


Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәреЭшләде: Яшел Үзән шәһәре 3 нче гимназиянең8 нче А сыйныфы укучысы Ахметшин Р.Р. Проектның максаты:- татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәре белән тирәнтен танышу;- татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең халык тормышындагы үзенчәлекле урын алып торуын ачыклау. Проектның бурычлары:- татар халкының календарь һәм дини бәйрәмнәре турында материал җыю;- йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;- әдәби әсәрләргә нигезләнеп, йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрнең буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау;- татар әдәбиятында гореф-гадәтләрнең, йолаларның чагылышын күрсәтү Проектның актуальлеге: Татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәрен белү кирәк дип уйлыйм. Мин алар белән кызыксынам. Шуңа күрә дә шушы теманы сайладым. Үземнең эшемдә кайбер милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә тукталып китергә уйлыйм. Көтелгән нәтиҗә:- татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре белән татар һәм рус аудиториясендә чыгыш ясау;- проект эшен аудитория каршында яклау. Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син. Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен. Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Р.Фәйзуллин  Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Аның төп вазифасы - язгы чәчүгә чыгар алдыннан, жир-суга хөрмәт күрсәтү. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846 нчы елларда яшәгән) болай дип язып калдырган: “Бу борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарларда катнаша. Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди... Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар.” Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.  Каз өмәсеКаурый сибәм су юлына, Ишле булсын казыгыз. Өмәләрдә эш күрсәтеп, Ярлар табып калыгыз. Бии-уйный сылу кызлар, Чыңлый чулпы төймәсе. Борынгыдан килгән гадәт Татарның каз өмәсе. Каз мамыгы яшь киленгә Түшәк, ястык, юрганга. Мамыктай кулын сөйгәнең Иңнәреңә куйганда,  Сокланырсың сылу кызга, Чыңлый чулпы төймәсе.Борынгыдан килгән гадәт Татарның каз өмәсе... Юл аягы – каз коймагы – Сыйланасың, суык тимәс. Каз йолка белмәгән кызны Егет солтаны сөймәс. Бии-уйный сылу кызлар, Чыңлый чулпы төймәсе. Борынгыдан килгән йола Татарның каз өмәсе. Эльмира Шәрифуллина Нардуган бәйрәме декабрьнең 24-2 5ләрендә башлана һәм унике көнгә сузыла Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән:Нардуган, Нардуган,Нардуган, хуҗалар,Котлы, мөбарак булсын,Тормыш түгәрәк булсын,Мал-туарыгыз артсын,Игеннәрегез уңсын... Ураза гаете моннан күп гасырлар элек, 624 елда бәйрәм ителә башлый. Аны Җир шарындагы бар мөселман Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтә. «Рамазан» сүзе «яну» дигәнне аңлата. Ягъни бу айда ураза тотучының бар гөнаһы да «янып» бетә, тәмуг ишекләре ябыла һәм җәннәтнекеләр ачыла торган ай. Ураза турында Карл Фуксның да әйткән сүзләре бик кызыклы. Ул 1814 нче елгы Рамазан гаете турында мондый сүзләр язып калдырган: “Барлык татарлар җомга көнне иртәнге сигездә Яңа Татар бистәсендә җыелдылар. Алар арасында яшьләр дә, картлар да бар иде. Барлыгы алты меңләп кеше ачык һавада үзләренең догаларын укыдылар. Шуның хәтле күп кешенең ачык һавада әле басып, әле торып дога укуы искиткеч иде. Мөселманнарның дога уку вакыты, алар фикеренчә, кояш агач биеклегенә җиткәч башлана. Соңыннан барысы да зиратка киттеләр һәм анда Коръәннең берничә сүрәсе укылды. Рамазан бетте һәм барысы да өйләренә төш җиткәндә генә таралыштылар. Бу көн аларның гает дип атала.” Корбан бәйрәме — безнең һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык-һидаять бүләк итү бәйрәме. Корбан бәйрәме Йомгаклау Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолала рына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле!Татарстан халыклары үзара дус, тату яши. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.