Гамил Афзалны? тормыш юлы ??м и?аты (презентация)


Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты Гамил Афзал(1921-2003) 1921, 23 май - Гамил Гыймазетдин улы Афзалов Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. 1931 елда Гамил төзелештә эшләгән татарларның балалары өчен ачылган мәктәпнең 2 классында, аннары Магнитогорскта 35 нче номерлы ТБУМында укый.1937 елда Бакуда нәшер ителә торган «Баку эшчесе» газетасында аның «Магнитогорск» дигән беренче шигыре басылып чыга. 1937 елда Г. Афзал Троицк шәһәрендәге педагогия техникумына укырга керә.1940—1949 елларда Г. Афзал Магнитогорскидагы Металлургия комбинатының механика цехында слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальчы булып эшли.1954 елның язында ул II группа инвалид булып больницадан чыга. 1954-1964 – Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар.1958 елдан СССР Язучылар союзына керә.1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм...» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1981 – Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены бирелә. 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.1992 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә. Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була. Гамил Афзалның әсәрләре:“Тәнкыйть сүзе”, “Шәрифулла күршем белән”, “Өф-өф итеп”, “Әгәр мин директор булсам”, “Мыек борам”, “Минем хатын түрә булган” һ.б. Г.Афзалның басылган китаплары Мин эшлимен, яхшы булсын, диеп,Якты булсын, диеп, халкыма,Мин эшлимен ялсыз, янып-көеп,Үлчәмичә хезмәт хакына.(“Горурлык”). “Урал таулары артындагы далада да, без татарча сабак укыдык. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый”.Гамил Афзал Игътибарыгыз өчен рәхмәт!