Презентация по татарской литературе на тему Гаяз Исхакый


Гаяз Исхакый(1878-1954) Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә (иске стиль белән 10 февральдә) җомга көне кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килә. Казан губернасы Чистай өязенә кергән әлеге авылның күпләргә билгеле зыялылар гаиләсендә туа ул. Замандашлары әйтүенчә, әтисе Гыйләҗетдин «Чистай тарафларында гыйлеме белән шөһрәт тапкан» мулла, ә әнисе Камәрия ул якларда шулай ук аң-белеме һәм азатлык идеялары белән танылган Морат мулла улларының берсе – Мөслимвәли хәзрәт кызы була. 1890 елдан – Чистай мәдрәсәсендә укый, 1893-1898 еллар – Казанның Күл буе мәдрәсәсендә белем ала.Гаяз Исхакый 1899 елда укытучылыкка укырга керә, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Беренче әсәрләре: «Кәләпүшче кыз», «Бай углы», «Өч хатын белән тормыш». 1902 елда Г.Исхакый Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли башлый. 1907 елда Архангел губернасында сөргендә1905 елдан 1917 елга кадәр ул бик күп әсәрләр яза. Бу вакыт эчендә ул 30 роман, драма әсәрләре яза. Аның «Зиндан», «Теләнче кызы», «Сөннәтче бабай», «Солдат» дигән әсәрләре аеруча абруй казана. 1928 елда Берлинда «Милли юл» дигән журнал чыгара башлый.1919 елда чит илгә китә һәм шуннан Ватанга әйләнеп кайтмый. Туган иленнән аерылгач, ул Харбин, Париж, Берлин, Варшава һ.б. шәһәрләрдә яши.Варшава шәһәрендә, 1938 ел Гаяз Исхакый Төркиягә күчә һәм үзенең әдәби, политик эшләрен дәвам итә.Г.Исхакый гаиләсе белән (кызы Сәгадәт һәм кияве), Берлин, 1933 ел Гаяз Исхакый 1954 елның июлендә Анкара шәһәрендә вафат була. Әдернәкап зиратына күмелә (Истамбул, Төркия). 30 июльдә 1999 елда туган авылында Г.Исхакый хөрмәтенә музей ачыла. Г.Исхакый музей-йортында, Яуширмә авылы, Чистай районы