Башлангыч сыйныф укучылары бел?н аналар к?нен? багышланган кич?


30 нчы ноябрь- аналар көне Бәйрәмегез котлы булсын, газиз ӘНИЛӘР! Ана - бөек исем,Нәрсә җитә ана булуга.Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке - ана булуда. «Кешенең бөтен матурлыгы кояш нурларыннан һәм әнкәеңнең иркәләвеннән». Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң- иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Әниемнең ягымлы куллары миңа кагылуга, бөтен кайгыларым югала. Ә ,,балам” дип аркамнан сыйпаса, миңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез! Сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез! Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,Рәхәт тә соң “әни” диюләр.Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,Бүләк итик матур биюләр. Иң гүзәл кеше –                     Әнием минем.                     Иң уңган кеше –                     Әнием минем.                     Иң матур кеше –                      Әнием минем.        Җылы иркә наз –                    Әнидә генә.                    Татлы, назлы сүз –                     Әнидә, беләм!                     Яратам аны,                    Һәрчак булышам,                    Картайтмас өчен                    Мин бик тырышам. Әкрен генә карлар ява.Дөнья бик юмарт бүген.Бүген әниләр бәйрәмеШуңа күңелем шатминем. Иң кадерле кешеләрнеКадерлибез, зурлыйбыз.Чын күңелдән һәммәгезнеБәйрәм белән котлыйбыз. Әни сүзе – иң бөек сүз,Юк аңа һичбер алмаш.Иң – иң әйбәт кешеләр дәӘни кебек булалмас. Ягымлы бер сүз беләнЕлмайтыйм әле сезне.Мин яраткан ул сүзне-Иң кадерле зур сүзне.Сез дә аны беләсез,Мөмкин түгел белмәскә!Әниеңә сыенып"Әни, әнкәй” димәскә. Әнием гел балкып тораКүктәге йолдыз кебек.Мин дә тырышам булыргаГазиз әнием кебек!Өйрәтәсең һәр нәрсәгәЗур сабырлыклар белән.Рәхмәт әйтеп тәбриклим, Әниләр көне белән! Әниемнең күз карашыҺәркемне елмайтырлык.Кылган изгелекләре дәЯзсаң, китап булырлык!Һәрчак яхшылык эшләү-Әниемнең уенда.Ай, рәхәт тә соң миңаӘнием куенында! Бәйрәмегез котлы булсын,Елмаеп көлеп торсын!Сәламәтлек – юлдашыгыз, Күнел сөйгән хезмәтегез,Һәрбарчасы мулдан булсын,Бәйрәмегез котлы булсын! Иң кадерле кешем җирдәУл син, газиз әнием.Гел изгелекләр бөркеләБары синнән, әнием! Өйдән чыгып киткән чактаИртән мәктәпкә диеп,Кем ул:- Исән йөр, балам,-дип,Озатып кала сөеп?Йә, кем булсын, кемнең шулайСүзләре татлы тагы?Шулай ярата белә битӘнием генә бары.  Бу дөньга күпме кеше килгән,Бардыр тагын күпме туасыМин әнкәмнең Ходай сөеп биргән Газизләрдән-газиз баласы. Гомеремнең калын китабында Булыр димим битләр ак кына.Язмыш бит ул меңләп камчы суга,   Ә башлардан сыйпый чак кына Наз гөлләре үсеп чыгаСезнең җылы куллардан.Кабул итегез котлауларБезнең ихлас җаннардан. Кадерле әниләр!Бәйрәмегез сезгә бәхет,Сәламәтлек китерсен,Көнегез гел шат булсын.Елның һәрбер көне сезгәӘниләр көне булсын! Йөрәгем тибешен Тәүге кат тоючы,Җаныма, күңелемәКанатлар куючы...Күземнең төсләренТәүге кат күрүче,Өзелеп яратып,Тәүге кат үбүче... Тәүге кат сүземнеУл гына ишеткән,Рухыма, хисемәҖылылык, нур сипкән.Гомерем буенаБурычлы мин аңа.Көчле син, изге син,Бөек син, әй, Ана! Нинди назлы, нинди эшчәнСинең куллар әнием!Бөтен дөнья бәйрәм итәСине зурлап, әнием! Чәчәкләрдән җем-җем итепЯкты нурлар бөркелә.Бүген минем дә әнкәмәРәхмәт әйтәсем килә. Яратам мин әниемнеӘйбәт булганы өчен.Ягымлылыгы өчен,Бик күп назлары өчен. Эшне сөйгәне өчен,Акыллылыгы өченЮк, аның өчен генә түгел,Мине яраткан өчен! Әнием, кадерлем,Син – энҗе бөртегем,Син – хөрмә җимешем,Син – йөрәк тибешем.Әнием, әнием! Бүген - әниләр көне,Бүген җирдә тантана.Кояш шуңа көлә бүген,Гөлләр шуңа шатлана.Әниләрнең көненәКуана шулай алар.Әниләрне котлый бүгенҖирдә барлык балалар.Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,Теләгем бар минем дә:Мәңге шулай кояш кебекБалкы күңел күгемдә! Бәйрәмегез котлы булсын,Елмаеп көлеп торсын!Сәламәтлек –юлдашыгыз, Күнел сөйгән хезмәтегез,Һәрбарчасы мулдан булсын,Бәйрәмегез котлы булсын! Әниләребезгә бүген иң күркәм чәчәкләр!