Татар халык м?кальл?ренд? гади ??мл?.


Татар халык мәкальләрендә гади җөмлә синтаксисы
style.rotation Хезмәтнең максаты -татар халык мәкальләре нигезендә гади җөмлә синтаксисын өйрәнү, мәкальләрнең синтаксик төзелеш үзенчәлегеннән чыгып гади җөмләнең иң үзенчәлекле төрләренә анализ ясау.
Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:- темага ярашлы хезмәт, мәкаләләрне барлау, җыю һәм туплау;- гади җөмлә синтаксисын өйрәнү, тарихын гомумиләштерү;- татар телендә гади җөмлә модельләренә һәм төрләренә анализ ясау;- мәкальләрдә баш һәм иярчен кисәкләрнең бирелешен ачыклау;- инкяр җөмлә үзенчәлекләрен күрсәтү; - сорау, өндәү җөмләләр формасындагы мәкальләрнең үзенчәлекләрен бирү; - бер составлы җөмлә үзенчәлекләрен билгеләү;- иясез (фигыль) җөмләләрне тикшерү;- атау җөмләләргә хас үзенчәлекләрне күрсәтү;- мәкальләрдә ике составлы җөмләләрдән – эллиптик җөмләләрне - анализлау;- мәкальләрдә инверсиягә нигезләнгән структураларны теркәү; - мәкальләрдә җыйнак җөмлә калыпларын аерып чыгару;- теорияне гамәли мисаллар белән ныгыту.
Өйрәнү объекты -татар халык мәкальләре.
Тикшеренү предметы -гади җөмлә калыпларына туры килә торган татар халык мәкальләре
Тикшеренү методлары - җөмләләргә синтаксик анализ ясау, чагыштыру, сайлап алып шәрехләү.
Хезмәтнең фәнни-теоретик һәм методологик нигезе.Чыгарылыш квалификация эше Н.Исәнбәт, М.З. Зәкиев,Ф.С. Сафиуллина, Ф.Г. Галләмов, Г.Ә. Нәбиуллина хезмәтләренә нигезләнеп алып барылды.


Тикшеренү материалы - «Татар халык иҗаты» сериясендә чыккан мәкальләр җыентыгындагы тел-сүз, әдәбият-сәнгать, фән-белем тематикасына караган мәкальләр.
Чыганаклар 1 Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1959. – Т.1. – 959 б. 2 Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1963. – Т.2. – 800 б.3 Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1967. – Т.3. – 780 б.4 Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 4 нче басма. – Яр Чаллы: Идел-йорт, 2003. – 100 б.5 Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр / Томны төзүче, кереш мәкалә язучы, искәрмәләр әзерләүче Х.Ш. Мәхмүтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 592 б.
ppt_yppt_yppt_y
КЕРЕШ I БҮЛЕК. ТАТАР СИНТАКСИСЫНДА ГАДИ ҖӨМЛӘЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ӨЙРӘНЕЛҮЕ 1.1. Гади җөмләләрне өйрәнү тарихы 1.2. Татар телендә гади җөмләләр II БҮЛЕК. МӘКАЛЬЛӘРДӘ ГАДИ ҖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ 2.1. Мәкальләрдә гади җөмлә төрләре 2.1.1. Мәкальләрдә инкяр җөмләләр 2.1.2. Сорау, өндәү формасындагы мәкальләр2.2. Мәкальләрдә бер составлы җөмләләр 2.2.1. Иясез (фигыль) җөмлә 2.2.1.1. Билгеле үтәүчеле җөмлә 2.2.1.2. Билгесез үтәүчеле җөмлә 2.2.2. Атау җөмләләр2.3. Мәкальләрдә ике составлы җөмләләр. Эллиптик җөмләләр2.4. Мәкальләрдә инверсиягә нигезләнгән структуралар2.5. Мәкальләрдә җыйнак җөмлә калыплары ЙОМГАКФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕКУШЫМТАХезмәтнең төзелеше
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!