Презентация К?ренекле якташыбыз Каюм Насыйри


Күренекле якташыбыз Каюм НасыйриАвторы: Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыАбдулхакимова Гөлнара Фидаил кызы
18251902күренекле энциклопедист галимнең тууына 190 ел14 февраль -

Тормыш юлы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанда мәдрәсәдә укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә. 1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана.
К.Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була.     К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. “Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеше, мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм”, - дип әйтә торган булган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган.     К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй диярлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә.
Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында К.Насыйри кабере

Эшләгән өлкәләре:- татар әдәбияты ("Кырык вәзир кыйссасы", "Буш вакыт", "Кырык бакча", "Әбүгалисина", "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият")- татар теле ("Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре", "Әл-мүзәҗ", икетомлык - татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр)- этнография- фольклор- педагогика һәм методика ("Әхлак рисаләсе", "Утыз вәгазь", "Китап әт-тәрбия")- астрономия- математика ("Хисаплык", "Гыйльме һәмдәсә")- география ("Истилаһәте җәгърәфия")- физиология- ботаника- слесарьлык эше- кулинария- журналистика 
Казанда Каюм Насыйри музее
Экспозициядән бер күренеш. К.Насыйри һәм татармәгърифәтчеләреМемориаль бүлмә. К.Насыйриның кулдан язылган китабы һәм пичәте. XIX гасыр уртасы

К.Насыйри мәктәбенеңкласс бүлмәсе интерьерыК.Насыйри портреты янында аның татар теле грамматикасы буенча төп хезмәте “Әнмүзәҗ” (“Үрнәк”)

К.Насыйри музее бинасындамемориаль такта“Хәтер бакчасы”


Казанда К.Насыйри исемендәге урам

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура- этнография комплексы
Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы Шырданнан 7 чакрым ераклыкта Олы Ачасыр авылында урнашкан. Комплекс 1997 елның 1 мартында ачылган Һәм ул XIX гасыр ахыры XX гасыр башында яшәгән урта хәлле крестьян тормыш-көнкүрешен сурәтли. Музейда 460 ка якын экспонат бар. Шулай ук К.Насыйриның үз кулы белән ясалган 3 экспонат саклана. Алар: сәке, күн белән тышланган диван, шкаф-секретер.
К.Насыйриның үз кулы белән ясаган шкаф-секретеры
К.Насыйриның үз кулы белән ясаган диваны
Архитектура-этнография комплексыннан күренешләр


К.Нсыйри исемендәге премияТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 елның 19 нчы июненнән һәм 2010 елның 30 нчы декабреннән кабул ителгән "Каюм Насыйри исемендәге премия турында"гы 396 һәм 1141 нче номерлы карарлары нигезендә педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә ел саен Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә.

Хәзерге вакытта татарның Ломоносовы саналган Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда нибары 32 йорт. К.Насыйриның үзе казыган коесы исән, аның финанс ярдәме белән төзелгән мәдрәсә бинасы ремонт көтеп ята. Каюм бабаның нигезендә дога кылып, коесыннан шифалы суны татып, истәлегенә куелганташ сынга баш ияргә теләүчеләр күптер. Үткәнен кадерләгән халык кына хөрмәтле булыр,дигәннәр бит.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!