Презентация Солдат хатлары (внеклассное мероприятие в 8 классе)


Батырлар даны мәңгелекБатырлар даны мәңгелекСолдат хатлары... Күз яшьле,кан коюлы рәхимсез сугышның соңгы бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. 70 мәртәбә туган җиребезгә шау чәчәкле ,сандугачлы тыныч яз килде.Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса ,халык батырлыгының бөеклеге,фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная . Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал тотып фашистларга каршы көрәшүчеләр арасында 125 татар язучысы була. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып.Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып. М.Җәлил fill.on Түбән Кама шәһәренең 45 еллык юбилеена бүләк-Муса Җәлил һәйкәле Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,Муса инде үлгән дисәләр.Син ышанма, бәгърем,мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.Муса Җәлил тормыш иптәше Әминә белән Мин саклармын йөрәк каным беләнИлемне һәм сезне, аппагым!Шатланырмын күреп һәр таң саенҮз илемдә Чулпан калыкканын.Мин кайтырмын сиңа... Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең!Синең гомерең – илең өчен яну!Ә җырларың - гомер чәчәгең,Безнең йөрәктәге ялкынлану – Бу синең дә җирдә яшәвең. Г. Хуҗиев. Кадрия Ишукова кызлары Ада һәм Ләйлә белән. Ләйлә Кәримова. Фатих Кәрим музеенда Абдулла Алишның әнисе Газизә Алишеваның улына язган хаты Абдулла Алишның Берлин төрмәсендә язган хушлашу хаты “Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга турылыклы булып калабыз...” А.Алиш Татарстаннан 225ләп солдатка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 48 якташыбыз - Дан орденының тулы кавалерлары. Никита Фадеевич Кайманов – Советлар Союзы Герое.Прости авылында туган. Рифкать Гайнуллин – Дан орденының тулы кавалеры. Шәһәребезнең яңа урамнарының берсе Рифкать Гайнуллин исемен йөртә, 2 нче татар гимназиясендә аның музее бар. Солдат хатлары Хатлар, хатлар… Картаймагыз әле, ветераннар! Сугыштан тынган арада,Каләмне манып карагаХат язар идем сезгә,Хат язар идем сезгә. Ветераннар, сез күп түгелләр бит,Кайталмады күпләр өйләренә... Ольга Терентьевна Судак – Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыш ветераны Шамил Әбрар улы Хәсәншин белән очрашу. Картаймагыз әле ветераннар!Җиңү бәйрәмендә ветеран О.Т.Судак – кадерле кунак. Ветераннар аллеясы. Исәнме, кадерлем.Берлинга якынлашабыз,җиңү безнең якта булыр.Тиздән күрешербез.1945 ел, 5 май.Сине сагынып ирең Габдулла. Бабай хаты.Фәләхов Дәүләтшаның фронттан килгән бердәнбер хаты.Сәлам ерактан, кайнар Суслонгер җиреннән. Сезки туган җирдә яшәүче газиз әнкәйгә күптән-күп, чуктан-чук сәламнәр җибәреп калам. Кадерле тормыш иптәшем Мәсрүрәгә, улларым Камил белән Мәсләвигә күптән-күп, чуктан-чук сәламнәр җибәреп калам. Туганнарның барчасына аермаенча күптән-күп, чуктан-чук сәламнәр җибәреп калам... Чәчрәп төшкән, сикереп үскән Юл буенда бер бодай.Аерым яшәп саргаергаЯраткан безне Ходай.Суда ничек йөзә микән Сусарның балалары?Исән кайтсам, без дә бергәБулырбыз, малайларым. Хуш, сау булыгыз. Яздым бүген,11 мартта 1942 нче ел. Юлга чыккач,үзем хат язармын.Соңгы хат. Иң кадерле бәйрәм! Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш!Безнең теләк якты, матур,Тыныч хезмәт һәм тормыш. Җиңү салюты.