Йорт хайваннары.Песи р?семе.


ПЕСИ Филиал МБОУ «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с. Сардек-Баш» в деревне Трыш Кукморского муниципального района Республики Татарстан Шагабиева Нурия Миннахметовна Бар кечкенә пескәем,Бик акыллы дускаем.Ап-ак йонлач күлмәге…Бизи безнең бүлмәне. Күзләре ялт-йолт итә,Мыегы җиргә җитә.Үзен бик яратам мин,Аннан алда ятам мин. Тик ул бик иртә тора,Битен юып утыра.“Мияу, мияу, мияу! – ди, Мин бик күптән уяу!”ди. Пескәем Мәхмүт Хөсәен Павел Голик «София» Рәссамнар иҗатында - песи Жигалин- Вишняков Алексей «Девочка с кошкой» Син Ченг “Милые кошечки” Репка Песи - иллюстрацияләрдә Приключения кота Леопольда Котёнок по имени Гав Җәнлекләрне сурәтләүче рәссамнар – анималистлар: Алексей Степанов “Пошилар” Ватагин Василий Алексеевич“Тигрлар” Алексей Никанорович  Комаров “Су басу” Евгений Иванович Чарушин. “Аю” Дөньяда бик күп төрле токымдагы песиләр яши. Һәр токымның үзенә генә хас үзенчәлеге бар, кайсыдыр бик иркә, кайсы чыдам, нык, кайсы бик батыр, ә кайсыбер токым вәкилләре бик оста аучылар. Йоннары да төрле-төрле. Токымнар да күп төрле. Бенгаль мәчесе Кимрик Сиам мәчесе Сингапур мәчесе Персид мәчесе Чаузи Корат Песине ничек ясарга белмисезме?Борчылмагыз! Кулга карандаш алыгыз. Истә тотыгыз: рәсемне җиңелчә штрихлар белән генә ясарга кирәк, чөнки ярдәмче сызыкларны эш ахырында бетерергә туры киләчәк. Рәсемне ясау эзлеклелеген башлыйбыз! 1 этап : Беренче чиратта песинең гәүдәсен һәм башын ясыйбыз. Аның гәүдәсе вертикаль рәвештә сузылган овалга охшаган,аскы өлештә ул бераз җыелган.Ә башы бераз гына түгәрәккә охшап тора. 2 этап : Аякларны һәм колакларны ясыйбыз. 3 этап : Аяклары өчен ян-яктан ике овал ясыйбыз Ә аскы өлештә горизонталь юнәлештә аларга тагын ике кечкенәрәк овал өстәп ясыйбыз. Бу арткы аяклар булачак. Алар арасына ике түгәрәк (алгы аяклар) ясыйбыз. Матур итеп койрык ясыйбыз. 4 этап – мөһим өлешләрнең берсе.Һәр детальне җентекләп ясыйбыз. Гәүдә өлешендә аякларны күрсәтү өчен, вертикаль сызык үткәрәбез, өстән ярымтүгәрәкнең аскы өлешен күрсәтәбез. Иң ахырдан күзләрне, авыз һәм мыекларны ясыйбыз. 5 этап : Ярдәмче һәм кирәк булмаган сызыкларны бетерәбез. Хәзер песине яхшылап һәм матур итеп йөртеп чыгарга мөмкин. Песиебез әзер! Интернет ресурслар: http://chezfannyandco.c.h.pic.centerblog.net/g4l2gj3k.gif http://img0.liveinternet.ru/images/attach/c/2/64/166/64166592_1284806997_10.png http://img0.liveinternet.ru/images/attach/c/0/63/178/63178384_1282747060_12.png http://andrew-dev.ucoz.ru/_nw/0/12759638.jpg http://andrew-dev.ucoz.ru/_nw/0/26122137.jpg http://andrew-dev.ucoz.ru/_nw/0/79260667.jpg http://andrew-dev.ucoz.ru/_nw/0/36687038.jpg http://andrew-dev.ucoz.ru/_nw/0/97248323.jpg http://andrew-dev.ucoz.ru/_nw/0/98705919.jpg