Презентация классного часа на тему Мой первый учитель (Учитель начальных классов)


Тормыш дәресе Тема: Сез иң гүзәл кеше икәнсез Төзеде:Гайнутдинова Фирдәвес Миннехановна. 2015 ел Максат : 1. Укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, аларда укытучы һөнәренә кызыксыну уяту; теләк – омтылышларын ачыклау һәм эш дәвамында һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр булдыру өстендә эшләү; Укытучы – олы юл башың,Күзләреңне ачкан кояшың. Укытучы – тиңсез горур исем,Әни сүзе кебек ягымлы.Ирексездән бу сүз хәтерләтәМәктәпләрдә йөргән чагымны. Ул иң гүзәл, сабыр, галим, һәм иң күркәм кеше икән... Кем ул укытучы?Бу сүз, төшенчә сезнең тормышыгызда нинди урын били? Беренче укытучыгыз кем? Аның хакында нәрсә әйтә аласыз? Яраткан фәнегез нинди? Ул фәннең укытучысын яратасызмы? Арагызда укытучы булырга теләүчеләр юкмы? Укытучы нинди булырга тиеш? Мәктәптә нинди фәннәр укытыла? Татар теле һәм әдәбиятыРус теле һәм әдәбиятыИнглиз телеМатематика ФизикаБиологияХимия ГеографияТарих ФизкультраТехнологияМузыка Сынлы сәнгать Башлангыч сыйныф укытучысы Безнең укытучыларыбыз Хаматшина Зөбәрҗәт Искәндәр кызы Кадыйрова Рәйхана Наил кызы Гайнетдинова Фирдәвес Миннехан кызы Суирова Роза Григорьевна Лаеш районы Мирәтәк авылында 1953нче елның 26 нчы февралендә дөньяга килә.1968 елда Менделеев шәһәрендә рус мәктәбен тәмамлый. Казан шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга укый. Кече Елга мәктәбенә эшкә җибәрелә.Мәктәптә 36 ел буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләү дәверендә 170 тән артык баланы беренче сыйныфка кабул итә. Балаларда хезмәт ярату, тырышлык, намуслылык сыйфатларын булдыру өчен бөтен көчен куя Роза апа.Тырыш хезмәте өчен ул 1989 елда “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә.1999нчы елдан- “Хезмәт ветераны”. Бүгенге көндә ул-лаеклы ялда.Үзе укыткан балаларның уңышлары өчен сөенеп, алардан рәхмәт сүзе ишетеп гомер итә. Кызы Кадыйрова Рәйхана әнисе юлын сайлады,Кече Елга мәктәбендә башлангыч сыйныфта укыта. Ветеран укытучыларыбыз Вәлиуллина Маһикамал Нигъмәтҗан кызы. Саба районы Икшермә мәктәбен тәмамлый. Кече Елга урта мәктәбендә 1973 елда физкультура укытучысы булып эшли башлый. 1985 нче елдан ул башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Лаеклы ялга киткәнче башлангыч сыйныфларда укытты. Шигырьләр язучы, сәхнәләрдә актив чыгыш ясаучы апалары үрнәгендә тәрбияләнгән балалар сәләтле,инсафлы,әхлаклы булулары белән аерылып торалар. Укытучы профессиограммасы югары культуралылык, интеллигентлык, әхлаклылык, фидакарьлек, намуслылык, яңалыкка, белемне күтәрергә омтылу, алга карап эш итә, яшь буынны киләчәк тормышка әзерли белү, һәр эшкә иҗади якын килү, иҗтимагый активлык, таләпчәнлек, ярдәмчеллек һ.б. Югары уку йортлары Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетыЧаллы дәүләт педагогия институтыАлабуга дәүләт педагогия институты Кайда белем алырга? Махсус урта педагогик белем бирү учреждениеләре Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятеӘлмәт физик культура көллиятеБөгелмә педагогия көллиятеКазан педагогия көллиятеЛениногорск музыка-сәнгать педагогия көллиятеМинзәлә педагогия көллияте Түбән Кама педагогия көллияте Чаллы педагогия көллияте Тәтеш педагогия көллияте Чистай педагогия көллияте Йомгаклау Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк. Күңелем түрендә яткан кайбер фикерләремне шушы юлларга салып минем ихлас күңелдән укытучы һөнәрен сайлаучыларга теләгемне әйтәсем килә: мәктәптә эшләү белән горурланырга кирәк, укытучы һөнәре катлаулы хезмәт булса да, зур хөрмәткә лаеклы хезмәт. Бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратканда гына Укытучы дигән исемгә лаек булырга мөмкин. Үз хезмәтеңнең чын остасы булу өчен тырышып укырга, фән нигезләрен үзләштерергә, үз өстеңдә эшләргә,белемеңне баетырга кирәк.Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың. Юкка гына әйтмиләр бит:           Хезмәт аша туа чын батырлык, Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә. Игътибарыгыз өченрәхмәт!