Презентация на тему ?йт? максаты ягыннан ??мл? т?рл?ре 8нче сыйныф (татар т?ркеме)


Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре8нче сыйныф(татар төркеме) Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “8 нче урта белем бирү мәктәбе”неңтатар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Лилия Рәис кызы Ул сөйләм төзелешен өйрәнә.Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә.Инверсия нәрсә ул?Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр?Җөмләдә баш килештә килеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк?Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә.Татар телендә хәбәр җөмләнең кайсы җирендә килә?Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр? Җөмләнең баш кисәкләреннән генә торган гади җөмлә нинди була?Баш кисәкләрдән тыш, иярчен кисәкләре дә булса, җөмлә нинди? Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләреТойгылы җөмләСорау җөмләБоеру җөмлә Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак тавыш белән әйтелә.Тавыш логик басым төшкән сүзгә кадәр күтәрелә, аннары төшә башлый. Логик басым төшә торган сүз әйтелә торган фикергә яңалык алып килә, җөмләдә хәбәр алдында килә. Гадәттә, хикәя җөмләдә ия җөмләнең башында, хәбәр ахырда урнаша.Хикәя җөмлә Сорау җөмләНинди дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау җөмлә дип атала. Сорау я тыңлаучыга, сөйләүченең үзенә бирелә һәм сорау интонациясе белән әйтелә. Сорау җөмләнең хәбәренә -мы,-ме, -мени, -мыни кисәкчәләре ялгана яки сорау алмашлыклары кулланыла. Татар телендә сорау җөмләдә логик басым яңалык сорала торган сүзгә төшә. Ул хәбәр алдына куела. Боерык җөмләБоерык җөмлә боеруны, эш кушуны үтенүне, киңәш итүне белдерә. Ул боеру интонациясе белән, югарырак тонда әйтелә. Андый җөмләләрдә боерык фигыльләр һәм инфинитив еш кулланыла. Боерык җөмләнең хәбәре составында хәбәрлек сүзләр була. -а,-ә,-ый,-и +күр(мә) формасы да катгый итеп эш кушуны, боеруны белдерә. Боерык җөмләдә -асы, -әсе, -ыйсы, -исе + бул(ма) формасы да еш очрый. Тойгылы җөмләТойгылы җөмлә көчле тойгыны белдерә, югарырак тавыш белән әйтелә.Аларда төрле тойгылар чагыла: шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б. Андый җөмләдә көчле хис-кичерешләр белдерелә, еш кына төрле эмоциональ ымлыклар, кисәкчәләр кулланыла. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр (нинди, кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар), кабатлаулар, инверсия зур роль уйный. Теоритик сораулар1. Әйтү максаты ягыннан җөмләләрнең нинди төрләре була?2. Хикәя җөмлә нинди билгеләргә ия?3. Сорау җөмләгә нинди билгеләр хас?4. Боеру җөмләгә нинди билгеләр хас?5. Тойгылы җөмләләр нинди үзенчәлекләргә ия? Исегездә тотыгыз! Төрле тойгылар кушылып әйтелгәндә, хикәя, сорау, боеру җөмләләр тойгылы хикәя, сорау, боеру җөмләләргә әйләнә. Мәсәлән: Карасана, нинди гөлчәчәкләр! Мин кичә аларны ничек күрмәдем икән соң? (Д. Аппакова). Сөйләшеп кара әле син аның белән! (С.Әдһәмова)