Презентация по татарской литературе на тему Наби Даули


Нәби (Нәбиулла) Дәүли (Дәүләтшин) Хәсән улы Сугышта солдат гомере   Була диләр бик кыска.   Ышанмагыз, дөрес түгел,   Солдат үлми сугышта.   Кинәт ут булып яна ул,   Я давыл булып үтә.   Халык телендә кала ул, Җыр булып гомер итә. Нәби Дәүли (1910-1989) 1910 елның 1 нче июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа. Дүрт яшендә чагында әтисе авырып үлә, ә әнисе Ставрополь шәһәренә күченеп китә. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була. Ятим бала балалар йортында тәрбияләнә. Хәрби хезмәттән соң, Н.Дәүли Казанга килә һәм Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республикасы яшьләр газетасында ( “ Яшь сталинчы” хәзерге “Татарстан яшьләре ”) әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Сугышның беренче көннәрендә үк Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин 1941нче елның август аенда, Орша шәһәре янында барган авыр бәрелешләрдә чолганышка эләгеп, әсир төшә. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә. 1945 нче елның апрелендә, Н. Дәүли берничә иптәше белән лагерьдан кача. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хезмәтен дәвам иттерә. “Концентрацион лагерьларда, төрмәләрдә, газ камераларында үтерелгән миллионлаган кешеләр турындагы сагышларны истән чыгарып буламы? Ятим калган балаларның, ялгыз калган аналарның йөрәкләренә тирән яра булып салынган кайгыны онытып буламы?” Нәби Дәүли Автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләнеп язылган бу документаль әсәрләр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятлеләр.  “ Яшь кеше! Әгәр син, иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң,  бел – бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калган солдатларның, фашизм тоткынлыгында һәлак булган ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар. “ Нәби Дәүли Нәби Дәүли татар язучылары белән ялда. 1950 елНәби Дәүли гаиләсе белән Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге татар гимназиясеНәби Дәүли ясаган картиналар Мин җирдә калам Мин бәхетне кайдан алырмын,Туган йорттан китсәм гомергә?Таш булып мин җансыз калырмын,Сүз югалыр минем телемдә.Бер көн артык миңа мең елдан,Айда түгел, туган илемдә! Нәби Дәүли . сәяхәтна-мәнәсерюлъязмахикәяпроза әсәрләре юморес-кафельетонавто-биографик әсәрләр тәнкыйть мәкалә-ләрекурчак театры өчен пьесаларжанр төрлелеге шигырь халыкларның азатлык өчен көрәшеҗир һәм шәхес язмышыкешелекнең киләчәге өчен борчылухезмәт кешесенең бөеклегекөрәштә корбан булганнарга дан җырлаутормыш гаделсезлекләренә карата килешмәүчәнлекзаманга аваздаш темалар “ Бик ярлы яшәдек, әти гомер буе кимсенеп яшәде. Аны зур очрашуларга чакырмыйлар иде.  Ул тыныч кына үз бүлмәсендә язды да язды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең акланачагына ышанып яшәде. Әтиемнең мирасын, аның якты истәлеген киләчәк буыннарга да җиткерәсе килә . “ Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина Дәүләт бүләкләре Нәби Дәүли “ Почет Билгесе “ ордены (1980) һәм Татарстан Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.Дәүләтшин Нәбиулла Хәсән улы “ Фашистларның Бухенвальд – Дора үлем лагерьларында фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы “ медале белән бүләкләнә (үзе үлгәч). 1990 нчы елда, үзе үлеп, ярты ел үткәч, тулысынча аклана Нәби Дәүли исемен мәңгеләштерү максатыннан Казандагы бер урам Нәби Дәүли исеме белән атала; Глактионов урамында алар яшәгән йортка мемориаль такта куела; 2010 елда "Яшәү белән үлем арасында" китабы тагын бер кат бастырып чыгарыла;китапның русча Брайль системасындагы варианты да эшләнә .   Кулланылган әдәбият:Татар әдәбияты тарихы 6 томда 5том “Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941-1960).Казан Татарстан китап нәшрияты, 1989.http://shigriyat.ru/authors/nabi-dauli/bahet-turyndahttp://erlar.ru/node/2992http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/great_victory/dauli.htmhttp://tt.wikipediahttp://fajdali.narod.ru/dauli.htmlhttp://kitap.net.ru/dauli.phphttp://www.sptatar.ru/